Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Марат Бәшәров: «Үз татарларыма татар киносында төшү өчен кайтам»

Бу ялларда Әтнә районында Туфан Миңнуллинның «Мулла» пьесасы нигезендә фильм төшерелә башлады. Биредә Россиянең танылган артисты Марат Бәшәров та катнаша. Актер районның Күәм һәм Күңгәр авылларында фильмның бер өзегендә төшәргә дә өлгерде инде. - Казан мөселман кино­фес­тиваленә шушы форматтагы бер әсәр кирәк иде. Фильмның нигезендә исламның ничегрәк булырга тиешлеге турында...

Бу ялларда Әтнә районында Туфан Миңнуллинның «Мулла» пьесасы нигезендә фильм төшерелә башлады. Биредә Россиянең танылган артисты Марат Бәшәров та катнаша. Актер районның Күәм һәм Күңгәр авылларында фильмның бер өзегендә төшәргә дә өлгерде инде.


- Казан мөселман кино­фес­тиваленә шушы форматтагы бер әсәр кирәк иде. Фильмның нигезендә исламның ничегрәк булырга тиешлеге турында уйланулар ята. Без Татарстанны традицион ислам үзәге дип әйтәбез. Бу кино шуны күрсәтә, - диде «Мулла» фильмының генераль продюсеры, «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.
Фильм 2018 елда - XIV Казан халыкара мөселман кинофестиваленә әзер булачак.

- Без аны фестиваль ру­хында төшерәчәкбез. Монда Туфан абыйның әсәре туры килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, шушы идеяне хуплап, фестивальгә шундый кино кирәк дип, фильм өчен акча бирде, - ди Миләүшә Айтуганова.

Фильмның идея авторы - продюсер һәм композитор Марат Әхмәтшин, сценарий авторлары - Илгиз Зәйниев белән Марат Әхмәтшин. Режиссер - Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев белән Әмир Галиәскаров. Әсфәндияр ролен Рамил Фазлыев үзе башкара. Марат Бәшәров исә Әсфәндиярнең элеккеге дусты, шәһәр эшмәкәре Артур ролендә булачак. Пье­са­да андый образ булмаса да, Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, ул төп геройның эчке каршылыкларын тулырак ачарга ярдәм итә. Марат Бәшәров белән бер күренештә уйнау бәхете Рамил Фазлыев белән Чаллы театры артисты Гөлүсә Гайнетдиновага гына тәтегән.

Миләүшә Айтуганова Марат Бәшәровны фильмда төшәргә ул Казанга яз көне Михалков Академия­сенә кас­тинг үткәрергә килгән вакытта кыстаган. Фильмны төшерә башлау Бәшәровның VI Бөтендөнья татар конгрессы съездына килү көннәренә туры китерелгән.
- Бу проектта катнашудан баш тарту акылсызлык булыр иде. Татар кинематографын үстерергә ярдәм итү өчен булышырга әзер мин. Монда кайтканда, шуны уйладым: мин шулкадәр күп фильмда төштем, хәзер инде аларның санын да искә төшереп бетерә алмыйм, ә татар киносында бер тапкыр да төшкәнем булмады. Хәтта Башкортстанда бер проектта катнаштым, ә Татарстанда - юк. Бу - гаделсезлек. Мин бирегә шатлана-шатлана кайттым. Аллага шөкер, мин үз татарларыма татар киносында төшү өчен кайтам, - ди Татарстанның атказанган артисты, Россия дәүләт премиясе иясе Марат Бәшәров.

Актер хәтта татар телендә уйнарга әзер булуын әйтте.
- Менә телне әзрәк өйрәнәм дә... Әлегә күбесе минем мәскәү-мишәр акцентымнан көлә, ләкин без барыбер татарлар, - ди актер.
Бәшәров фильмда төшәргә риза булгач та, иң беренче булып «Әсфәндиярне ахыр­дан үтерәләрме?» дип кызыксынган. Спектакльдән аермалы буларак, фильмда аның үлмәве генә актерны тынычландырган.
- Бу дөресрәктер дә әле. Әйләнә-тирәдә болай да негатив, явызлык күп. Мәрхәмәтлелек, яхшылык күбрәк булуын телим. Без, татарлар, бик нечкә күңелле халык. Татарларда кино начар төгәлләнергә тиеш түгел. Болай да күпне күрдек. Безнең яхшылыктан, кунакчыллыктан күп­ләр файдаланды. Без яхшыракка лаек, - диде актер.
Марат Бәшәров 5 сентябрьдә Казан халыкара мө­селман кинофестиваленә дә кайтырга сүз бирде.

Фильмда Вәлиәхмәт ролен Әлмәт театры артисты, Татарстанның халык артисты Рафыйк Таһиров уйнаячак. Бу аның кинода төшкән беренче роле. Ләкин Миләүшә Айтуганова белдерүенчә, актерга бу роль һич икеләнмичә бирелгән.
Вәлиәхмәт - бүгенге татарның бик көчле җыелма образы. Бу роль миңа бик ошый, күңелемә якын. Туфан абыйда ул - татарның бөтен фаҗигасен күрсәтеп торган, гомумиләштерелгән ниндидер көчле образларның берсе. Анда үч тә, хөсетлек тә, бүгенге көндә эшмәкәрлелектә кирәкле ныклык та бар. Замананың Гамлеты түгелме икән, дигән уем да бар минем, - ди Рафыйк Таһиров үз роле турында.



Фильмда катнашу өчен бик күп артистлар, шул исәптән танылган эстрада җырчысы Илсөя Бәдретдинова да кас­тинг узган булган. Чая авыл кызы Нәгыймә роленә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры артисты Гүзәл Гафарова расланган.
- Беренче таләп - героиня­ның характеры буенча сайлыйбыз. Гүзәлнең сыйфатлары туры килә. Кастингта күп кешене караганнан соң, Гүзәлгә тукталдык. Шикләнүләр дә бар иде. Мулла янында Гүзәл бик яшь күренә. Кинога төшү өчен, Гүзәлне бераз картайтыр­быз инде. Картайту проблема түгел бит ул, яшәртү - проб­лема, - ди Миләүшә Айтуганова.

Гүзәлгә Налимә роле яхшы таныш - ул аны Әтнә театрында беренче уйнаган артистларның берсе. Чөнки «Мулла» пьесасы буенча спектакль Әтнә театрында ул әле халык театры булган вакытта ук Рамил Фазлыев тарафыннан куелган иде. Театр белгечләре аны әлеге пьесаның иң яхшы куелышы дип таный. Хәзер бу спектакль Әтнә театры репертуарыннан алынган.

Таныш роленә кабат расланса да, үзенең сайлануын белгәч, Гүзәл югалып калган.
- Бик җаваплы роль, әмма мин аны уйнаганым булгач, башкарып чыгармын дип уйлыйм, - ди Гүзәл.

Шәһри Казан


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X