Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан тармак хезмәткәрләрен котлады. "Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре! Сезне Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе исеменнән һәм шәхсән үзем бәйрәм белән - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү...

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан тармак хезмәткәрләрен котлады.

"Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!

Сезне Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе исеменнән һәм шәхсән үзем бәйрәм белән - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бүгенге һөнәри бәйрәмебез көнендә сезнең һәрберегезгә фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт хисләремне җиткерәсем килә.

Авыл хуҗалыгы елы тәмамланмаган әле, шулай да, сез башкарган эшләргә беркадәр йомгак ясый алабыз. Соңгы 6 елда без беренче мәртәбә 5 миллион тонна ашлык җыеп ала алдык. Мондый югары күрсәткечкә ирешү - агротехник чаралар комплексын сыйфатлы һәм вакытында башкару, урып-җыю кампаниясе эшендә оешканлык булу, уракта катнашкан һәр комбайнчының, машина йөртүченең, тракторчының, ындыр табаклары һәм икмәк кабул итү предприятиеләре хезмәткәрләренең тырышлыгы һәм сезнең һәркайсыгызның көнне-төнгә ялгап эшләү нәтиҗәсе ул.
Кырларда әле эш дәвам итә. Бүгенге көндә шикәр чөгендере чыгарыла, аннан 2,8 миллион тоннадан артык уңыш булыр дип көтелә, бәрәңге алу тәмамланып килә - ул 1,4 миллион тоннадан артык булыр дип фаразлана, 400 мең тоннадан артык яшелчә җыелачак.

Терлекчелек тармагы да динамикалы үсештә. Республика терлекчелеге өчен азык базасы ныгытылды. Татарстан бүген Россиядә иң эре сөт җитештерүче статусын һәм терлек ите һәм кош ите җитештерү буенча лидерларның берсе булуын раслый.

Без, әлбәттә, моның белән генә тукталып калмаячакбыз. Безнең алда әле авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген күтәрү, яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, авыл инфраструктурасын модернизацияләү, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең матди-техник базасын яңарту, җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сату мәсьәләләрен хәл итү, АПК хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшырту кебек мөһим бурычлар тора.

Хөрмәтле дуслар! Авыл хуҗалыгында Җирне чын мәгънәсендә яраткан кеше генә күңелен салып эшли ала. Шушы юлны сайлап, көчегезне дә, үзегезне дә кызганмыйча, халкыбыз, республикабыз иминлеге өчен армый-талмый хезмәт итүегез мактауга һәм хөрмәткә лаек.

Хезмәт нәтиҗәгез сезгә һәр көн шатлык-куанычлар китерсен һәм шуның рәхәтен күрергә язсын. Четерекле табигать шартларына да карамастан, сез, бергәләп, үзегезнең кыю планнарыгызны тормышка ашырасыз. Кырлардан берәмләп җыйган "алтын бөртекләре" белән республикабызның азык-төлек иминлеген ныгытасыз. Рәхмәт сезгә! Һәрберегезнең йортыгызда тынычлык, муллык булсын, сезгә нык сәламәтлек телим, һәр көнегез бәхет һәм якты өметләр белән тулы булсын!

Һөнәри бәйрәмегез белән сезне!" - диелә министрның котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев