Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Марат Кәбиров: "Хәбәрләр юк"

Хәбәрләр юк синең тарафлардан, Синең тарафлардан җил исми. Җил иссә дә кайнар хисләреңне Алып килми миңа килешли. Әллә инде җилләр аяусызлар, Әллә инде үзең сүрелдең. Җилләр генә шундый аяусыздыр, Сүрелүең дөрес түгелдер. Хәбәрләр юк синең тарафлардан, Хәлләреңне белми тилмерәм. Язмышларың кайда йөртә икән, Нинди уйлар белән, кем белән. Йөрәк хәлен...

Хәбәрләр юк синең тарафлардан,
Синең тарафлардан җил исми.
Җил иссә дә кайнар хисләреңне
Алып килми миңа килешли.
Әллә инде җилләр аяусызлар,
Әллә инде үзең сүрелдең.
Җилләр генә шундый аяусыздыр,
Сүрелүең дөрес түгелдер.
Хәбәрләр юк синең тарафлардан,
Хәлләреңне белми тилмерәм.
Язмышларың кайда йөртә икән,
Нинди уйлар белән, кем белән.
Йөрәк хәлен йөрәк сизә диләр…
Шулай дигәннәре хак микән?
Синең дә шул ачы билгесезлек
Утларында янган чак микән?
Хәбәрләр юк синең тарафлардан…
Кайчан килер икән хәбәрең?..
…Хәлләреңне белү белән генә
Җиңеләер кебек хәлләрем…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев