Теләче Информ

Марат Кәбиров: «Яхшы табиб дару белән дәваламый шул…»

Марат Кәбиров: «Яхшы табиб дару белән дәваламый шул…»

Шуннан моны больницага озатканнар. Сынган-тайган җире юк инде, шулай да хәле бик әйбәт түгел иде. Олы кеше бит, сиксән бишнең аръягында. Больницада врачлар янында бөтерелеп кенә торды инде. Тик барыбер артык аруланмады. Ята-тора гына кыштырдый инде шунда. Күбрәк ята. Даруларның да ярдәме тигән кебек түгел. Чыкканда да сер итеп кенә хәленең мөшкеллеген сиздерделәр. Алар әйтмәсә дә, билгеле кебек иде инде, барсына да әзер булырга кирәк.

Иламанов дигән бер врач бар анда. Ачык күңелле кеше инде. Ихлас. Авырулар белән рәхәтләнеп сөйләшеп утыра, моң-зарларын тыңлый, киңәшләрен бирә. Менә шуны минем әни бик яратып калган. Больницадан алырга дип килгәч тә, шуның белән күрешергә теләде. Килде бу Иламанов. Чакыру белән палатага балкып килеп керде.

– Нәрсә, апа, әйтәсе сүзең бар идеме әллә? Әйдә әле, сөйләшик әле…

– Рәхмәт әйтергә дип чакырдым, улым. Әллә күрешәбез тагын, әллә юк. Күп калмагандыр инде хәзер…

Шунда Иламанов утырган җиреннән сикереп торды:

– Туктале, апа, юкны сөйләмә әле син…

– Даруларның да файдасы юк бит… – дип бүлдерә аны әни, – аптырап әйтәм инде.

Иламанов кул гына селти:

– Даруга бик ышанма син, апа. Пүчтәк алар. Менә мин сиңа бер рецепт бирәм. Шуны тотсаң, йөгереп йөри башларсың.

Әни ышаныргамы-юкмы дип, врачка текәлә. Ә тегесе бик җитди.

– Апа, менә, хәзер самый вакыты, авыл буйлап сатып йөрүчеләр күп чак. Син кайту белән өч тавык ал. Күкәй сала торган тавыклар булсын, бройлер түгел. Менә шуларны кара син. Көн саен җим әзерләп бир, үлән җыеп ашат, су эчер… Кулыңнан килгәнчә, ныграк итеп тәрбияләргә тырыш. Ныграк карасаң, тизрәк күкәй салырлар. Менә шуннан соң, йомыркаларын кулыңа алган саен савыга баруыңны тоярсың.

Реклама

Әни бик җитди итеп, бирелеп тыңлый. Мин Иламановның әбиләрне юатырлык сүз таба белүенә соклана-соклана елмаеп торам.

Авылга кайткач, әни аягына баса алмады, шулай да тавык алырга кушты. Сатучылар әлегә юк иде. Әни дә урын өстендә булгач: «Әй, юкка гына маташа инде. Бу көенә кош-корт карап йөрерлекмени, үзен карарга бер кеше кирәк әле», – дип уйладым. Тик аның теләген егып буламыни? Район үзәгенә, инкубаторга барып алып кайттым. Бишне. Яннарына күршеләрдән матур бер әтәч тә кайтарып куйдым.

Тавык алып кайткан көнне әни үрмәләп диярлек абзарга, тегеләрне күрергә чыкты.

– Бик вак икән… Әлхәмделилләһи шөкер. Мал итәбез боларны.

Күзләрендә нур уйнарга тотынды. Шуннан ава-түнә келәткә кереп, бодай чыгарып сипте. Миңа бәрәңге пешерергә, тегермән тартырга кушты… Ә икенче көнне мин йокыдан торуга, әни инде тавыклары арасында иде. Һәрберсен диярлек аерым-аерым сыйлап, кулдан ашатып йөри. Шуларны ашата да арып кереп ята. Төш якынаюга тагын торып чыга. Кичкә – тагын… Моңа кадәр урын өстендә ухылдап яткан әнигә шулай итеп эш табылды. Баштарак көч-хәл белән йөри иде, соңрак адымнары ышанычлырак була барды. Хәл керде моңа. Тыкрык буендагы кычытканнарны йолкып алып кайта, үлән җыярга чыгып китә. Хәзер беркадәр ныгыгач, бәрәңгесен дә үзе пешерә, башкасын да үзе хәстәрли. Шул рәвешле, үзенең чирен дә онытты, караватын җыештырып куйды. Мин баштарак: «Авыр күтәрмә, артыгын көчәнмә», – дип шелтәләп торсам да, соңрак катышмый башладым. Шул рәвешле тавык мәшәкате тулысы белән әни җилкәсенә күчте. Ул моны бик канәгать булып хәстәрләде. Ә инде беренче йомырканы күргәч… Мин бәрәңге бакчасында идем. Теге ындырга чыккан да кычкыра:

– Улым!

Нәрсә булды икән бип борылып карасам, кулында – йомырка, иреннәрендә – елмаю. Тавышында – тантана:

– Менә, улым!

Тавыклар йомырканы коеп кына торды. Аның саен әни балкый барды. Савыкты.

Бу хәлгә берничә ел узды инде. Әни вакыт-вакыт чирләп алса да, сөбханалла гына булып йөри. Иламановка рәхмәт укый-укый тавыкларын карый. Мин дә аңа рәхмәт укып, әнине күзәтәм. Яхшы табиб дару белән дәваламый шул…

Марат Кәбиров

vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: