Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Машина йөртүче-инкассатор 259 мең сумнан артык акча урлаган

Суд Бөгелмә кешесен ике елга сынау вакыты белән ике ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте Бөгелмәдә инкассатор машинасыннан акча урлаган машина йөртүче-инкассаторга суд булды, дип хәбәр итә "Бугульминская газета". Билгеләнгәнчә, быел февраль аенда машина йөртүче-инкассатор берничә тапкыр акча урлаган. Хезмәттәшләреннән башка автомобильдә үзе генә акчаны сакларга калганда, ул пломбалы...

Суд Бөгелмә кешесен ике елга сынау вакыты белән ике ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте

Бөгелмәдә инкассатор машинасыннан акча урлаган машина йөртүче-инкассаторга суд булды, дип хәбәр итә "Бугульминская газета".

Билгеләнгәнчә, быел февраль аенда машина йөртүче-инкассатор берничә тапкыр акча урлаган. Хезмәттәшләреннән башка автомобильдә үзе генә акчаны сакларга калганда, ул пломбалы кассетадан акчаның бераз өлешен алган, үз кирәгенә тоткан. Инкассатор барлыгы 259 мең сум артык акча урлаган.

Басма мәгълүматлары буенча, ул гаебен таныган һәм акчаны кире кайтарган. Суд ир-атны ике елга сынау вакыты белән ике ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев