Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Машина йөртүчеләр утны кире кайтаручы кием кияргә тиеш

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев юлда йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы карарны имзалады. Яңа карар нигезендә машина йөртүчеләр, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә туктаганда, ут кайтаручы кием кияргә тиеш, дип хәбәр итә РФ Хөкүмәт сайты. "Юлда йөрү кагыйдәләре яңа пункт белән тулыландырылды, хәзер машина йөртүче, торак пункттан читтә тәүлекнең караңгы...

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев юлда йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы карарны имзалады. Яңа карар нигезендә машина йөртүчеләр, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә туктаганда, ут кайтаручы кием кияргә тиеш, дип хәбәр итә РФ Хөкүмәт сайты.
"Юлда йөрү кагыйдәләре яңа пункт белән тулыландырылды, хәзер машина йөртүче, торак пункттан читтә тәүлекнең караңгы вакытында яки күз күреме начар шартларда, юлда яки юл кырыенда транспорт чарасын туктатырга мәҗбүр булганда яки юл-транспорт һәлакәте вакытында автомобильне калдырганда, ут кайтаручы полосалары булган куртка, жилет кияргә тиеш", - диелгән хәбәрдә.
Статистика мәгълүматларына караганда, 2017 елның 6 аенда Россия юлларында караңгы вакытта җәяүлеләрне бәрдерүнең 7,5 меңнән артык очрагы теркәлгән. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 1321 кешенең гомере өзелгән, 6537 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Татао Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев