Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Машинада “Әтием, сине яратам” дип язылган була. Икенче көнне әтисе үз-үзенә кул сала...

Әтисе машинасын юганнан соң ялтыратып сөрткән арада, 7 яшьлек улы таш белән машинага нидер сызгалый. Моны күргән ата кулына гайка ачкычын тотуын да онытып, шуның белән үзен белештермичә улын кыйный... Сынулар күп булу сәбәпле, баланың барлык кул бармакларын кисәләр. Кыйналып кан савудан күзләрен көчкә ачкан улы хастаханәгә килгән атасын күргәч:...

Әтисе машинасын юганнан соң ялтыратып сөрткән арада, 7 яшьлек улы таш белән машинага нидер сызгалый. Моны күргән ата кулына гайка ачкычын тотуын да онытып, шуның белән үзен белештермичә улын кыйный... Сынулар күп булу сәбәпле, баланың барлык кул бармакларын кисәләр. Кыйналып кан савудан күзләрен көчкә ачкан улы хастаханәгә килгән атасын күргәч: "Әтием, миңа кайчан яңа бармаклар үсә?" - дип сорый.

Улы белән нинди аяныч хәл кылганы шулчакта гына әтисенең башына барып җитә һәм телсез кала. Чарасызлыктан ул хастаханәдән туры гаражга юнәлә, гайка ачкычы белән яньчелеп беткәнче машинасын төя. Шулчак машинада улы сызгалаган урынга күзе төшә. Улы анда: "Әтием, сине яратам", - дип язган була. Икенче көнне әтисе үз-үзенә кул сала...

Улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла: нәфрәт һәм ярату чикләрне белми, бәрәкәтле озын гомер кичерәсегез килсә, аның икенчесен - яратуны сайлагыз. Дөнья кирәк-яраклары - куллану, ә кеше бер-берсен сөяр өчен яратылган. Кызганыч, бүген адәм баласы кешене кулланып, предметларны ярата башлады. Әйдәгез, шушы минуттан түбәндәге киңәшләрне истә тотыйк.

Предметларны кулланырга, ә кешене яратырга кирәк.

Уй-фикерләрегезгә игътибарлы булыгыз, алар сүзләргә әйләнә. Сүзләрегезгә игътибарлы булыгыз, алар гамәлгә әйләнә. Гамәлләрегезгә игътибарлы булыгыз, алар гадәткә әйләнә. Гадәтләрегезгә игътибарлы булыгыз, алар холык формалаштыра. Холкыгызга игътибарлы булыгыз, алар тормышыгызны формалаштыра.

Кеше тормышында көтелмәгән хәлләр еш килеп чыга. Су кирегә акмаган кебек, кайбер кылган гамәлләрне дә кире кайтарып булмый. Шуңа Аллаһ хакы өчен сабыр булырга кирәк. Юктан да кызып китмәгез. Ниндидер бер гамәл кылганчы, иң элек мәсьәләнең асылына төшенегез. Аллаһ кушмаган эшкә алынмыйммы, Аңа каршы бармыйммы, дип үз-үзегезгә сорау бирегез. Раббыбыз - барысын да күреп торучы. Кайчак кеше гомерен секундлар хәл итә. Шул мизгел эчендә яраткан һәм бик кадерле кешегезне югалтырга мөмкинсез. Сабырсызлык белән кылган гамәлегез өчен гомер көзегезгә кадәр үкенерлек булмасын дисәгез, әлеге гыйбрәтле хәлне һәм ошбу нәсыйхәтне беркайчан да исегездән чыгармагыз.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев