Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Машинаны җылытам дип шартлата күрмәгез

Сиздерми генә кыш та килеп җиткәч, һәрберебез җылынырга ашыга: туннарны алып киябез, өйләрне җылытабыз һәм тормышыбызда алыштыргысыз транспорт чарасына әйләнеп киткән тимер атыбыз - автомобильләрне дә әзерлибез. Шушы мәшәкатьләр арасында водительләр автомобиль двигательләрен бик тиз суынып өлгермәсен өчен гади одеял, киез тукымалар белән җылытырга ашыга. Әмма янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча...

Сиздерми генә кыш та килеп җиткәч, һәрберебез җылынырга ашыга: туннарны алып киябез, өйләрне җылытабыз һәм тормышыбызда алыштыргысыз транспорт чарасына әйләнеп киткән тимер атыбыз - автомобильләрне дә әзерлибез.
Шушы мәшәкатьләр арасында водительләр автомобиль двигательләрен бик тиз суынып өлгермәсен өчен гади одеял, киез тукымалар белән җылытырга ашыга. Әмма янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча мондый ысулны кулланырга һич ярамый! Двигательне җылытырга дип ябылган тукымалар, кызарга мөмкин. Шуннан соң төтен чыга башлавы да ихтимал. Тагын да куркынычрагы - киезгә бензин парлары сеңү аркасында автомобиль бөтенләй шартларга да мөмкин! Шуңа күрә моторны түгел, ә машина капотының эчке ягын махсус, җылылык саклаучы япмалар белән бөркәргә киңәш ителә. Иң мөһиме - япма югары температурага чыдам, янмый торган булырга тиеш. Мондый максатка сыйфатлы автоодеялолар файдалану урынлы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев