Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Майга халык сынамышлары.

Гомер-гомергә халык, табигать холкын күзәтеп, аның закончалыкларын эзләгән. Май аена халыкның нинди сынамышлары бар икән? Intertat.ru шуларны тәкъдим итә. Май суык булса - икмәк уңа. Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә - уңышлы елга. Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә. Майда боз яуса, җәен дә явачак. 1 майда...

* Май аенда яңгырлар күп яуса, сентябрь коры килер, һәм киресенчә. 
* Шомырт чәчәк атканда һәрвакыт салкыннар көтелә. 
* Май салкын килсә, икмәккә бай ел булыр. 
* Беренче торналар күренгәч, борчак чәчәргә вакыт. 
* Торналар бик еш күренсә – корылыкка. 
* Май аенда коңгызлар күп булса, шулай ук корылык көтелә. 
* Майның егерме берендә яңгыр яуса, көз яңгырлы булыр. 
* Айның соңгы көннәрендә, гадәттә, җиде елга бер тапкыр салкыннар күзәтелә.

Чыганак:http://almet-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/may-aena-khalyk-synamyshlary

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев