Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Мәчет янындагы базар яки Корбан гаетеннән репортаж

Корбан бәйрәме уңаеннан төп чаралар бүген Кол Шәриф мәчетендә узды. Гает намазын Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев укыды. Бәйрәм намазында илбашы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Республикада корбан бәйрәмен уздыруга зур әһәмият бирелә. Быел да әлеге эш уңышлы төстә оештырылган. Башкаланың 15ләп мәчете каршында корбан чалу өчен махсус урыннар ясалган....

Корбан бәйрәме уңаеннан төп чаралар бүген Кол Шәриф мәчетендә узды. Гает намазын Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев укыды. Бәйрәм намазында илбашы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Республикада корбан бәйрәмен уздыруга зур әһәмият бирелә. Быел да әлеге эш уңышлы төстә оештырылган. Башкаланың 15ләп мәчете каршында корбан чалу өчен махсус урыннар ясалган. Без дә "Казан нуры" мәчете янындагы мәйданчыкка барып, корбанлык сатучылар. Корбан чалдыручылар белән аралашып кайттык.


Узган ел Корбан гаете көнне Казанның бер мәчете каршында корбан чалучылар талашып, сугышуга дәрәҗәсенә барып җитте. Сәбәбе: барысына да тиз кирәк, ә корбанлык бугазлаучылар, эшкәртеп бирүчеләр саны җитешми. Быел исә андый күренешкә тап булмадым. Сатучылар да, эшкәртүчеләр дә җитәрлек. Халык чират көтеп азапланмый. Былтыр шулай ук "Бер генә кисәк ит бирегез әле", - дип корбан чалдыручылар артыннан тагылып йөргән әбиләр дә үзәккә үткән иде. "Казан нуры"нда андыйлар да очрамады.


Сату-алу эшләре инде иртәнге 7дән үк башланган. Хәер, сарык сатучылар мәчет янындагы мәйданга 10сы көнне үк килеп төпләнгән. Шул көнне үк күңеленә хуш килгән малны сайлап китүчеләр булган инде.
Виталий исемле егет Самарадан килгән. Кәефе юк. Сатуы бармый микән әллә дип кызыксынып, янына юл тоттым.


-Менә шушы урынны (25 квадрат метр чамасы) 31 мең сумга арендага алдым, - ди ул. - Моның кадәр кыйммәт булуын белгән булсам, аяк та атламый идем. Бездә сәүдә ирекле. Мәчет каршына машиналар тезелә дә шуннан сата. Минем белән дус егетем дә килергә тиеш иде. Аның юлда машинасы ватылып, килә алмый калды. Ә аренда өчен 56 мең сум түләп куйган иде.


Виталий сарык үрчетү белән 11нче елын шөгыльләнә. Төп керемне корбан гаете кертүен яшерми. Казанга 400 баш куй алып килгән. Өч сәгать эчендә 60 баш сарык сатып өлгергән.


Аннан ерак түгел бер ноктада сату базар урынына кайный. Күренеп тора, сатучылар шомарып беткән. Сатып алучыларның бер алдына да, бер артына төшәләр. Иң кызыгы: бер генә кешене дә сарыксыз җибәрми алар.


- Сарык үрчетү белән байтак еллар шөгыльләнәм, - ди әлеге урынның хуҗасы Ленар Әхтәмов. - Корбан көнне бу мәчет янына да ел саен киләм. Даими клиентларым да бар. "Быел киләсеңме?" дип, ике-өч ай алдан сорап куялар.


Ленар абый Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылыннан икән.


- 700 баш корбан сарыгы алып килдек. 250 башын сатарга өлгердек инде. Курдюк токымына ихтыяҗ зур. Бәясе биш мең сумнан башлана. 7 мең сумлык тәкәләрдән уртача 28 кило чиста ит чыга, - ди ул.
Ленар абыйга ярдәм итәргә Чаллыдан икетуган энесе Рамил дә килгән. Корбан тәкәсе сатуның барлык нечкәлекләрен белеп эшли.


- Быел Ставропольдән махсус чалып-эшкәртүчеләр чакырттык, дип сөйли ул. - Бик чиста эшлиләр. Чалу, эшкәртү, кисәкләргә бүлеп бирү барысы 20 минутка сузыла. Берсе чала, икенчесе туный, өченчесе кисәкләргә бүлә, дүртенчесе турап бирә. Бу эш өчен өстәмә 500 сум түлисе. Мәчет картлары һәм шәкертләре дога кылып тора. Аларга корбан чалдыручы сәдака бирә.


Ленар Әхтәмов корбанлык сарыкларын ябу, чалу, эшкәртү урыннары өчен барысы 320 мең сум акча түләгән.


Казаннан Әлфия апа корбан сарыгын Теләче районыннан килгән эшмәкәрдән алган. Бәясе - 7 мең сум.


- Узган ел 38 яшендә улым өйләнде. Күптән түгел генә оныгыбыз туды. Бу корбанны алар гаиләсенә дип чалдырдым- ди ул.

Фирнат абый армиядәге улы Фердинанд өчен корбан чалдырырга булган. Корбанлык кәҗәсен бүген иртән Биектау районыннан алып килгән.


- Нишләп малны моннан гына сайламадыгыз?- дим аңа.


- Элек без Биектау районында яшәдек, - дип сүз башлады ул. - Улларыбыз да шунда туды. Хатыным хисапчы, мин мал табибы булып эшләдем. Иртә китә, кич кайта идек. Балаларыбызны күбрәк күрше әби тәрбияләде. Казанга күченеп киткәч тә, Разыя әби янына кайтып йөрибез. Олы яшьтә булса да, кәҗәләр асрый. Узган ел бер бәтиен миңа корбан итеп бирергә дип нәзер әйткән булган. Менә шуны монда алып килдем.

Тумышы белән Биектау районының Айбаш Көеге авылыннан булган Наилә апа да корбан чалдырды. Тәкәне 8 мең сумга алган.


-Ел саен чалдырып булмый. Шулай да хәлдән килгәнчә тырышабыз. Узган елларда иремә, улларыма да чалдырдык. Быел үземә атадым, - ди Наилә апа.


Шулчак күзем корбан чалучы янында, муллага ияреп, дога кылучы ханымга төште. Аның янына килдем. Бик дулкынланган иде ахрысы. Күзләреннән чишмә булып күз яшьләре тәгәри.


- Хыялым тормышка ашса, корбан чалдырам дигән сүзем бар иде. Аллага шөкер, шул көннәрне күрергә насыйп булды. Корбаным Ходай ризалыгы өчен, - диде ул һәм тагын елап җибәрде...
Корбан чалдыручылар арасында өчәр сарык алучылар да бар. Айрат абый шундыйлардан. Тумышы белән Әлки районыннан икән.


- Берсен үземә, икенчесен хатынга, өченчесен оныкка ниятләдем, - ди ул.
- Оныгыгызга ничә яшь?
- Әле яңа туды.
- Гакыйка корбаны итеп чалдырасызмыни?
- Мин аның исемен белмим, мулла бабай укыды инде...


Корбан чалдыручыларның күбесе сарыкның ашарга яраклы эчке әгъзаларын алып китә. Алмаучылар шул тирәдә йөрүче әби-бабайларга өләшә. Сарыкның башын үзләре белән алучылар да бар. Тиресен исә бер күчкә өеп, мәчеткә калдыралар.


Исегезгә төшерәбез: Корбан гаете өч көн дәвам итә. Күңелендә булганнар иртәгә дә, өченче көнгә дә корбан чалдыра ала әле. Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдергәнчә, быел нисаб күләме 24 мең сум тәшкил итә. Казыйлар тәкъдиме буенча, Корбан гаете көнендә кешенең 24 мең сум акчасы бар икән, димәк, ул корбан чалырга тиеш була. Ә инде акчасы азрак булса, үз иркендә.

Чулпан ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев