Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Мәдәният өлкәсендәге уңышларыбыз турында горурланып сөйли алабыз

Мәдәнилекнең тамырлары ерак гасырларга барып тоташа. Хезмәт сөючән халкыбыз һәм якташларыбыз - күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләре - матди һәм рухи байлыклар тудыра, киләчәк буын өчен затлы мирас калдыра. Районыбызның үзешчән сәнгать осталары - олуг язучылар, шагыйрьләр, талантлы композитор һәм җырчыларыбызның иҗади мирасын дәвам итүчеләр. Теләче район мәдәният бүлеге райондашларның...

Мәдәнилекнең тамырлары ерак гасырларга барып тоташа. Хезмәт сөючән халкыбыз һәм якташларыбыз - күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләре - матди һәм рухи байлыклар тудыра, киләчәк буын өчен затлы мирас калдыра. Районыбызның үзешчән сәнгать осталары - олуг язучылар, шагыйрьләр, талантлы композитор һәм җырчыларыбызның иҗади мирасын дәвам итүчеләр.

Теләче район мәдәният бүлеге райондашларның ялын күңелле, мавыктыргыч итеп оештыруга бөтен көчен куя. Халыкка район мәдәният йорты, 2 автоклуб, 16 авыл мәдәният йорты, 13 авыл клубы, 24 китапханә, туган якны өйрәнү музее, балалар сәнгать мәктәбе хезмәт күрсәтә, һәм һәркайсы мәдәни мирас булдыруда нәтиҗәле эш алып бара.

Мәдәни тормышка тулырак тукталсак, 1992 нче елда халык язучысы режиссер Рабит Батулла җитәкчелегендә районда "Сердәш" театр коллективы оеша. 1993нче елда әлеге коллектив Р. Батулла пьесасы буенча куелган «Теләчедә таң ата» спектакле белән Халык театры исемен алса, быел ул "Идел йорт" төбәкара театр коллективлары арасында узган республика фестивалендә драматург Мансур Гыйләҗев әсәре буенча эшләнгән "Яра" спектаклен сәхнәләштереп, Гран-прига лаек булды. Бүген районда дүрт Халык театры эшләп килә.

Ел саен, яңа талантларны барлау максатыннан, төрле кызыклы конкурслар, фестивальләр үткәрелә. Теләче районы оешуга 25 ел тулуга багышланган һәм ел буе дәвам иткән «Туган җирем - Теләчем» фестивалендә район мәдәният йорты гөрләп торды. Фестивальдә 600дән артык райондашыбыз катнашты. Шулай ук "Моңнар агыла туган якта" дип исемләнгән сәнгать фестивале старт алды. Әлеге смотр-фестиваль муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә фольклор мирасыбызны барлау һәм аны пропагандалау максатыннан үткәрелә.

Яңа ел, Нәүрүз, Ял һәм хезмәт, Сабантуй бәйрәмнәре үзешчәннәребез чыгышыннан башка үтми. Теләче районы талантларга бик бай. Моның шулай булуы ирешкән уңышлардан да ачык күренә. "Созвездие - Йолдызлык" сәнгать фестивалендә генә дә райондашларыбыз һәрдаим уңышлы чыгыш ясый.

Теләче районының мәдә-нияте хакында сөйләгәндә, балалар сәнгать мәктәбен дә онытырга ярамый. Биредә музыка, бию, рәсем һәм театр сәнгате классларында 127 бала белем ала. Музыка бүлегендә фортепиано, баян, курай кебек музыка уен коралларында уйнау серләрен өйрәтәләр. Аерым индивидуаль дәресләр бирүдән тыш, мәктәптә төрле иҗади төркемнәр эшләп килә. 2007нче елда мәктәп каршында халык уен кораллары оркестры беренче сулыш ала. Соңгы биш ел эчендә оркестрның репертуары күпкә байый, сәхнә киемнәре тектерелә. 2014нче елда мәдәният министрлыгы тарафыннан тынлы оркестр өчен тулы комплект уен кораллары бирелә. Киләчәктә зур тулы тынлы оркестр булдыру күздә тотыла. Шулай ук сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче гармунчылар ансамбле хакында да әйтеп китми ярамый. Бу ансамбль күп төрле бәйгеләрдә дәрәҗәле урыннар яулый. Тальянчылар ансамбленең чыгышлары район һәм республика концертларының бизәге булып тора.

Теләче авылының үзәгенә урнашкан Туган якны өйрәнү музее районыбыз тарихын өйрәнүгә, аның традицияләрен, йолаларын халыкка җиткерүдә, районыбыз тормышын, халык иҗатын барлау, кул эшләрен туплауда үзеннән күп көч куя. Биредә 4 меңнән артык экспонат исәпләнә.

Китапсыз халык - киләчәксез халык, дигән борынгылар. Китап сөя торган татар халкы үзенең киләчәгенә һаман да китаплы булып бара. Район үзәк китапханәсендә һәм җирле китапханәләрдә әледән-әле мәдәни чаралар, язучылар белән очрашулар үткәрелә. Районда якташыбыз Фатих Хөсни исемендәге "Йөзек кашы" әдәби берләшмәсе эшләп килә. Ул "Теләче йолдызлыгы" якташлык җәмгыяте белән дә тыгыз элемтәдә тора.

Чыннан да, районның мәдәни тормышы бай һәм күпкырлы. Халыкның ялын нәтиҗәле оештыру белән беррәттән, теләчелеләр гасырлар дәвамында тупланган матди һәм рухи хәзинәне, мирасны киләчәк буыннарга җиткерүдә дә зур тырышлык куя. Киләчәктә дә халкыбызның күңел җәүһәрләре югалмасын, мәдәният учакларыбыз дөрләп торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев