Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Мең айдан да хәерлерәк Кадер кичәсенең фазыйләтләре турында

"Без Коръәнне Кадер кичендә иңдердек. Кадер киче мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән дә артыграк. Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр, Раббыларының теләге илә һәм һәр кешегә билгеләнгән бер еллык тәкъдир белән. Кадер кичендә намаз, Коръән укып, ураза тоткан мөэминнәргә АЛЛАҺудан сәлам укырлар." (Кадер сүрәсе). Күңелне...

"Без Коръәнне Кадер кичендә иңдердек. Кадер киче мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән дә артыграк. Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр, Раббыларының теләге илә һәм һәр кешегә билгеләнгән бер еллык тәкъдир белән. Кадер кичендә намаз, Коръән укып, ураза тоткан мөэминнәргә АЛЛАҺудан сәлам укырлар." (Кадер сүрәсе).

Күңелне тәрбияләү, җанны кердән, гөнаһлардан арындыру өчен мөмкинлекләр гаять зур булган рамазан ае хакында юкка гына "барлык айларның да солтаны" диелмәгән, чөнки анда тоткан уразалар бар, фарыз намазлардан тыш укылган тәравих намазлары, тагын да өстәп укылган нәфел намазлары бар. Тырышып-тырышып тоткан уразаларының, укыган намазларының, биргән зәкятләренең савапларын юкка чыгарып, газиз җанын кемнең газапка саласы килсен?

Рамазан аеның 1000 айдан да хәерлерәк булган Кадер киче үзе генә дә ни тора! Изге бу кичәнең кадерен белеп үткәргән мөэмин Хак Тәгаләнең рәхмәтенә юлыга, бер рамазаннан алып, икенчесенә кадәр булган гомерен бәрәкәткә күмә, чөнки бу төндә һәр кешенең еллык тәкъдире белән фәрештәләр иңә. Еллык тәкъдир белән килгән фәрештәләрдән нур алып калган кеше бәхетле булмыймы соң?!

Бу кичәдә гыйбадәттә булганнарның кайберләре күк ишекләренең ачылганын күрер, АЛЛАҺы Тәгалә аның шул мизгелдә сораганын бирми калмас. Пәйгамбәребездән Әбү Һүрайра ирештергән: "Кадер кичендә күп сандагы фәрештәләрнең иңүе өчен ачылган күк ишекләре аша нур таралып яктырыр. Бу мизгелдә Бөек АЛЛАҺуга тапшырылган гыйбадәтле колның йөрәгендә илаһи хикмәт серләре сизелер", - дигән сүзләр нинди тәэсирле?!

Үтәгән намазларның, укыган сүрәләрнең, әйткән тәсбихларның савабы башка вакыттагыдан күпкә артыграк булган бу кичәдә расүлебез Мөхәммәд (с.г.в.) хәтта авыруларга да мендәренә сөялеп кенә булса да бер сәгать чамасы догада булырга кушкан, чөнки Кадер киче нигъмәтләрендә АЛЛАҺ ризалыгы, Җәбраил фәрештәнең ефәк канаты назы бар. "Кем Кадер кичәсен гыйбадәттә үткәрсә, намаз кылса, тәүбә-истигъфар итсә, АЛЛАҺы Тәгалә аны гафу итәр, рәхмәтләренә ирештерер. Җәбраил г.с. аңа ефәк канаты белән кагылыр, һәм ул җәннәткә керер" (Гайшә р.г.дән).Пәйгамбәребез(с.г.в.)нең: "Кадер кичәсе килгәндә Җәбраил фәрештә җәмәгать җыелган вакытта төшәр, андагыларга сәлам бирер," - дигән сүзләре үзен мөэмингә санаган һәркемне уяу һәм гыйбадәтле булырга чакыра. Моны тәравих намазы вакыты дияргә нигез бар. Әлхәмдүлилләһ, мондый зур бәхеттән өлеш алырга тырышып, күпме хатын-кыз тәравих намазларына йөри. Ә аларга караганда өстенлек белән хөрмәтләнгән ир-атларның җәмәгать белән мәчеттә булуы күпкә, бик күпкә саваплы! (Әле башка вакытларда мәчеттә җәмәгать белән намаз укуның савабы да 27 тапкыр артык).

Монысы - беренчедән, икенчедән, бу - Җәбраил фәрештә нурына коенган догаларыңның кабуллыгы бәрабәренә үзеңнең, балаларыңның чишә алмастай булып тоелган проблемаларның чишелүенә юл ачылу дигән сүз. Расүлебез(с.г.в.) нең Гайшә р.г. дән килгән: "Изге Рух кагылганнар Җәннәткә керер", - дигән сүзләре тагын да әһәмиятлерәк.

Димәк, бу кичәдә гөнаһлар гафу ителә. Ә гөнаһ һәркемдә дә җитәрлек. Хәтта пәйгамбәр буласы сабыйның да фәрештәләр килеп нәни йөрәген ачалар да аны юалар: "И Мөхәммәд г.с.! Әллә синең күкрәгеңне ачмадыкмы һәм иман, хикмәт белән күңелеңне йомшак кылмадыкмы?" ("Инширах(Ачмак)" сүрәсе1 нче аять). Озак еллар яшәгәч тә түгел, 4 яшь тирәсендә.

Ә ничәмә-ничә еллар буе дөньяда яшәгән адәм баласының йөрәге каралмыйча калырга мөмкинме соң? Динсез уздырган еллар булганда бигрәк тә. Сүз дә юк, юк! Пәйгамбәребезнеке сыман берәүнең дә йөрәге юылмаган.

- Гөнаһларның гафу ителүен ничек белергә була? - дип уйланучылар да юк түгелдер. Бу бәхеткә ирешүче гафу ителүе бәрабәренә үз-үзенә тәнкыйть күзлегеннән карый башлый, үз кимчелекләрен күрергә өйрәнә, аларны төзәтү өстендә даими эшләүне максат итеп куя һәм аңа ирешергә омтыла. Тәүбәләре кабул булып гафу ителгәннәр яман дус-ишләреннән, хәрамнәрдән арына, кеше күргәндә булсынмы, кеше күрмәгәндә булсынмы ни теле белән, ни кулы, ни күңеле белән берәүне дә рәнҗетми, тәкәбберләнми, гамәлләре изгелек, ихласлык белән нурлана, йөрәге АЛЛАҺны сөю белән тула.

Уразага кереп тә адәм баласы яман холкын яхшы якка үзгәртергә тырышлык салмый икән, бу ач торуга гына кайтып кала. Моңа Җәбраил (г.с.)нең пәйгамбәребез(с.г.в.) янына килеп: "Рамазан аен каршы алган берәү, уразага кереп тә, гөнаһларыннан арынмаса, хәсрәттә булыр", - диюе дәлил. Хак Тәгалә тырышлык салганны да, салмаганны да күрми калмый. Рамазан аеның соңгы 10 көненең так төннәреннән табарга мөмкин булган (быел ул 25 нче июньнән башланды) шулкадәр тын, ай-йолдызлар белән зиннәтләнгән, фәрештәләр белән нурланган, догаларның кабуллыгы белән куәтләнгән, расүлебезгә Коръән-Кәрим иңә башлаган Кадер кичәсенә һәркайсыбызга да ирешергә, бу гаҗәеп кичәнең чиксез нигъмәтләреннән газиз балаларыбызга, сөекле оныкларыбызга да үз өлешләрен алырга ярдәм итәргә, һәм, аны АЛЛАҺ Раббыбыз риза булырдай итеп үткәреп, гомерләребезне бәрәкәт белән нурландырырга, пакьләнергә, сафланырга, тоткан уразаларыбызның кабуллыгын тәэмин итәргә насыйп булсын. Амин.

Рәйсә Ахунова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев