Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Мең ярымлык тавык

Тормышта төрле күңелсезлекләр көтмәгәндә килеп чыга. Гадәттән тыш хәлләр вакытында безгә 112 номерына шалтыратырга кирәк икәнлеген канга сеңдерделәр инде. Әмма 112 хезмәте һәрвакытта да оператив эшлиме? Бу сорауга мин үз мисалымнан чыгып җавап бирә алам.

Мин әлегә студент, Казанда кеше фатирында акча түләп торам. Беркөнне укудан кайткач, духовкага тавык кыздырырга куйдым. «Озакламый пешә» дигән уйлар күңелемне җылыта. Шулчак күзем тулып килә торган чүп савытына төште, моны хәзер үк чыгарып ташларга кирәк иде. Өстемә җиңел генә куртка элеп, телефонымны да алмыйча чүп ташларга чыгып киттем. Белгән булсам шул вакытта ничек «тиз» буласымны….

Минут эчендә диярлек кире подъездга атылып кердем. Ачылмый гына бит ишегемнең йозагы. Ватылган күрәсең. Бер сәгатьтән артык вакыт узды. Мондый хәлдә калуым беренче тапкыр: кулымда телефон да юк, нәрсә эшләргә дә белмим. Ярый өске катта яшәүче күрше егете төште. Нәрсә булганын аңлагач, 112 номерын җыеп бирде. Менә шушы урыннан иң кызыгы башланды да инде…

Диспетчер кыз минем ашыга-ашыга нәрсә булганны сөйләвемне тыңлап бетергәч, иң беренче «Сез фатирның хуҗасымы?» - дип сорады. Хуҗа түгеллегемне аңлагач, ул: “Мин заявканы ясадым, ләкин ишекне полиция хезмәткәрләре килгәннән соң гына ача алабыз”, – дип кисәтте.

 

Күпмедер вакыт узгач, тавыгымның исе подъездга тарала башлады. Мин борчыла башлап, яңадан 112не җыйдым. Ләкин миңа «Көтегез» дип кенә җавап бирделәр. Шулвакыт диварда эленеп торган «Тиз арада ишекне ачып бирәм» дигән рекламага күзем төште, номеры да бар. Ул белдерүне элгән кешегә рәхмәт яусын! Унбиш минут дигәндә миңа ишегемне ачып бирделәр. Подъездны тавыгымнан калган ис, төтен тутырды. Бик вакытында ачтылар, тагын 10 минут узган булса, соң булыр иде.. Фатирымны төне буе җилләтергә туры килде. Бөтен бүлмәләргә, әйберләргә сеңгән ис хәзер дә җилләп бетмәгән кебек тоела. Минем өчен ул МЧСның «ярдәме» турында гел искә төшереп торачак.

Шулай итеп, тавык миңа 1500 сумга төшсә дә, фатирның исән-сау калганына шатланам.

Нурия Нургалиева

Саба таңнары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев