Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Менә, Лилия, син комаучауламасаң, фатирлы-машиналы кешедә кияүдә булыр идем»

Югары уку йортына кергәнче, районыбызның бер авылында ике ел эшләргә туры килде. Мине ике этажлы йортта урнашкан тулай торакка урнаштырдылар. Тулай торак кызларны даими рәвештә алыштырып тора, чөнки аларны берәм-берәм кияүгә «чүпләп» торалар - йә туйлап, йә урлап. Урлау дигәннән, аның исеме генә урлау, чынлыкта егет белән кыз, аларның әти-әниләре,...

Югары уку йортына кергәнче, районыбызның бер авылында ике ел эшләргә туры килде. Мине ике этажлы йортта урнашкан тулай торакка урнаштырдылар. Тулай торак кызларны даими рәвештә алыштырып тора, чөнки аларны берәм-берәм кияүгә «чүпләп» торалар - йә туйлап, йә урлап. Урлау дигәннән, аның исеме генә урлау, чынлыкта егет белән кыз, аларның әти-әниләре, туганнары, алдан килешеп эшләнә торган эш инде ул, диярсез. Килешәм, ләкин йөз процент түгел. Менә, бу истәлек-хикәямне укыгач, ни диярсез?! //Tatar today//
Бер ел бергә яшәгән Иркә шушы авылның егете Финатка туйлап кияүгә чыкты. Озакламый алар «башка» чыктылар, ягъни үзләре генә аерым йортта яши башладылар. Иркә белән җылы, якын мөнәсәбәттә булдык, шуңа күрә ул мине еш кына үзләренә кунакка эндәшә торган иде. Шулай беркөнне аларга барсам, түрдәге диванда, моңа кадәр миңа таныш булмаган чит бер егет утыра. Кап-кара мыеклы бу егетнең ашардай булып карап торганын яратмыйча, мин, эшем барлыкка сылтанып, «шылу» ягын карадым. Икенче көнне Иркә: «Менә дигән егет белән таныштырмакчы булган идем үзеңне. Иремнең икетуган абыйсы, Себердә эшли, машинасы бар, үткән ел район үзәгенең уртасында яңа йорт салып керделәр», - дигәч, кичә «шылып» дөрес эшләгәнмен икән дип уйлап куйдым. Беренчедән - ошамады! Икенчедән - аңа өйләнергә кирәк, ә минем укыйсым, һөнәр аласым бар. Кыскасы, әлегә кияү кайгысы юк. Шуннан соң Иркә: «Карале, Лилия, авыл советына эшкә бер чибәр кыз килгән икән, Зифа исемле, ниндирәк кыз, егете бармы?» - дип сорашырга тотынды. «Бар, бар, бик яхшы егет белән йөри», - дип тезеп киттем мин. Чынлап та, дөресе шул! Зифаны, эшкә килеп урнашкан беренче атнаны ук, башкалада техникумда укыган, Линар озата башлады. Ул ике атнага бер ялга кайта, үзе кайтканчы ике арада хатлар йөри. Зифа, тулай торакның икенче фатирында, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Илгизә белән яши. Илгизә атна уртасында үзләренә кайтып киткәләгән вакытларда: «Бер үземә күңелсез», - дип, Зифа мине кич утырырга чакыра. Озакламый, без аның белән сер сандыгыбызны бүлешә торган әхирәтләргә әйләнеп киттек. Өстәвенә, Линар мине Зифаны сакларга, башка егетләрне якын китермәскә дигән наказ-йөкләмә дә биреп калдырды.
«Мыекбай» белән танышу вакыйгасыннан сон, бер айлап вакыт уздымы-юкмы, Иркә тагын кунакка дәште. Бу юлы аңа мин сагаеп карадым. Ул: «Курыкма, иптәшкә чакырам, ирем бүген өйдә юк, - дип, мине тынычландырырга ашыкты. Ризалаштым. Йортлары янына килеп җиткәндә, капка төпләреннән җиңел машина кузгалып китте. Җинел машинаның санаулы кешеләрдә генә булган заманы. Рульдә - «мыекбай», янында - Иркәнең ире. Язмаган «бай киявем» артыннан газ исе белән тузаннар гына иснәп калдым. «Менә яңа кузгалып киттеләр, абыйсы килеп алды», - дип каршы алды Иркә мине. «Әйе, күрдем», - мин әйтәм, - чүт тончыктырмадылар. Иркә, май кояшы кебек елмаеп, мине әзер чәй табынына чакырды, ифрат зур төчелек белән, сөйләнә-сөйләнә, сыйларга кереште. Ниндидер ясалмалык сизәм, тик аңламыйм: «Нигә Иркә бу кадәр минем каршымда бөтерелә әле?» Кинәт башыма китереп суккан кебек булды. «Мыекбай» белән Финат! Әллә?!
Ничек киенгәнемне дә, тулай торакка ничек кайтып җиткәнемне дә хәтерләмим. Икенче этажга менә торган тимер баскычларның кайсына аягым эләкте, кайсына юк. Сизенүем дөрес булган, Зифа яшәгән фатирның ишек төбендә Финат белән «мыекбай» басып торалар. Мин аларны этеп дигәндәй, фатирга үттем. Зифа өстенә плащ киеп, чыгарга әзерләнеп тора. «Чишен, чыгармыйм, патамушты сине урларга җыеналар», - димен, важный кыяфәт чыгарып. Шулай диюемә, Зифа кычкырып көлеп җибәрде: «Син нәрсә, Лилия, кардан гөмбә эзләп йөрисең? Мин кәзә бәтие түгел ич, урларга, берәр йомышлары бардыр!» «Бар, пычагым. Урларга килгәннәр и всё! Беләм, минем белән бәхәсләшмә!» Ул һаман ышанмыйча: «Финат тулай торакның «җизние», үзебезнең кеше, күрәләтә миңа зыян салмас», - дип, минем белән сатулашуын дәвам итә. «Теләсәң нәрсә әйт, мин сине чыгармыйм, Линар каршында миңа җавап бирергә!», - дип, юлына аркылы төшсәм дә, Зифаны тыеп туктатып кала алмадым.
«Ичмасам, Илгизә дә юк, тапкан кайтып китер вакыт», - дип үзалдына сукранып, басып торам бүлмә уртасында. Мин яшәгән фатир ягындагы кызлар барысы да кинода, гаиләлеләрне борчу ничектер уңайсыз. Кыз баланың абруе кыл өстендә, кылдан төшсә -юл өстендә. Нәрсә эшләргә? Башка юл юк, дөбер-шатыр тимер баскычларны саный-саный, урамга атылам. Ишек алдында «мыекбай» белән Финат Зифаны ике ягыннан култыклап, машинага утыртырга чамалыйлар. Мин чыккан ыңгайга: «Милиция!» - дип кычкырып җибәрәм.
Урлатмадым, тәки! Бак дисәң, алар планны яхшы корган булган - комаучаулаячагымны белеп, тулай торактан мине «кунакка» чакырып алганнар. Урыслар әйтмешли, «обезвредить» итәләр, янәсе.
Соңыннан авылда: «Зифа рәхәтләнеп көлеп тора ди, Лилия үзен урлаган кебек, чатакарман сугыша икән», - дигән хәбәр таралган таралуын. Карап торучылар да булганмы әллә? Мәгәр ул вакытта минем күземә беркем дә күренмәде. И-и-и, анысына уш китмәде. Иң мөһиме, Зифаны урлатмадым.
Линар хаттә, рәхмәт йөзеннән, бүләк тә бирде әле. Нәрсә икәне хәзер истән чыккан инде, хушбуй булды бугай. Ул вакытларда кызлар өчен хушбуйдан яхшы бүләк бар иде микән ул! Җәлил, Гайдарны укып үскән буын шул без - үлсәң үл, әмма биргән сүзеңә, антыңа тугры булып кал!
Зифа белән Линар өйләнешкәч, үзләренең фатиры, шәхси машиналары булганчы хәтсез генә вакыт узды. «Менә, Лилия, син теге вакытта комаучауламаган булсаң, мин фатирлы-машиналы кешедә кияүдә булып, рәхәтләнеп яши идем», - дип Зифа очрашканда көлдереп тә алырга ярата иде. Түрләрендә мәхәббәт хуҗа булып утырган парга, мондый шаярулар гына фарыздыр дип уйлыйм.
Люция АБЛЕЕВА
Чыганак: Татар тодау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X