Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Метеорологлар җылы һәм карлы декабрь вәгъдә итә

Метеорологлар декабрь аенда җылы һава торышы һәм күп кар явачагын вәгъдә итә. Алдагы атнада һава температурасы көндез 0дән 1-2 градуска кадәр салкын булырга тиеш, дип саный Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев. Метеоролог айның шулай ук җилле...

Метеорологлар декабрь аенда җылы һава торышы һәм күп кар явачагын вәгъдә итә.

Алдагы атнада һава температурасы көндез 0дән 1-2 градуска кадәр салкын булырга тиеш, дип саный Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев.

Метеоролог айның шулай ук җилле булачагын җиткерә. Әмма ул Яңа ел төненә фаразлар бирмәгән.

"Без Скандинавия циклонының көньяк перифериясендә. Шунлыктан атмосфера фронтлары безгә тотрыксыз һава торышын алып килә. Җилнең тизлеге секундына 5-7 метрга җитәргә мөмкин", - дип метеоролог сүзләрен китерә уку йортының матбугат хезмәте.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/03/153567/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев