Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Мәгарифкә багышланган гомер (Алан урта мәктәбе директоры Наил Шамил улының туган көне уңаеннан)

Район мәдәният йортында "Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу ярышлары бара. Конферанс егет көр тавыш белән "Каршы алыгыз, сәхнәдә Алан егете - Солтан Хәсәнов. "Иң шәп бабай минеке". Янымда утырган танышым түзмәде: "Сезнең авылныкы, туганың түгелме?". "Фамилиядәш егет. Наил Шамиловичның оныгы". Танышым гаҗәпләнеп: "Наил абыйга ничә яшь соң?" - дип сорады. "Бу...

Район мәдәният йортында "Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу ярышлары бара. Конферанс егет көр тавыш белән "Каршы алыгыз, сәхнәдә Алан егете - Солтан Хәсәнов. "Иң шәп бабай минеке". Янымда утырган танышым түзмәде: "Сезнең авылныкы, туганың түгелме?". "Фамилиядәш егет. Наил Шамиловичның оныгы". Танышым гаҗәпләнеп: "Наил абыйга ничә яшь соң?" - дип сорады. "Бу җәйдә 60".

Чыннан да, Наил Шамил улына 1 июньдә 60 яшь тула. Илдә барган сәяси үзгәрешләргә (партиянең ХХ съезды узу, шәхес культы, Сталин корбаннары, тарихны яңабаштан барлау) исе китми генә, табигатьнең иң матур чорында, сабантуйлар атнасында гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз сала ул. Әтисе - Шамил Хәсәнов, сельпо бухгалтеры, сугыш ветераны, кырыс табигатьле булса, әнисе - Мөршидә апа татар теле һәм әдәбияты укытучысы, улында китапка, матур әдәбияткә мәхәббәт тәрбияли. Наил абыйның сүзгә оста булуы, әдәби әсәрләрдән өзекләрне еш һәм урынлы куллануы да әнә шул тәрбиядән килә торгандыр, мөгаен.

Наил абый 1963-1973 елларда Алан урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне төгәлләр алдыннан Татарстан рестораннары тресты директоры Айрат Мәхмүт улы Закиров Шамил абыйның җилкәсеннән кагып: "Шамил абый, мин шушы профессиягә кереп китүем белән сиңа бурычлы. Егет бик тырыш күренә. Рөхсәт итсәң, үземә алмаш әзерлим", - ди. Шамил абыйның бердәнбер улын (калган балалары - кызлар) сыналган хезмәттә күрәсе килү табигый хәл. Нечкә күңелле Мөршидә апа улына мөгаллимлек орлыгын алданрак чәчкән булган, күрәсең,

Наил абый 1973 елда Казан педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. 1977 елда аны уңышлы тәмамлап, данлыклы Икшермә урта мәктәбенә физика укытучысы булып эшкә кайта. "Тормышымның иң рәхәт чаклары Икшермә мәктәбе белән бәйле, остаз укытучыларым гына кемнәр иде бит - Кави Сәлимович, Фәһим Зиятдинович", - дип сагынып искә ала ул хезмәт юлының беренче елларын. 1979 елдан 1987 елга кадәр Алан урта мәктәбендә физика укыта. 1983 елда күрше Балыклы авылы кызы Нәфисә белән гаилә коралар. 1987 елда яшь гаилә Казанда төпләнә, Наил Шамил улы 1990 елга кадәр башкаланың 68 мәктәбендә физика укыта. Авылга кайткан чакларда әти-әнисе һаман мәктәпне телгә ала, Павел Андреевич Дадуков та "Кайчан кайтасың, егет, сузма - урының сине көтә", - дип чакыра.

1990 елда Наил Шамил улы кабат туган мәктәбенә әйләнеп кайта. 1992 елдан 2002 елга кадәр Павел Андреевич тәкъдиме белән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 2008 елдан Алан урта мәктәбен җитәкли.

Ул эшләгән чорда, аерым алганда, 2014 елда мәктәптә капиталь ремонт үткәрелә, ашханә төп бинага күчерелә, электр, суүткәргечләр һәм җылыту системасы алыштырыла. Шул ук елда мәктәп математикадан БДИ бирү буенча лидер-мәктәп исеменә лаек була. Уртача БДИ балы Татарстан буенча математикадан 48,4 булса, Алан мәктәбенең күрсәткечләре 66,5 балл, мәктәп Татарстанның иң яхшы 10 мәктәбе исеменә кертелә, математика кабинетына сертификат белән бүләкләнә. 2015 елда мәктәп "Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе" исемлегенә кертелә.

Быел Наил Хәсәновның мәгариф өлкәсендә эшли башлавына 39 ел була. Белем һәм тәрбия бирүдәге хезмәтләре өчен ул 2012 елда "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесенә ия була.

Җитәкченең тылы нык булырга тиеш. Наил Шамил улы гаиләсе мисалында әлеге сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инанасың. Алар пар канаты Нәфисә Мөхәммәтхан кызы белән иңне-иңгә куеп ике ул тәрбияләп үстерәләр. Өйләре кунак-төшемнән өзелми, коймак исе чыкмаган көннәре сирәк була.

Без, хезмәттәшләре, Наил Шамиловичка нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар, бәхет-шатлык, балаларының игелеген күреп, "иң шәп бабай" булып озын-озак яшәвен телибез.

Алан мәктәбе коллективы исеменнән Альбина Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев