Мәхәббәт тарихы
Мәктәп елларында да, Әлмәт сәүдә-икътисад техникумында укыганда да, миңа бик күп егетләр белән очрашырга туры килде. Инде мәхәббәт хисләрен дә кичердем кебек, ләкин ялгышканмын. Бу хисләр әле мавыгу гына булган икән… Күрше авылда минем әбиләрем тора иде, апам да шул авылга кияүгә чыкты. Шул сәбәпле атна саен диярлек я апаларга,...
Мәктәп елларында да, Әлмәт сәүдә-икътисад техникумында укыганда да, миңа бик күп егетләр белән очрашырга туры килде. Инде мәхәббәт хисләрен дә кичердем кебек, ләкин ялгышканмын. Бу хисләр әле мавыгу гына булган икән…
Күрше авылда минем әбиләрем тора иде, апам да шул авылга кияүгә чыкты. Шул сәбәпле атна саен диярлек я апаларга, я әбиләргә кунакка йөрдем. Кич белән, әлбәттә, клубка дискотекага да чыга идем. Шунда таныштым да инде мин булачак ирем Илсур белән. Тышкы кыяфәте белән ул миңа беренче күрүдә үк ошады, ләкин кыланмышлары, сөйләшүе бер дә күңелемә хуш килмәде. Үз кибетләре бар икән, күренеп тора, үзен горур тота. Беренче уйларым аның турында шундыйрак булды. Ул Бөгелмәдә колледжда укый икән. Аннан соң без тукталышта, вокзалда да бик еш очраша башладык, ләкин беркайчан да бер-беребезгә эндәшмәдек. Мин Илсурны күргәч, ниндидер дулкынлану хисе кичерә идем, һәрвакыт күзләрем аны эзләде, көтте. Тапкач, җаным-тәнем белән сөендем. Бу вакытта мин үз-үземне танымадым, хисләремне тыя алмадым.
Әбием авылында мине бер егет озата башлады, безнең авылга да килде. Мин аңа алдан ук әйтеп куйдым: "Мин сине беркайчан да яратмаячакмын. Безнең арада бернәрсә дә була алмый", - дидем. Шулай да ул килүен дәвам итте, өметен өзмәде. "Мин сине яратам", - диде. Хәзер генә уйлыйм, ул да яратмагандыр, бары тик хисләрен генә аңлап бетермәгәндер.
Шулай бер кичне бу егет мине озатты. Әбиләргә кергәч, телефоным шалтырады, карасам, ниндидер чит номер. Сөйләшкәч кенә аңладым, бу Илсур икән. Мине озата кайткан егеттән номерны алган да шалтырата. Аның бик дорфа сөйләшкәне исемдә калган. Минем бик нык ачуым килде, аның бүтән шалтыратмавын үтендем. Шулай итеп, без бөтенләй сөйләшми башладык. Мин аның белән гел очрашмаска тырыштым, ләкин хисләр үзенекен итте. Беркөнне дискотекадан берүзем кайтырга чыгып бара идем, Илсур: "Сине озатып куярга ярыймы?" - ди. Мин: "Өйгә юлны әйбәт беләм, адашмам, кирәк түгел!" - дидем. Үземчә "мин дә горур бит", диясем килде. Ул көнне берүзем кайтып киттем. Аннан соң гына уйладым, ник озаттырмаска инде, бәлкем, ул мин уйлаганча ук горур түгелдер, менә бит әле үзе эндәште, ләкин соң иде инде. Шуннан соң безнең юллар бүтән кисешмәс инде дигән идем, ялгышканмын. Җәйге бер матур кичтә без берничә егет һәм кыз әбиләр капка төбендә кич утырабыз. Илсур клубтан өйләренә кайтып килә (ул да әбиләр очында тора). Безнең турыга җиткәч, егетләр аны туктатты. Ул минем яныма килеп утырды. Миңа, ничектер, читен булып китте. Өйгә кереп чыгам әле дигән булып тордым. Мин әбиләрдән чыгуга урын калмаган иде. Ул мине итәгенә тартып утыртты, кысып кочаклады. Тәнемнән дулкын йөгерде. Ул мине озатты. Бу көнне миннән дә бәхетле кеше юк иде. Шул көннән башлап, без очраша башладык. Мин уйлаган горур һәм дорфа егет чынында исә бөтенләй дә тыйнак һәм тәртипле икән. "Яратам" дигән сүзне дә бары тик Илсурга гына әйттем.
Әле очрашуыбызга бер ел да үтмәде, ул инде өйләнешик дия башлады. Укуларыбыз тәмамлансын инде дигәч, әйдә никах булса да ясыйк инде, синең тизрәк минеке булуыңны телим диде.
Без өйләнешергә булдык. Мәдәният йортында гөрләтеп туй үткәрдек. Илсурның әти-әнисе белән бергә тора башладык. Мине алар киленнәре түгел, ә үзләренең кызлары кебек яратты. Минем өчен дә алар икенче әти-әни булды. Шундый акыллы ир үстергәннәре өчен, мин аларга гомерем буе рәхмәтле.
Улыбыз тугач, безнең гаилә тагын да тулыланып, нурланып китте.
Соңгы араларда Илсур гел үлем турында сүз кузгата башлады. Мин инде моны чынга алмадым, билгеле. Бөтен кешедә дә иртәме-соңмы андый сораулар туа бит. Илсурга гел: "Нишләп үлем турында сөйлисең әле син? Улыңны, мине ятим итмәссең бит", - дия идем. "Нишлисең бит, барыбер кайчан да булса бер үләсе", - ди.
Шулай беркөнне, гадәттәгечә, улы, әниләре һәм минем белән саубуллашып, эшкә дип чыгып китте. Ул Әлмәткә үз машинасында йөреп эшләде. Бер-ике сәгать үтте микән, өй телефоны шалтырый. "Илсур иптәш малае белән юл һәлакәтенә очраган", - диделәр. Ни хәлдә булуларын берсе дә әйтмәде. Мин бар белгән догаларымны укып, Аллага ялвара башладым. Бу изге Рамазан ае иде… Әни белән бергәләшеп ураза тоттык, һәр кич йокларга ятканда әти-әни, улым, ирем исән-сау, сәламәт булсын, кайгы-хәсрәт күрмәсеннәр дип теләп ят а идем. Бу теләкләрем Аллага барып җитмәде микәнни соң?! Больницага килгәч, Илсурның үлгәнен әйттеләр. Бу хәбәрне ишеткәч, күз алларым караңгыланды. Әйтерсең лә минем өчен дөнья бетте. Күпмедер вакыт үткәч, күз алдыма Илсур белән икебезнең мәхәббәт җимешебез - Илназыбыз килеп басты. Шуннан соң гына мин бу дөньяга кире кайттым. Хәзер бөтен максатым - аның өчен яшәү. Әти-әни дә булу, аның ятимлеген сиздермәү, берсеннән дә рәнҗеттермичә, кыерсыттырмыйча, җил-яңгырдан саклап, Илсурга булган мәхәббәтемне дә аңа биреп, баланы үстерү иде. Бу югалту минем өчен бик авыр булды: ун айлык Илназ - ятим, мин 21 яшемдә тол калдым. "Әннә" дип әйтмәсә дә, "әттә-тә-тәй" дип, әтисен сагынып эштән көтеп тора иде. Илсур эштән кайткач та, иң беренче аны күтәреп алып сөя иде.
Икенче көнне Илсурны бөтен авыл гына түгел, Сарман районы белән җирләдек. Кемнәр булгандыр анда, бу көнне күземә бер кеше дә күренмәде. Илсур һаман да матур килеш елмаеп күз алдында тора. Күңел аны һаман көтә, көн саен кайтып керер кебек. Колакта гел аның шаяруы, көлүе ишетелә. Мин аның белән йокларга ятам, иртән аның белән уянам. "Кешенең кадерен үзе киткәч кенә беләләр", - дип дөрес әйтәләр. Исән вакытта моны барыбер аңламыйсың икән. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Бездә дә савыт-саба шалтырамады дип әйтә алмыйм, ансыз мәхәббәт тә юк. Илсур да: "Үзебез әйткәләшәбез, үзебез бер-беребездән башка тора алмыйбыз", - дия иде. Очрашып йөргәндә дә, өйләнешкәч тә, арага керергә теләүчеләр дә булмады түгел. Теләсә нинди пычрак сүзләр аттылар. Мин берсен дә чынга алмадым, арага берсен дә кертмәдек, мәхәббәтебез нык, саф булды.
Матур гына яшәп ятканда, Алла безгә шундый сынаулар җибәрде, шул авырлыкларны үтәргә, безгә сынмаска-сыгылмаска ярдәм иткән барлык кешеләргә без рәхмәтле.
Дошманыңа да Аллаһы Тәгалә мондый кайгылар бирмәсен, барыгыз да сау-сәламәт яшәгез. Якыннарыгызның, туганнарыгызның кадерен белегез. Бу дөньяга бер генә киләбез, шул гомерне матур итеп, бер-беребезне хөрмәт итеп үткәрергә язсын!
Гөлназ Закирова
Гөлназ ЗАКИРОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев