Теләче Информ

Мөхтәрәм физкультурчылар!

Бу көн - һөнәри спортчыларның гына түгел, ә физкультура һәм спортны яраткан һәркемнең бәйрәме. Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү - бу тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым. Аны яшенә, кеременә карамастан, һәркем ясый ала. Физкультурачы көне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга йогынты ясаучы мөһим чараларның берсе. Бәйге-ярышларның төп максаты да...

Бу көн - һөнәри спортчыларның гына түгел, ә физкультура һәм спортны яраткан һәркемнең бәйрәме. Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү - бу тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым. Аны яшенә, кеременә карамастан, һәркем ясый ала. Физкультурачы көне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга йогынты ясаучы мөһим чараларның берсе. Бәйге-ярышларның төп максаты да - аларга катнашучыларны күбрәк тарту. Районда да спортны үстерү өлкәсендә зур эшләр башкарыла. Үсеп килүче буын физкультура һәм спорт белән шөгыльләнсен өчен без барлык шартларны тудырырга тырышабыз. Райондашларыбызның республика, Россия күләмендәге уңышларына сөенәбез. Алар - районыбыз горурлыгы. Физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш кертүчеләрне, спорт ветераннарын Физкультурачылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, бәхет телибез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: