Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Миңгәр Сабан туеның көне билгеле: батырлар мәйдан сайлый

Саба районы Миңгәр авылында уздырыла торган милли бәйрәм соңгы елларда оештыру дәрәҗәсе буенча кайбер район үзәге Сабан туйларының да борынына чиртә башлады. Тамаша күрү өчен Миңгәргә ерак төбәкләрдән дә киләләр. Миңгәр авылындагы традицион кичке Сабантуй быел 4 июньдә уздырыла. Төп күрке, әлбәттә, милли көрәш булачак. Миңгәр Сабан туе программасына балалар,...

Саба районы Миңгәр авылында уздырыла торган милли бәйрәм соңгы елларда оештыру дәрәҗәсе буенча кайбер район үзәге Сабан туйларының да борынына чиртә башлады. Тамаша күрү өчен Миңгәргә ерак төбәкләрдән дә киләләр.

Миңгәр авылындагы традицион кичке Сабантуй быел 4 июньдә уздырыла. Төп күрке, әлбәттә, милли көрәш булачак. Миңгәр Сабан туе программасына балалар, үсмерләр, хатын-кызлар, ир-атлар һәм ветеран-көрәшчеләр арасында бил алышулар кертелгән. Аларны үлчәү һәм теркәлү - кичке 5тә, яшь көрәшчеләр арасында бил алышулар 19:00 сәгатьтә башлана. Шунысы кызык: бу көнне Ульян өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе да уза. Димәк, батырлар алдында мәйдан сайлау мәсьәләсе дә баш калкыта.

Миңгәр Сабан туенда көрәштә үлчәү авырлыклары:

балалар (2001 елга кадәргеләр) - гомуми үлчәү авырлыгы;
үсмерләр (1999-2001) - гомуми үлчәү авырлыгы;
хатын-кызлар (1998 елгы һәм өлкәнрәкләр) - 65 кг һәм 65+ кг;

ветеран-көрәшчеләр (1950 елгы һәм өлкәнрәкләр) - гомуми үлчәү авырлыгы;
ир-атлар (1998 елгы һәм өлкәнрәкләр) - 80 кг һәм 80+ кг. Азактан баш батыр ачыклана.

Миңгәр Сабан туенда узган ел Теләчедән Рамил Корбанов баш батыр булып танылган иде. Былтыр көрәшнең мавыктыргыч булуы хакында бил алышырга Ульян батыры Сергей Павликның кайтуы гына да күпне сөйли. Сергей Павликны Саба көрәшчесе, хәзер Питрәч өчен көрәшүче - Фәрхәт Фәйзуллин, ә Фәрхәтне Рамил Корбановның отуы 2015 елгы Сабантуй тарихына язылды.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев