Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Миләүшә Айтуганова Төркиядә татар фильмы төшерү өчен актерлар сайлый

Мәхмүт Галәү әсәре буенча төшереләчәк “Сафа белән Саҗидә” тарихи фильмы Төркия һәм Татарстанның уртак эше булыр дип күзаллана.

Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” романы буенча төшереләчәк тулы метражлы нәфис фильмга кастинглар башланды. “Сафа белән Саҗидә” тарихи фильмы копродукция булыр дип уйланыла – аның күп өлеше Төркиянең татар авылларында төшереләчәк.

Актерларны “Татаркино” оешмасының генераль директоры һәм продюсер Миләүшә Айтуганова, режиссерлар Илдар Матуров белән Әмир Галиәскаров, кастинг директоры Ирек Хафизов сайлый.

Хәзерге вакытта булачак фильмның өч телдә – татарча, русча һәм төрекчә сценарие әзер. Фильмның сценаристларының берсе – Илдар Матуров.

“Төркиянең Искешәһәр шәһәре янында татар авыллары бар – шунда төшерербез дип уйлыйбыз. Татарстанда һәм Башкортстанда да кино төшерердәй урыннар эзлибез”, - диде Миләүшә Айтуганова.

Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, фильмны төшерергә әзерлек чоры өчен Татарстан Хөкүмәте субсидия буларак, 2 миллион сум акча бүлеп биргән. Тарихи фильмны төшерү өчен якынча 100 миллион сум акча кирәк булырга мөмкин.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев