Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Мин бит сине шундый яратам! (Нәзифә КӘРИМОВА)

Мәүҗидә апаның бер сәер гәдәте бар. Сәер дип инде, бу аның өчен ихтыяҗ, башкача булдыра алмый. Ул авылда булган яңалыкларны, һәр көнне дип әйтерлек, стенада эленеп торган өзмә календарь кырыйларына язып бара. Календарьның бер битен дә өздерми, өскә күтәреп куя иде. Әллә ничәнче елгы календарьлары бар аның. Саргаеп, битләре өскә...

Мәүҗидә апаның бер сәер гәдәте бар. Сәер дип инде, бу аның өчен ихтыяҗ, башкача булдыра алмый. Ул авылда булган яңалыкларны, һәр көнне дип әйтерлек, стенада эленеп торган өзмә календарь кырыйларына язып бара. Календарьның бер битен дә өздерми, өскә күтәреп куя иде. Әллә ничәнче елгы календарьлары бар аның. Саргаеп, битләре өскә күтәрелеп торган көдрә календарьлар аның сандыгы почмагында байтак җыелды инде. Көннәрен, елларын куймый ул язмасында, чөнки календарьга куелган дата бар бит инде. «Бүген сыер бозаулады», «Айсылут­тиләрнең кара сарыгы бәрәнләде». «Бүген җиргә беренче кар ятты, бер айдан кыш булачак». Якын-тирә күршеләрнең дә елъязмасына урын җиткерә алган ул. «Галимҗан өйләнде». «Бүген Галимҗан кызмача», «Галимҗан салган», «Бүген Галимҗан лаякыл исерек», «Галимҗан ләх».

Бу язмалардан соң берничә көннән: «Галимҗанның хатыны аналарына төшеп китте» дигән язма да барлыкка килде. Терәлеп кенә торган күршеләренең тормышына Мәүҗидә битараф түгел иде. Ни дисәң дә, күз алдында үскән балалар бит. Тагы бер язма: «Галимҗан хатынын алып кайтты». «Галимҗан белән Сәвиянең кызы туды. 8 август». Менә бу да мәхәббәт тарихы. Ләкин Мәүҗидә апа икенче бер мәхәббәт турында уйлады. Чөнки бүген «Хисаметдин вафат булды» дигән язма барлыкка килде. Тагын бер елдан дөнья бетәчәк, дип әйтәләр, анысы инде ил белән булыр, Хисаметдин өчен дөнья бер елга алдан бетте, Гөлйөзем дә ялгыз калды. Ничек матур, яратышып яшәгәннәр иде.

Мәүҗидә апа шул хакта уйлады. Гомер буе икесе дә - Гөлйөзем кияүгә чыкканчы да бер урамда, кияүгә чыккач та шулай туры килде - күршеләр булып яшәделәр, дус булдылар, гомер буе серләштеләр, серләрен кешегә чыгармадылар. Календарь битләренә генә сыймас әйтәсе килгән сүзләр - урын аз. Ә күңелгә барысы да сыя. Күңел - дәрья, ярлары юк...

...Әле генә өйләнешкәннәр иде кебек. Ә гомер узган да киткән. Шулхәтле тиз... Хәзер Гөлйөзем дә ялгыз, мин дә күптән ялгыз инде дип уйлады ул. Нигә ирләр шулай иртә китәләр икән? Хатын-кыз түзем, ирләр ялгыз калса, авыррак булыр, дип, Ходай Тәгалә шулай эшлидер инде. Гөлйөзем белән Хисаметдиннең өйләне­шүе кызык кына булды. Әле аңа хәтле Гөлйөзем ялгыш кына бер язмыш юлына кереп чыккан иде.
Бик иркә хатын булып гомер кичерсә дә, ул яшьтән үк тәвәккәл булды. Әйткән сүзен эшләми калмый иде.

Бервакыт аны күрше авылда яшәүче апасы кунакка алып китте. Ул авылда булганы бар иде инде Гөлйөзем­нең. Күрәсең, шул вакытта бер егетнең аңа күзе төшеп калган. Апасы белгән, әлбәттә, тик сеңлесенә генә бер сүз дә әйтмичә, тагын үзе белән кунакка алып киткән. Шул ук кичне күзе төшеп калган теге егет урлап алып кайткан кунак кызын. Апасының исе дә китмәгән бу хәлгә, сөенгән генә. «Әйбәт егет, мул тормышта яшиләр, янымда булырсың, ризалаш инде!» - дип ялварырга тотынган ул. Ләкин Гөлйөзем Гөлйөзем булмас иде! Дүрт көннән үз аягы белән әти-әниләренә кайтып кергән кияүгә барган «яшь килен». Сугыштан соңгы еллар бит! Егетләргә кытлык. Ә ул менә дигән егеттән качып кайткан да киткән! Апасы белән дә шул вакыттан соң озак еллар йөрешмәде ул. «Син белгәнсең, мине мыскыл итеп, бер дә яратмаган кешегә тоттырып чыгардың!» - дип үпкәләде ул аңа.
Ул кайткан көнне иң беренче булып ахирәт дусты Мәүҗидә кереп җитте. Хурланып, мендәргә капланып елап ятадыр инде дип, юатырга кергән иде. Кая ул! Гөлйөзем кояш кебек көлеп каршы алды аны.
- И кызый, шулай ук күңел ятмаслык идемени соң? Хәзер ирдән кайткан хатын булдың бит инде. Ишетелде инде авылга да...
- Яратмадым! Сөйләшүен дә, ашавын да!.. Йөзем дип әйтүләренә кадәр яратмадым. Гөлйөзем дип тә әйтми бит! Йөзем, имеш. Нинди Йөзем булыйм мин аңар! Дүрт көн чыдаганга рәхмәт әйтсен. Суга да ияреп бара, токмач кискәндә дә пычак тавышына кырыемда сызгырып тора иде. Туйдырды! Якын да китермәдем мин аны. Кияүгә бару дигән сүзе генә булды инде. Гомер буе аның белән яшәргә туры килсә, үләргә генә кала!
Мин кеше сүзеннән курыкмыйм, сөйләсеннәр!
Миңа өйләнгән кеше белер әле кем икәнлегемне!
- Әллә авылда яраткан кешең бармы? Миңа теш агартып бер сүз әйткәнең юк бит, ахирәт? - диде Мәүҗидә.
- Яраткан дип инде, бар берәү. Тик мин аның тел төбен белмим. Кыюсыз нәрсә. Үзең сизмисеңмени? Хисаметдин! Минем якка карарга да оялган егет.
- Ахирәт! Егет сайлый торган заманмыни?!
- Ә мин сайламыйм. Берәү генә бит ул! Әле менә куркып торам, теге күрше авыл егете килеп, әтиләрдән сорап йөри торган булса, коры кала Хисаметдин! Китәм дә барам үч итеп.

Гөлйөземнең горурлыгын белгән Мәүҗидә, ахирә­тенә әйтми генә, менә шул вакытта Хисаметдингә аның тел төбен җиткерде!
Хисаметдиннең сөенүләре! Кияүдән качып кайткан Гөлйөземенә бер генә кич тә өендә кунарга бирмәде Хисаметдин! Шул ук көнне алып кайтты!
- Кире төшереп куй! Безгә ирдән кайткан хатыннар кирәк түгел! - дип зәһәрен чәчте Хисаметдиннең өйдәге ике апасы.
- Сезгә дип түгел, үземә алып кайттым мин аны! Гөлйөземгә сүз тидерәсе булмагыз! - дип, Хисаметдин дә каты торды.

Бәхетләренә, Хисаметдиннең әтисенең энесе гаиләсе белән уллары янына читкә китте. Өйләрен Хисаметдин белән Гөлйөземгә калдырдылар. Шулай итеп, алар көтмәгәндә барлы-юклы әйберләрен җәймәгә төйнәп, башка да чыгып куйдылар.
Гөлйөзем ул вакытларны еш сагынып искә ала, рәхәтләнеп сөйләргә ярата иде. Бу вакытта аның йөзенә назлы елмаю чаткылары чыга, битләре алсуланып китә. Хәтта тавышы да, салмакланып, «бу бәхет булгандыр» дигән аһәңне чыгара иде.
- Башка чыктык, кызый, ашарга юк, кияргә юк, мал-туар да юк! Минем әниләр биргән биш тавык белән бер әтәчебез бар - бөтен малыбыз шул! Апалары Хисаметдингә бернәрсә дә бирдертмәде. Әле бит анда төпчек малай да бар, аны да башка чыгарасы бар, диделәр. Әйбердәмени бәхет. Без яшь идек, икәү бергә идек, бөтен дөнья безнеке иде. Үзең беләсең, Хисамет-дин колхозда атлы эшкә йөрде. Эше әйбәт булды аның, гомер буе атлы булдык. Заманасы нинди иде бит! Сабын алырга да акча юк инде. Беркөнне Түбән оч Хәлимә мендәр сүрүедәй ак төстәге берничә метр тукыма алып менгән, «Гөлйө­зем, күлмәк тегеп бир әле, нәрсә телисең, шуны бирәм - акчамы, бәрәңге белән түлимме?» - ди. «Бер табак бәрәңге бирсәң дә җитәр», - дидем. «Бер чиләк бирермен», - ди бу! Мин бит бөтен күлмәклә­ремне үзем теккәнне беләсең инде. Кызый, өстеңдә дә мин теккән күлмәк бугай? Тегенең сүрүен алдым да алсу төскә мандым. Буяу бар иде минем, манып теккәннәрне беләсең инде. Хәлимәгә түшләренә шлапыр куеп, иң өсләре кабарып торган итеп, өч бәбитәкле, билле, киң путалы күлмәк тегеп бирдем! Киеп карады да, күлмәкне шундый ошатты! Син моның шатлануларын күрсәң! Мине кочаклап зыр-зыр әйләндерә! Шушы күлмәк белән кияүгә чыгып куйды Хәлимә! Бәхетле күлмәк тектең син миңа, Гөлйөзем, ди торган иде! Кияве тегеңә, күлмәк итәгеңә гашыйк булдым мин синең, дип әйткән ди! Бәрәңгегә өстәп ике тәңкә акча да бирде!
«Бәхетле тормыш шуннан башланды да инде», - дип искә ала торган иде Гөлйөзем. Яши башлагач, баласы да була бит инде. Бик көтте Хисаметдин ул баланы! Ләкин бала туу шатлыгы кара кайгыга әверелде. Балалары вакыт җитми туды аларның. Бары тик өч кенә көн яшәп калды сабый. Исем кушканчы ук гүр иясе булды. Гөлйөзем елый-елый баланы биләүгә биләде. Хисаметдиннең кайгысы әйтеп бетергесез иде.

Ул, биләгән баланы кечкенә генә юкә кабыкка салып, елый-елый, үз куллары белән зиратка илтеп җирләде. Андый балаларга Шәфигулла дип исем бирәләр. Гөлйөзем исенә төшергән саен елый торган иде.
- Шуны гына уйлап кара әле, ахирәткәем! Бәбине кулга алганнан соң, Хисаметдин миңа нәрсә ашатырга, нәрсә эчертергә белми! Шулхәтле бәхетле иде ул! Җимешем, нәрсә ашыйсың килә дип кенә тора. Картай­ганчы Җимешем диде ул миңа. «Авыз тәмем юк, ашыйсым да килми», - дип иркәләнгән булам. Нәрсә ашый­сың инде, сайлана торган чакмыни!.. Ипи белән бәрәңге инде, булса әле! Мае да юк, шикәре дә юк бит ул заманнарда. Башкасын әйтәсе дә түгел. Карыйм, Хисаметдин бер табак йомырка пешергән дә алдыма китереп куйды. «Аша, Җимешем!» - ди. Сатарга дип җыйган идек бит, дим! Булыр әле, тавыклар көн саен сала ди. Үзе берсен дә ашамады! Менә шундый иде Хисаметдин! Бәбинең вакытыннан алда тууында үзен гаепле санады, авыр күтәрдең, үзем саклый алмадым сине, диде.

Бәбиләре белән шушы хәлләрдән соң Хисаметдин Гөлйөземгә карата бигрәк тә игътибарлы булды. Әйбер күтәртмәде, печән ташытмады, утын кистермәде, авыл кешесе көлсә дә, суга үзе бара иде. Башта чиләкләр белән йөрсә, соңыннан инде ат арбасына агач мичкә көйләп, шуның белән алып кайта торган булды. Иренең яратканын тоеп яшәгән башка хатын булдымы икән авылда, юктыр! Гөлйөзем бик бәхетле яшәде. Ул үзе дә Хисаметдине өчен ашны кечкенә чүлмәккә салып, тәмле итеп мич куенында гына аерым пешерә иде. Балаларга аш олы казанда пешсә, Хисаметдингә һәр көнне ризык -
мич куенында. Гөлйөзем ирен генә түгел, балаларын да әйбәт карады. Балаларына, яратып, «бәбекәчем, кызым, улым» дип дәшә торган иде. Ә менә Мәүҗидә, әллә инде үзе үги ана белән татлы сүзләр ишетми үскәнгә, балаларына андый ягымлы сүзләрне әйтергә ояла иде. Юк, «кызым, улым» дип әйтә иде әйтүен. Ләкин Гөлйөзем кебек артык төчеләнүне өнәп бетерми иде. Үзен карарга да вакыты җитмәде аның. Ә менә Гөлйөзем! Ул үзе турында да беркайчан да онытмый иде. Аның кап-кара чәчләре олыгайган көннәрдә чаларса да, гомер буе яшь чагындагы кебек озын булды, биленә төшеп торды. Ә менә кызыл ахаклы көмеш чулпылар бөтен авылына да бер Гөлйөземдә генә булгандыр. Көмеш тәңкәлеләр бар иде, ә менә ахаклы чулпылар - бары Гөлйөземдә генә! Ул чәчләрен ике толымга үреп сала. Ә көмеш чулпылары, чың-чың килеп, «карагыз, Гөлйөзем килә!» дип, алдан ук тавыш бирә иде. Башка хатын-кызлар чабата кигәндә дә аның аягында ялты­равыклы гәлүш булды. Оекбашлары да, чөеп япкан яулыгы да һәрвакыт ап-ак була торган иде. Ничек яратмасын инде аны Хисаметдин! Боларның барысын да
ул иренә ярарга тырышып, яратуын, хөрмәтен күрсә-тергә тырышып эшли иде шул!

- Хисаметдиндә сабый бала күңеле, беркатлы кеше инде ул безнең. Минем белән киңәшмичә бер эшен дә эшләгәне булмады аның, - ди торган иде ахирәте. Гөлйөзем эченнән генә көлеп караса да, иренә туры әйтмәгән, хәтта белмәмешкә салышкан бер гадәтен белә Хисаметдиннең. Ул да булса, Хисаметдин үзе генә мунчага керергә курка иде. Бигрәк тә кич белән. Сугышларда йөреп кайткан кеше бит! Медальләре дә бар! Кичке мунчадан курка инде! Шуңа күрә Гөлйөзем мунчаны ире көндез керә торган итеп яга торган булды. Чөнки куркуның да сәбәбе бар. Бервакыт кич белән берүзенә мунча керергә туры килгән Хисаметдингә. Мунчага килеп керсә - мич эченнән ап-ак ялларын җилфердәтеп бер ат башы карап тора икән! Ә инде «пәри бишегендә» (кара мунчада мич ташлары өстенә тарттырылып куелган калайны шаяртып кына шулай дип атыйлар) бер яшь кенә кыз себерке белән чабынып утыра, ди! Хисаметдин бик нык курыккан! Әллә куркуыннан, әллә башка сәбәп белән, мунчада һушсыз егылган бу! Ис тигән дисәң, беренче кергәне дә ул булмаган. Әле өйләнгәнче булган бу хәлләр. Моны көтәләр, көтәләр икән мунчадан! Нәрсә булды моңа дип мунчага керсәләр - лампа сүнгән, мунча кап-караңгы, бусагада телсез калып Хисаметдин ята, ди. Күтәреп алып чыгып, аңына китергәннәр. Шул вакыттан бирле аның кич белән беркайчан да мунчага кергәне булмаган. Гөлйөзем аның бу гәдәтенә гәепләп тә, көлеп тә түгел - хөрмәт белән карый иде. Бәлки, ирен яратуның бу бер чагылышы булгандыр. Шуңа күрә мунчаны иртүк ягып, ирен көндез кертә торган иде. Колхоз эшенә кушарга килгән бригадирга: «Бүген эшкә бара алмыйм, мунча ягам, кичкә кадәр мунча кереп чыгарга кирәк!» - дип, эшкә бармыйча кала торган иде. Куркуын ул бер дә кешегә сиздермәскә тырышкан, әлбәттә. Ләкин авылда аның бу гадәтен белмәгән кеше булмагандыр. Кайберәүләр төрттереп кенә көлә иде үзеннән.

Мәүҗидә, бу хәлләрне уйлап, олыларның әйтеп калдырган сүзләрен дә исенә төшерде: «Мунча салынасы урынга җеннәр әле җиде ел алдан урнашып куялар икән. Шуңа күрә мунчага кергәндә әгузе бисмилланы әйтеп, «мунчада кемнәр бар, мулла белән абыстай килә!» - дип әйтергә кирәк ди. Ашыкмаска, ишекләрне әкрен генә ачарга... Качасы булганнар качып бетсен, күзгә күренмәсен өчен анысы. Ялгыш алар баскан урынга аягың тисә, зәхмәт кагылуын көт тә тор! Ә менә Хисаметдин ул турыда оныткан, яшь чагы: уптым илаһи бәреп кергәндер мунчага. Хәзер ул турыда сөйләргә соң инде, аннан соң олыгайган көнендә Хисаметдин курыкмый да башлады дип сөйләгән иде Гөлйөзем. Анысы да бер кызыклы вакыйгадан соң булган.

Бервакытны кичкырын Гөлйөзем Мәүҗидәләргә кереп, сер итеп кенә ахирәте колагына болай ди:
- Мәүҗидә, Хисаметдингә Илмәт тавында суктырылган арыш көшелен сакларга кушканнар. Төнгә шунда каравылга барырга тиеш. Үзең беләсең, караңгыдан курка торган кеше бит. Миңа әйтә, көшел үлчәнмәгән, Мәүҗидәне дә алып кил, бер-ике чиләк арыш биреп җибәрермен, ди. Әйдә, ахирәт, барып кайтабыз. Хиса­мет­­дингә ашарга да илтермен. Арышы да эчне тишмәс.

Мәүҗидә белән Гөлйөзем, өйләрдә утлар сүнгәч, капчыкларын алып, Илмәт тавына юл тоткан. «Токмач басып, токмач кисеп, бәрәңге турап, май сызгыртып, күкәй туглап, итсез генә булса да аш пешердем, тәмле дә булды инде!» - дип, юл буенча Гөлйөзем Мәүҗидәгә Хисаметдин өчен нинди тәмле аш пешергәнен сөйләп килә. Ул эшләгән эшен күп итеп күрсәтер өчен бар хәрәкәтен дә шулай санап чыга торган була. Боларның килүенә Хисаметдин бик сөенгән. Сугыштан алып кайткан котелогында хатыны алып килгән токмачлы ашны ашарга утырган.
- Кызлар, кайтырга ашыкмагыз әле, сөйләшеп утырыгыз, вакыт бар, - ди икән. Курка инде, яныннан җибәрәсе килми.
- Юк инде, - ди Гөлйөзем, - әнә таң ата хәзер! Яктырып беткәнне көтәсеңмени, Хисаметдин. Күтәреп кайтасы да бар бит әле!
- Кызый, син күп күтәрмә! - дип пышылдый Хиса­метдин. - Үзем алып кайтырмын. Мин бит ат белән. Менә шушы котелокка салсаң да җитәр сиңа. Әнә Мәүҗидәгә ярдәм ит.

Тутырасын тутырып, юлга кузгалулары була, тау ягыннан күктә нәрсәдер ялтырап, көчле ут көлтәсен болар өстенә җибәрә, көшелләрен, шулар янында мәш килгән «колхоз каракларын» яктырта. Әле бер, әле икенче якка йөгерешә башлыйлар! Теге ут бер адым калмый артларыннан иярә! Капчыкларын якындагы ерганакка ташлап, болар йөзтүбән җиргә каплана.

Бер тын баш өстендә селкенми дә торганнан соң, теге утлы очкыч бик тиз генә очып та китә. Шул хәл-дән соң болар, хәлсезләнеп, кузгалып китә алмый тора. Нәрсә булганын берничек тә аңлата алмыйлар. Куркуларына үзләренең ачуы да килә!
- Очкычка үч итеп, бер генә түгел, ике тапкыр барып кайттык ул төнне көшелгә, - дип сөйләде Мәүҗидә апа. - Гөлйөземнең ирен үзен генә калдырасы килмәгәндер инде. Иптәшкә мине дә кыстады.

Ярый персидәтел очрамады! Исән-имин кайтып җиткәч, и көлдек рәхәтләнеп. Утлы очкычка караганда перси-дәтел куркынычрак булган шул. Безнең бер таяк хезмәт көненә эшләгән чаклар. Без бит урламадык, үзебезгә тигән өлешне генә алдык. Анысы да тулысы белән булмагандыр әле.
Менә шушы хәлләрдән соң Гөлйөзем, сер итеп кенә, теге Илмәт тавында күренгән һавадагы утлы тәлинкәдән соң Хисаметдиннең мунчадан куркуы бетте бит, дип сөйләгән.
Гөлйөзем белән Хисаметдин җиде бала үстерделәр. Беренчесеннән башка калганнары барысы да исән-имин үстеләр. Ләкин картайган көннәрендә берсе дә яннарында калмады. Язмыш аларны кайсын кая таратып бетерде. Әтисен җирләргә генә барысы да җыелышты балалары.
«Менә Хисаметдин дә ак дөньялардан китеп барды», дип уйлады Мәүҗидә апа. «Ул кара җир эчләрендә берүзе ничекләр ятар инде, - дип өзгәләнде Гөлйөзем. - Дөньяда да караңгыдан курка иде».

Мәүҗидә бүген Гөлйөземгә кунарга керде. Шул көннән башлап ул аның янында куна торган булды. Өйдә малай белән килен. Аларга да иркенрәк булыр. Ахирәтен ул бер генә кичкә дә ялгызын калдырмады. Алар кич утырып, тормышларын искә төшерергә ярата иде. Балаларга оекбаш бәйләделәр, йон эрләделәр - бер генә кич тә буш утырмадылар.
- Мәүҗидә, әйткәнем дә бар бугай инде, Хисамет-диннең үләр алдыннан әйткән соңгы сүзләрен беләсеңме әле син?
Ул бу турыда еш сорый. Әллә оныта инде, әллә һәр көнне исенә төшерәсе килә. Ахирәте, белсә дә, беләм дип әйтми торган иде, кабатласын тагын бер мәртәбә дип уйлый иде.
- Хисаметдинем куллары белән кулымны менә шулай учына алды да, хәлсез тавышы белән: «Җимешем, мин сине шундый яратам...» - диде. Шушы сүзләре белән күзен дә йомды. Кабат бер сүз дә әйтмәде. Беләсеңме, яратам дип гомер буена бер генә тапкыр да әйткәне булмады аның. Шул сүзләре аның авызыннан җаны белән бергә чыкты. Үлгәндә булса да ишеттем.
- И Гөлйөзем! Яраткан кешегә сүзләр нәрсәгә кирәк! Үзең әйттеңме соң?
- Әйттем... Тик мин әйткәнне ул инде ишетмәде бугай... Мин дә яратам сине, Хисаметдин, дидем.
Ул мине ишетмәде, ә мин аны ишеттем. Шуңа гына үкенәм. Шулай да, бәлки, ишеткәндер әле дип тә
уйлыйм.
- Мин дә ишеткәндер дип уйлыйм, - диде
Мәүҗидә. - Ул бит гомер буе синең яратканыңны тоеп яшәде. Бәхетле яшәдегез, Гөлйөзем, үкенечле булмады тормышың. Ярый әле теге вакытта тәвәккәлләп кайттың ул күрше авылдан.
- Яратмаган кеше белән яшимме соң! Гомердә дә яшәмәс идем, - диде Гөлйөзем.
Алар беренче әтәчләргә кадәр кич утырдылар.

Ике карчыкның ярату турында сөйләшүләрен тыңлап торган кешегә кызык тоелыр иде. Ләкин бу аларның өлешенә тигән көмешләре иде...


«Сөембикә», №1, 2016.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев