Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Мин — икенче хатын

Әйе, мин - икенче хатын. Үзенә нык ышанган кеше генә бу адым­ны ясый аладыр, мөгаен. Безнең чор асыл егетләрен Әфганстанга җибәреп, юк иттеләр, үзгәртеп кору елларында кыйбласыз калдырып, эч­кечелеккә этәрделәр, җинаятьчелеккә бастырдылар; алар йә асылынды, йә төрмәгә эләкте. Күбесе тулай торакта кара буйдакка әйләнде. Мин - ке­шечә яшәргә омтылган, югары...

Әйе, мин - икенче хатын. Үзенә нык ышанган кеше генә бу адым­ны ясый аладыр, мөгаен. Безнең чор асыл егетләрен Әфганстанга җибәреп, юк иттеләр, үзгәртеп кору елларында кыйбласыз калдырып, эч­кечелеккә этәрделәр, җинаятьчелеккә бастырдылар; алар йә асылынды, йә төрмәгә эләкте. Күбесе тулай торакта кара буйдакка әйләнде. Мин - ке­шечә яшәргә омтылган, югары белем алган инсафлы авыл кызы - ул егет "категорияләре"нең кайсысын сайлый ала идем соң? Үземә тиңне, минем ка­рашларымны уртаклашып, бер-беребез белән ярты сүздән аңлашырдай көчле затны озак эзләдем, тик кибән эчендәге инә шикелле, ул табылмады.
Асылынсаң, агачның асылына асылын, диләр. Ул - асыл кеше, без бер-бере­безгә үлеп гашыйк булдык. Аның мине югалтасы килми иде. Шуңа күрә бала та­буымны үтенеп сорый башлады. Тулай торакта яшәгәндә бер таныш кызыбызның бала тапканын белми калдык, аның тудырган сабыен балалар йортында калдыру­ын да ишеткәч, бөтенләй өнсез булдык. Минем сөеклемнең авызыннан бала турын­да сүз чыгуга, йөрәкне әчеттереп, никтер шушы вакыйга искә төште. Тиз генә риза булмадым бу фикергә, бер ел буе сынадым, өйрәндем үзен. Аннары инде: "Үзең тәрбияләп үстерсәң генә, мин риза", - дидем. Ходай каршында гөнаһым юк, Аллага шөкер. Без - никахлы ир белән хатын. Мәхәббәтебез бер-беребез алдына бурычлар өюгә нигезләнмәде. Аның белән очраша башлаганда ук үз фатирым, йорт өчен кирәкле бөтен әйберем дә бар иде. Аннан әйбер таләп итеп, әйбер колы булмадым. Ул бик акчалы, дәрәҗәле кеше, әмма тегесен-бусын сорап аптыратмагач, мине байлыкка күмәргә ашыкмады. Бәлки холкымның шул сыйфаты белән дә җәлеп иткәнмендер, кем белә?!
Мөнәсәбәтләребез тулы канлы ир-хатын гаиләсендәге шикелле бер көйгә дәвам ит­те. Кеше ире белән яшәүче күпләр үз хатыннарын ташлатып, үзләренеке генә итәргә омтылалар, балаларыннан аерттыралар. Аннары: "Читтәге хатын белән әйбәтрәк яши", - дигән сүз дә дөрес түгел. Безнең арада да, гадәти гаиләдәге кебек, савыт-саба шалтырамый тормый, ачуланышсак, минем бар икәнлегемне дә белмичә, бала янына килә, аның белән яратыша, уйный. Ә араларыбыз җылынгач, баланы ниндидер сәбәп белән күрмичә китсә дә, ах-вах килми. Мин үзем аның рөхсәтеннән башка концертка да бара алганым юк: йә үзе килеп җитә, яки, һичьюгы, әйтеп китүеңне таләп итә. Бәхәсләшкән чакларыбызда юк түгел. Чөнки һәрберебезнең дөньяга үз карашы бар. Шу­лай да бер-беребезнең фикеренә колак салырга тырышабыз.
Балам әтисен бик ярата. Бездән үзара тату-дус булуны таләп итә. Әтисенең үзе ту­рында кайгыртуын, җаваплылыгын тоеп үсә ул. Аның башка гаиләсе бар икәнен дә белә. Бала өчен анысы да мөһим дип уйлыйм. Үсеп җиткәч кенә барысын да белү, йә чит ке­шедән ямьсез итеп ишетү - аның да, безнең дә файдага түгел! Без барыбыз да бер-бе­ребезне күреп беләбез. Баштарак хатыны риза булмады, билгеле. Сүз йөртте, гайбәт та­ратты. Тик моның файдасыз икәнен аңлагач, туктады. Иремнең дәрәҗәсе мәҗбүр итәдер, ул үзара тавыш чыкмасын өчен барысын да эшләде, акыллы эш итте дип уйлыйм.
һәм ул безне ташлап китәр дип тә курыкмыйм. Өйдәге хатыны белән бер-бер хәл бул­са, аңа барыбер мин кирәк. Мин яшь ягыннан да күпкә кайтыш, күчеп килүен дә таләп итмәдем. Муллыкка-байлыкка тиенеп, акчаны кая куярга белмичә азынып яшәмибез, булганына шөкер итәбез. Әмма хәерче дә түгел. Акчалата булышып торгач, кая барсам да, нишләсәм дә, артымда имән баганам барлыгын тоеп яшәгәч, миңа нәрсә кирәк? "Үземнеке генә булган" бүтән кешегә кияүгә чыгып, бер түбә астында ир-хатын булып яшәү турында уйлаганым да юк. Еш кына миңа: "Килгәлиме соң?", "Шуңа алданып кияүгә чыкмый калдың?", "Ни килмәде, ни китмәде инде, сине ялгыз калдырды?" дигән сорау-кинаяләр ыргыткалыйлар. Мин үземнең икенче хатын өммәтендәге тормышымнан бик канәгать. Тагын нәрсә әйтим дә, ник шушындый иремне, йөрәк җимешем - баламның әтисен яманлыйм?..
Иң мөһиме - Ходай тарафыннан бирелгән бурычымны үтәдем - кешелекне дәвам иттерүче ана булдым. Хатын-кызлар сан ягыннан ир-атлардан күбрәк бул­са, хөкүмәткә дә хатын-кызга карата мөнәсәбәтне үзгәртеп, аларны бәхетле итү өчен тормыш законнары булдырырга кирәктер, бәлки, "һәрбер дәүләтнең үсеш дәрәҗәсе андагы хатын-кызларга мөнәсәбәт белән бәяләнә" дигән бер акыл иясе. Бу җәһәттән гарәп илләреннән өйрәнерлек урыннар шактый.
Әлеге фикерем өчен бер генә ир белән яшәүче һәм ирен кем беләндер бүлешергә җыенмаучы хатын-кызлар үпкәләмәсен иде...

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев