Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Мин әллә ничә хатын белән яшәп карадым, киләләр дә китәләр…» [гыйбрәт өчен]

Беркөнне үзебезнең мәхәлләдәге кибеткә чыккач кайчандыр бергә эшләгән Маратны очраттым (исемен үзгәрттем). Байтак еллар ялгыз яши инде ул. Заманында вакытсызрак кайтып кереп, хатынын башка бер ир кочагында тоткач, фатирын хатыны белән ике баласына калдырып чыгып киткән иде. Хатыннан киттем дип югалып калмады тагын, үзенә күрә җыйнак кына үз фатирын булдырды....

Беркөнне үзебезнең мәхәлләдәге кибеткә чыккач кайчандыр бергә эшләгән Маратны очраттым (исемен үзгәрттем). Байтак еллар ялгыз яши инде ул. Заманында вакытсызрак кайтып кереп, хатынын башка бер ир кочагында тоткач, фатирын хатыны белән ике баласына калдырып чыгып киткән иде. Хатыннан киттем дип югалып калмады тагын, үзенә күрә җыйнак кына үз фатирын булдырды. Балалары белән аралашып яшәде, туйларын үткәрергә дә ярдәм итте. Хәзер олыгайды инде, 70 яшьне куып бара. Шулай булса да, беркайчан да боек йөргәне юк аның, йөзе гел елмаюлы, кочагын җәеп килеп күрешә, тәмләп хәл-әхвәлләрне сораша. Өс-башы ыспай, матур итеп киенә, сакал-мыек үстерми, чәче парикмахерлар кулы тигән булыр. //Татарстан яшьләре//

- Марат, - дим, - шушы матур кыяфәтең белән кызыктырып булса да, капма-каршы утырып чәй эчәрлек берәр әби тапмадыңмы әле?" Кеткелдәп көлә Марат. "Чәйне мин үзем генә дә бик тәмләп эчәм аны", - ди. Аннан соң өстәп куя: "Хәзерге юньлерәк әбиләр чәй эчәр өчен генә картларга чыгарга тормый шул, башта йорт-җиреңә күз сала, пенсияңнең күпме икәне белән кызыксына, запас маяң бармы-юкмы икәнен чамалый. Теге градуслы нәстәне капкалавыңа, тәмәке пыскытуыңа игътибар итә. Иң мөһиме - балаларына, оныкларына нинди карашта булачагыңны белергә тырыша. Әле синең фатирга пропискага керергә буламы-юкмы икәне турында да уйламый калмый ул. Ә минем нәрсә, шул бер пенсиям инде. Аңа гына кем риза булсын?"

Без сөйләшкән вакытта кибеттән азык-төлек тулы сумкасын күтәреп, күрше йортта яшәүче, очрашканда сәлам алышып йөрүче абзый килеп чыкты. Минем белән күрешми китми инде ул. Маратка да кул бирде. Безнең ни турыда сөйләшкәнне ишетеп, ул да әңгәмәгә кушылды. Абзый да ялгыз яши икән бит. "И-и, - диде ул, - мин инде әллә ничә хатын белән яшәп карадым, киләләр дә китәләр, киләләр дә китәләр. Менә соңгысы белән өч ел яшәгән идек, инде монысы белән килештек, калган гомерне бергә үткәрербез дигән уйда идем, бер кызының гаиләсенә бала үстерешергә ярдәм кирәк диде дә, кайтып китте. Югыйсә балаларын да, оныкларын да үз иткән идем. Икәүләп бакчага, табигатькә йөрергә уйлап, иске машинамны сатып, бераз бурычка кереп булса да яңа машина да алган идек. Булмады инде. Хатын-кызга барыбер дә үзе үстергән балалар якынрак була икән, чит ир барыбер дә чит ир булып каладыр ахрысы. Аннан болай, яшьлеге узган ир белән хатынны бергә бәйләп тотарлык хисләр дә калмый торгандыр инде ул".

Ялгыз яшәүче бабайлар әллә ни күп түгел, ирләр кыска гомерлерәк була бит. Ә менә ялгыз әбиләр бихисап. Алар арасында да бабайлы булу турында уйланучылар җитәрлек. Минем бер таныш егетнең ялгызы гына яшәп яткан әбисе дә заманында үзенә бер бабай тапкан булган. Моңарчы улының гаиләсендә яшәгән ул бабай әбинең ничек җаен тапкандыр, улы фатирыннан теркәлүдән төшеп, әби фатирына теркәлгән. Йортка кергән бабай авырый башлагач, әби кеше байтак вакыт аны тәрбияләп торган әле, соңгы юлга озаткан. Бабайның балалары исә авыру аталарын тәрбияләгән әбигә рәхмәт әйтәсе урынга, бабайның фатирдагы өлешен дәгъвалап судка биргәннәр. Онык буларак, ул фатирда таныш егет тә теркәлгән булган, суд фатир бәясен исәпләп, өчкә бүлү турында карар чыгарган. Нишлисең, суд карарын үтәми хәл юк - мәрхүм бабайның балаларына байтак суммадагы акча чыгарып бирергә мәҗбүр булганнар әбинең үз уллары. Моны оятсызлыкның да оятсызлыгы дими ни дисең инде?! Менә шундый хәлләр дә була тормышта. Шуңа күрә дә фатирда теркәлү мәсьәләсенә җиңел карарга ярамый, байлык дигәндә кешеләрнең күзе тонган заманда яшибез.

Әле шушы арада гына Чаллы шәһәре сайтында гыйбрәт итәрлек бер язма күзгә чалынды. Аны ире, ике баласы белән малосемейкада яшәп ятучы яшь ханым язган. Алар белән яшәп ятучы әниләре ялгыз ир белән танышкан да, кияүгә китеп барган икән. "Ул ирнең фатиры зур, әни белән бергә безнең дә анда күчәсе килә. Үги әти инде килешкән дә кебек булган иде дә, балалары каршы төште. Югыйсә алар акчалы кешеләр, әтиләреннән аерым яшиләр. Җен ачуларым чыга инде, бигрәк тә олы улы нык каршы килә безнең күчүгә. Ә бит үзе бай, әнә, авылдан килеп укучы туганнан туган сеңелләренә дә нык ярдәм итә икән, запаска алып куйган бер бүлмәле фатирында хәтта коммуналь хезмәтләр өчен дә түләтмичә бушка гына яшәтеп ята ди. Хәзер без дә аңа туган булып исәпләнәбездер бит, нигә безнең гаиләгә дә ярдәм итмәскә? Еш кына утырам да елыйм хәзер, малосемейкада яшибез, акча җитми. Кешеләр нишләп шулай саран була икән?"

Егыл да кит менә, алай да әле әнигә ир табылды, малосемейкада үзебез генә калдык дими, ә бәлки үги әтинең фатирына әнисенә тагылып тагын дүрт кеше күчмәкчеләр. Исәпләре үги ата хисабына яшәү, күрәсең. Бик күпне өмет итеп болай гаугалана башласалар, теге ирнең әниләрен кире кайтарып җибәрүе дә ихтимал әле.

Күрше авылдан безнең авылга килеп эшләп йөрүче бер абзый бервакыт: "Хатын өйалды баскычына чыгып миңа кычкырса, тавышын гел ала карганыкына охшатам, шулай да "үз явызың" исән булсын", - дип, әйтеп куйган иде. Дөрес әйткән, бергә гомер иткән ир белән хатынга бергә картаерга язсын. Олыгайган көннәрдә ялгыз калып, кем беләндер берләшү бик җиңел гамәл түгелдер. Теге абзый әйткәнчә, "үз явызың" исән булсын.

Җәүдәт ХАРИСОВ. Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев