Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Мин сине гомеремдә дә гафу итмәячәкмен! Бер кайчан да бәхет күрмә!» [булган хәл]

Бала чакта шундый бер риваять ишеткәнем бар иде. Имеш, Аллаһы тәгаләнең кешеләргә бик нык ачуы чыккан ди. " Мине оныттылар, булган тормышларына шөкер итеп яши белми башладылар, хаман мал артыннан куалар. Боларга бер-бер җәза уйлап табарга кирәк" ди икән. Уйлап тапкан да! Ул чагында дөньяда һәр кешенең пары булган. Ә...

Бала чакта шундый бер риваять ишеткәнем бар иде. Имеш, Аллаһы тәгаләнең кешеләргә бик нык ачуы чыккан ди. " Мине оныттылар, булган тормышларына шөкер итеп яши белми башладылар, хаман мал артыннан куалар. Боларга бер-бер җәза уйлап табарга кирәк" ди икән. Уйлап тапкан да! Ул чагында дөньяда һәр кешенең пары булган. Ә Аллаһы Тәгалә Җир шарын урталай ярган да, кешеләрне буташтырып, төрлесен төрле якка чәчкән ди. Шуннан бирле һәр кеше үзенең парын эзли икән. Кемнәрдер бик тиз эзләп таба, икенчеләре исә гомер буе үз тиңен көтеп тә икенче яртысына тап булмый… //Tatar today//

Дөньяда ике яхшы кеше булса, шуның берсе минем дус кызым Алиядер. Кулыннан килмәгән эше, белмәгән нәрсәсе, күрмәгән җире юк аның. Шул уңганлыгы аракасында бер бик акыллы, тәртипле егетне эләктерде дә инде. Аларның ничек итеп танышуларын сезгә дә бәян итәсем килә. Эш болай була. Декабрьнең унбишләре тирәсе булгандыр, Алияләргә кунакка иптәш кызы кунача килә. Кызларга гел кызык кына булсын бит инде аларга, болар да үзләренең күңелләрен күтәрү җаен эзлиләр. Тоталар да радиога икесе дә танышырга теләп смс җибәрәләр. Кайсысы күбрәк егет белән таныша ала, "җиңелгәне" бер шоколад алырга тиеш була. Тотыналар боларга берничә минуттан егетләр шалтыратырга да язарга. Кайберләре шул ук кичне очрашуга да чакыралар, кайсылары икенче көнгә "свидание" билгелиләр. Төн уртасы якынлашканга, кызлар егетләр янына күрешергә чыгып йөрмиләр инде, өстәвенә аларның максатлары очрашып йөрер өчен егет табу да түгел иде бит.

Икенче көнне кичтән күрешергә теләгән егетләр "эреп" юкка чыгалар. Бары бер үҗәте генә Алиянең теңкәсенә тиеп бетә. " Үземнән интер пол агантлыгында сорау алган кебек хис иттем. Бирмәгән соравы, кызыксынмаган нәрсәсе калмады ул егетнең. Өч көннән ул минем турыда үземннән дә күбрәк белә иде бугай", дип шаярып искә ала Алия. Егет чыннан да бик үҗәт булып чыга. Алия язмый торса шалтырата башлый, трубкасын алмаса тагын 20-30 смс җибәрә. Кызлар колаклары белән яраталар дигән гыйбәране дә онытмый егеткәй. Алиягә багышлап төрле матур шигырьләр җибәрә, хәерле иртәләр, тыныч йокылар тели. Әле берсен-берсе бер генә тапкыр да күрмәсәләр дә, Руслан (Алиянең егете) кызга мәхәббәтен аңлата. Мәхәббәт хисләре белән сугарылган смслар Алиянең телефонында әле дә булса саклана. " Син минем алтыным, көмешем, зөбәрҗәтем, энҗе-мәрҗәнем, рубиным, сапфирым… Бөтен кыйммәтле металларны да санап чыктым бугай инде. Әмма аларның барысын бергә җыеп үлчәсәң дә, син миңа мең, миллион мәртәбә кадерлерәк!". Мондый сүзләрдән соң нинди генә хатын-кызның йөрәге эреп акмас икән?! Өч-дүрт көн эчендә дус кызым ничек итеп башы әйләнгәнен дә сизми кала хәтта. Егеткәй эш пешә башлаганын сизепме, кызга күрешергә тәкъдим ясый. Алай гына да түгел, үзенә кунакка чакыра. Кая инде авыл кызлары егетләргә кунакка йөрсен ди. Үз өемдә стеналар да якын дип, Алия Русланны үзенә дәшә. "Иптәш кызым белән торгач, курыкмадым инде чакырырга. Тик барыбер тиле булганмындыр. Бер күрмәгән, белмәгән кешене үз фатирыңа чакыру башкалар өчен бик сәердер инде ул.", ди Алия. Әмма дустымның "сәерлекләре" моның белән генә бетми әле. Иң кызыгы алда! Әйткәнемчә, Алия белән Русланның бу беренче генә күрешүләре була. Әмма шул беренче очрашуга Руслан килгән җиргә Алия бәлеш(!) пешереп куя. "Кичтән үзеннән сорадым, нәрсә ашарга яратасың дим. "Кыстыбый", ди бу миңа. Уйладым-уйладым да, кыстыбый тиз суына торган ризык, бәлеш пешерсәм әйбәтрәк булыр мин әйтәм. Шулай эшләдем дә. Иртүк торып бәрәңгеләр әрчедем, ит турадым, камыр бастым. Ул килгән җиргә бәлеш пешеп тә чыкты. Иң кызыгы шунда. Руслан каз итен яратмый. Ә мин бәлешне каз итеннән салган идем. Нәрсә ите икәнен сизмәгән дә инде ул. Ярты бәлешне бик тәмләп кенә ашады да бетерде", дип көлә хәзер Алия. "Беренче күргәндә Руслан миңа бер дә ошамады. Шәһәр бандитлары кебек киенгән иде нишләптер. Аннары ул бик озак торды бездә. Унберләр тирәсендә килгән иде, кичке биштә генә китте. Кешене куып чыгара алмыйм бит инде мин. Хәйләгә барырга туры киле. Температурам күтәрелде, авырыйм бугай дидем дә, юрганга төренеп яттым. Юк бит малай, китми бу хаман. Тегеләй дә әйтеп карыйм, болай да » намекать" итәм үзенә… Көч хәл белән чыгарып җибәрдем мин моны! Китүенә унбиш минут та үтмәде, бу яза миңа:"Гафу ит инде мине, авыру килеш калдырып киттем үзеңне. Кире килимме соң?"дигән. Йа Ходам мин әйтәм, борылып килмәсә генә ярар иде! хәлем әйбәтләнде дип көч хәл белән ышандырдым үзен!". Руслан белән күрешкәннән соң менә шундый тәэсирләр ала иптәш кызым. Егеткә бәлеш кенә түгел, кыз үзе дә бик ошый. Аеруча Алиянең озын толымнарыннан күзен ала алмый ул. (Хәзер дә Алиянең чәчен кистерттерми әле.) Руслан икенче көнне дә очрашырга тәкъдим ясый, сессиягә әзерләнәсе бар дип, Алия очрашудан баш тарта. Тик өченче көнгә егет барыбер килеп җитә. Дүртенче көнне дә, бишенче дә… Шулай Яңа ел якынлаша. Сөйгәне: "Яңа елны бергә каршылыйк" дисә дә, Алия баш тарта, авылга кайтып китә. Әмма алар төне буе икәү телефоннан сөйләшеп чыгалар. Бу бергә каршылаган кебек була инде. Алия авылдан килгәч кабат очрашалар. Чәчәкләр, кафелар, шоколадлар, бүләкләр… Көндә күрешә торгач. Кыз да егеткә гашыйк булганын сизми дә кала.

Менә шулай шаярудан гына башланган танышу зур мәххәббәткә әверелә. Алия белән Руслан инде ике елдан артык очрашып йөриләр, киләчәктә дә бергә булырга, гаилә корырга хыялланалар. Уңганлыгы, тәмле пешерүе белән Русланның йөрәген Алия әсир иткән булса, үҗәтлеге, акыллы һәм белемле булуы белән ул кызны үзенә карата.

Мин бу танышу тарихын язгач, компьютерымда архивыма тыгып куйдым. Туйлары була калса, үзләренә бүләк ясап, берәр газет яки журналдла чыгарырмын дигән идем. Тик…Күпләр кызыгып, сокланып йөргән мәхәббәтнең дәвамы гына язылмаган булып чыкты. Бөреләнгән мәхәббәт чәчәк атмый калды, арага хыянәт керде.

… Бар дөньяны ап-ак төскә күмеп, карлы салкын кыш килде. Нәкъ өч ел элек, шундый кышта Алия белән Руслан танышканнар иде. Шундый ак кышта аерылыштылар да. Яңа елдан соң булды бу хәл. Гыйнвар урталары булгандыр бәлки. Руслан Алия белән бик еш талаша башлады. Яңа елны да авылда каршылыйм дип, Алиянең бер ялгызын гына калдырды бу кичтә. Кыз да нишләргә дә белмәгәч, авылга, әниләре янына кайтырга мәҗбүр булды. Яңа ел төнендә Русланнан бер генә "смс" хәбәр дә килмәде, бер генә шалтырату да булмады. Алия егетенең авылда телефоны "тотмыйдыр" дип юрады. Ә бу вакытта, шәһәрдәге фатирларында, Руслан дуслары һәм яңа йөри башлаган кызы белән Яңа елны каршылый иде. Бу хакта Алия шәһәргә килгәч тә белмәде әле. Күңеле сизенде сизенүен, Русланының күзенә карап, дөресен әйт дип тә ялварды. Тик Руслан гына : "Уйлап чыгарма инде юк-бар, бар да яхшы. Мин авылда идем, әниләр белән туганнарда каршыладык", диде. Алия сөйгәненә чын күңелдән ышанды, аны тикшергә башына да килмәде хәтта. Ә бер көнне, Алиянең телефонына чит номер шалтыратты. Трубканың икенче ягында кыз тавышы иде.

-"Исәнмесез, сез Русланга кем буласыз?", дип сорады ул турыдан.

-Йөргән кызы.

-Күптән очрашасызмы?.

- Декабрьдә өч ел булды.

- Аңлашылды. Мин дә аның кызы, тик без әле өч айлап кына бергә.

Алиянең аяк астыннан җир китте. Ул караватына барып утырды, утырмаса, егылыр кебек тоелды аңа. Трубканың теге ягындагы кыз бик чая булып чыкты. Шунда ук күрешеп, сөйләшергә тәкъдим итте. Ике сәгатьтән соң алар очраштылар. Русланның "яңа" кәләше Альбина исемле булып чыкты. Кыз сүз артыннан кесәгә керә торганнардан түгел, чалт итеп тора. Русланны да эшеннән чакыртып китертте. Өчәү күзгә-күз карап, утырып сөйләштеләр. Тик Руслан бер ни дә аңлатмады, Алиядән гафу да үтенмәде. "Ык-мык" килеп тик торды шунда. Алиянең эчендә ачуы кайнады, бар дөньясын каргап, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, тешен кысып түзде ул. Руслан янында бөгелеп төшәргә ярамый иде анарга. Тик эченнән каргады, бөтен күңеле, йөрәге белән рәнҗеде.

Очрашудан соң Алия өенә ничек кайтып җиткәнен хәтерләми дә. Кайтты да, ванна бүлмәсенә бикләнеп елады да елады. Кабат каргады, кабат рәнҗеде. Русланга да тозлап-борычлап барысын да язып җибәрде. Руслан гүя аны ишетмәде. Әйтерсең дә егет түгел, ә Алия хыянәт иткән!

Кыз төне буе йоклый алмый газапланды. Тынычландыра торган әллә ничә төймә дару эчте, тик ярдәме генә тимәде. Йокыга китсә дә, төшенә әллә нинди йөзләр кереп, саташып уянды. Иртән тынычланып, Русланга барысын да язып җибәрде. "Мин сине тотмыйм. Китәсең килә икән-рәхим ит! Тик мин сине гомеремдә дә гафу итмәячәкмен! Бер кайчан да бәхет күрмә!". Болай дип язуның начар булуын да, кешегә мондый теләк теләргә ярамаганлыгын да бик яхшы аңлый иде Алия. Тик йөрәгенең януына, ярсуына, күңеленең рәнҗүенә түзә алмады. Ходай Тәгаләдән үзенә сабырлык, ә Русланга газап сорады. Үзен рәнҗетүен кичерә алмады ул.

Хәзерге вакытта Руслан Альбина белән очрашып йөри. Ә Алиянең яралы йөрәге хаман да сыкрый, хаман рәнҗи. Кыз баланың күз яшьләре төшми калмас ул. Рәнҗешне дә вакыт, еллар агышы юып төшермәс. Хыянәте өчен Руслан бер булмаса, бер түләр әле. Түләр… +

Лилия Хасанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев