“Миннән аякта йөрерлек кеше ясагыз”
Казандагы сугыш ветераннары госпиталендә, 2010 елдан башлап, инсульт кичергән хасталарны тернәкләндерү бүлеге эшли. Әлеге бүлеккә авыруларны бөтен республикадан кабул итәләр.
– Республика клиник хастаханәсендә, Төбәкара клиник диагностика үзәгендә, безнең госпитальдәге Кан тамырлары авырулары үзәгендә, башка хастаханәләрдә инсульттан соң дәваланучылар күп очракта турыдан-туры бирегә күчерелә, – ди госпитальнең тернәкләндерү бүлеге мөдире Эльмира Сәлахова. – Хастаны никадәр иртәрәк тернәкләндерә башласак, шулкадәр яхшырак. Соңрак табиблар юлламасы белән килүчеләр дә бар. Инсульт кичергән кеше дәвалау оешмасында 2-3 атна ята, тернәкләндерү бүлегендә дә шул чама була.
Аннан соң барысы да терелә, чир артта кала, дигән сүз түгел әле бу. Инсульт – катлаулы чир, аннан баш мие кан тамырлары зыян күрә, шуңа күрә хәл җиңеләйгәнче, алты ай да, икешәр ел да вакыт узарга мөмкин. Кеше тернәкләндерү бүлегендә тиз арада үзен үзе йөртә башласа, хәле яхшырса, Татарстанда урнашкан шифаханәгә җибәрү мөмкинлеге дә бар. Эльмира Хәкимҗан кызы әйтүенчә, аннан кайткач, озакламый эшкә чыгучылар да була.
Күп кешенең, гадәттә, бу бүлеккә килеп кергәндә, ярты ягы хәрәкәтләнми, кул-аяклары тыңламый. Буыннар, кан тамырлары катып калмасын өчен, тернәкләндерү инсульттан соң икенче-өченче көннәрдә үк башлана. “Реанимациядә ятканда ук кулларны, аякларны дөрес итеп кую мөһим, – ди белгеч. – Тернәкләндерү кан тамырлары бүлекләрендә үк башлана”.
Тернәкләндерү бүлегенә килеп кергәч, физиотерапевтлар һәр кешегә аерым дәва планы төзи. Сөйләштереп карыйлар, булдыра алмаса, логопедка беркетәләр. Сырхауның психологик яктан хәле тотрыксыз булганда, ул йә елый, йә төшенкелеккә бирелгән икән, психологлар шөгыльләнә. Белгечләр хастаның туганнары белән дә эшли, чөнки бу минутта алар да авыру янында үзләрен ничек тотарга, аңа ничек ярдәм итәргә белмиләр. Кулны, аякны язу өчен эрготерапия үткәрелә, тренажерлар кулланыла, инструкторлар авыруларны, өйгә чыккач, үзләрен ничек карарга икәнне өйрәтә. Сәламәт кеше өчен ул киңәшләр бик җиңел тоела, ә авыру кеше кашык тотып ашау, изүне төймәләү, аяк киеме бавын бәйләү, ишекне ачкыч белән ачу кебек көндәлек эшләрне дә бик авырлык белән башкарырга мөмкин. Буыннар катып калса, аны язу бик авыр булачак. Инсульт белән авырганнарга шуңа күрә гел хәрәкәтләнергә, рәсем ясарга, бәйләү йомгагын сүтеп чорнарга һәм башка шуның ише эшләр кушалар. Психологлар тынычландыргыч музыка тыңларга киңәш итә.
– Хәрәкәт, эш кирәк, ләкин кешенең халәтенә карамыйча да ярамый. Кан басымы югары булса (инсульт кичерүчеләрдә ул еш күтәрелә), хастага физик эш башкарырга киңәш итмибез, бу минутларда ул иелеп, бөгелеп эшләргә дә тиеш түгел, чөнки инсульт кабатланырга да мөмкин. Кан басымын даими үлчәргә, даруларны эчәргә, табибка күренеп торырга кирәк, – ди Эльмира Сәлахова. – Инсульт чире күбрәк 40 яшьтән өлкәнрәкләрдә табыла, әмма 17 – 20 яшьлекләрне дә аяктан ега. Моңа стресслар да сәбәпче дип уйлыйм. Инсульттан соң безгә килүчеләр арасында: “Ничә ел буе юньләп ял күргәнем юк, гел эштә, гел йөгерүдә мин”, – диючеләр дә бар. Бу дөрес яшәү түгел, кеше эш арасында ял да оештыра белергә тиеш. Артык нагрузка организмны какшата, адәм баласы машина түгел, машинаның да механизмы ватыла. Яшьләр сәламәт чакта үзен карамый, табибка бармый, кан басымын үлчәми. Диспансеризация юкка гына үткәрелми бит инде ул. Авырып киткәч, тернәкләнергә күп вакыт кирәк.
Бу бүлектә ел дәвамында тәүлек буена – 600, көндезге стационарда 300 кеше тернәкләнү уза. Районнардан, авыллардан да бик күп яталар икән. Ирләр күбрәк авырый. Тизрәк савыгу кешенең теләгеннән тора.
– Казандагы бер хастаханәдән 90 яшьлек бабайны китергәннәр иде. Аны күргәч, инсультны җиңә алырмы икән, бигрәк олы, дип уйладык, – ди бүлек мөдире. – Ялгышканбыз, бабайның савыгырга теләге бик зур иде. “Миннән аякта йөрерлек кеше ясагыз, урында ятып, балаларыма, оныкларга авырлык тудырасым килми”, – диде. Үз хәле хәл булса да, дөньяда барган бөтен вакыйгалар белән кызыксына иде ул. “Хәзер нәрсә эшлим?” – дип гел сорашып торды. Тырыша-тырмаша торгач, аякка басып, өенә үз аягында чыгып китте. Бабай янәшәсендә 47 яшьлек ир ята иде, аның исә тормышта бөтенләй гаме булмады. Бабай, ул ирне ачуланып, миннән калышма, дип, йөрергә үгетли иде. Кешедә омтылыш юк икән, бернишләтеп булмый, ул ир-ат коляскада керде, шулай чыгып та китте. Теләк барында чирне җиңеп була, табиб әйткәнне үтәү өчен дә теләк кирәк.
Дөрес, инсультның да төрлесе бар, кемдер урын өстенә егыла, инвалидка әйләнә. Кемдер исә аның булганын сизмичә дә кала. МКДЦның неврология бүлеге мөдире Марат Сәйхунов әйтүенчә, баш миен компьютер томографиясе яки магнит-резонанс томографиясе ярдәмендә караганда гына инсульт билгеләре беленгән очраклар да бар.
– Мондый инсульт бер генә тапкыр булган икән, сәламәтлектә әллә ни чагылыш тапмый, берничә тапкыр кабатланса, баш мие кан әйләнеше бозыла, шуның аркасында хәтер начарлана, кешенең йөрешендә, үз-үзен тотышында кискен үзгәрешләр сизелә, – ди белгеч. – МКДЦда ел саен инсульттан 700 кеше дәваланып чыга. Аларның 70 проценты элекке халәтенә кире кайта.
Фәния Арсланова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев