Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Мишә юллары такыр...

"Теләче" газетасында эшләп килүче "Халык авазы" рубрикасының дөрестән дә үтемле булуына бу көннәрдә тагын бер кат инандык. Олы Мишә авылы урамында салынган юлларның тигезсез салынуы турында "халык авазы" килүе булды, шундук редакция телефоны тагын шалтырады. - Газетага чыгармасагыз да була хәзер, тигезли башладылар бездә юлны, - диләр болар. Юл темасы...

"Теләче" газетасында эшләп килүче "Халык авазы" рубрикасының дөрестән дә үтемле булуына бу көннәрдә тагын бер кат инандык. Олы Мишә авылы урамында салынган юлларның тигезсез салынуы турында "халык авазы" килүе булды, шундук редакция телефоны тагын шалтырады.
- Газетага чыгармасагыз да була хәзер, тигезли башладылар бездә юлны, - диләр болар.
Юл темасы авыл кешесен борчыган проблемаларның берсе булып кала бирә. Бу очракта авыл уртасына салынган юл хакында сүз бара. "Тау-тау булып өелгән ташлы балчык салынган юлны ник таратмыйлар, чокыр-чакыр булып калды?",- дип борчылды халык. Бу сорау белән авыл җирлеге башлыгы Габделнур Мәннаповка мөрәҗәгать иттек. Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Мәннапов җавабы:
«Июнь аенда Тукай урамына Саба мелиорация оешмасы ярдәмендә үзара салым акчасына үзебездән алынган ташлы балчык белән юл салдык. Бу юлларны районыбыз җитәкчесе Илдус Зарипов җитәкчелендәге комиссия карап, яхшы яктан бәяләп китте. Үзәкләргә үткән юлсызлык. Әле кайчан гына машиналарны авыл эченә кертә алмыйча, авыл башында, юл читләрендә калдырып кайта идек. Кеше чыннан да, рәхәткә тиз ияләнә. Бу вакытларны да тиз оныттык. Быел җәй бик яңгырлы килде. Кисәтүләргә карамастан, шушы ук урамда яшәүчеләр тракторлар, йөк машиналары белән урамны таптап бетерделәр, шунлыктан урамның 100 метр өлешендә чокырлар барлыкка килде. 14 сентябрь көнне читтән техникалар яллап, шушы чокырларга яңадан үз хисабыма өстәмә ташлы балчык салынды. Бу эшкә барлыгы 12 мең акча тотылды. 17 сентябрь көнне тигезләткеч трактор алып килеп, бу урамны тигезләттек».
Дөрестән дә, бу авыл җирлегендә авыл эченнән узучы юлларга зур игътибар бирелә. Узган ел Түбән Саурыш авылына юл салынган булса, быел Югары Саурыш авылы халкы да юллы булды. Халыктан да сабырлык, авыл җирлеге эшенә ярдәм итү кирәктер бу очракта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X