Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Мәктәпкә җыенырга булышабыз: районыбызның бер гаиләсе мәктәп букчасы алу уңаеннан туган хис-кичерешләре белән уртаклаша

Бүген беренче сыйныф укучысын мәктәпкә әзерләү гаилә бюджетына шактый суга. Ә ата-ананың акчасы болай да аз икән, мәктәпкә җыену хәл ителмәслек бурычка аверелә дигән сүз. "Мәктәпкә җыенырга булыш!" - республикада дистә ел дәвамында шундый исемдәге хәйрия акциясе уза. Ул 1 сентябрь барлык беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен чын...

Бүген беренче сыйныф укучысын мәктәпкә әзерләү гаилә бюджетына шактый суга. Ә ата-ананың акчасы болай да аз икән, мәктәпкә җыену хәл ителмәслек бурычка аверелә дигән сүз. "Мәктәпкә җыенырга булыш!" - республикада дистә ел дәвамында шундый исемдәге хәйрия акциясе уза. Ул 1 сентябрь барлык беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен чын бәйрәм булсын өчен үткәрелә.

Быел районда парта артларына беренче тапкыр 132 бала утырачак. Аларның шактые уку елы алдыннан матди ярдәмгә мохтаж. Бу - аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналарның, эшсезләрнең балалары. Бәйрәмгә алар барысы да матур бүләк алды. Быел акцияне оештыручылар тарафыннан беренче сыйныф укучылары өчен хәзерләнгән мәктәп букчасы якынча 5 мең сумга төшкән: аңа уку-язу кирәк-яраклары һәм букча керә.
Мондый букчаны 7 яшьлек Әмир дә алды. Күкчә авылында яшәүче Рәйхана һәм Әхтәм Антоновларның күп балалы гаиләсендә 1 сентябрьгә әзерлек тулы көченә бара. Антоновларның өч баласы бар - бер кыз һәм ике малай. Икенче балалары Рамил Теләче урта мәктәбенең 6 сыйныфына бара. Ә өлкән балалары Ләйсән Теләче урта мәктәбенең 9 сыйныфын уңышлы тәмамлап, Казан медицина көллиятенә укырга кергән. Ләйсән дә, Рамил дә яңа уку елы башланыр алдыннан артык борчылмыйлар, мәктәпкә һәм көллияткә дигән бар нәрсәләре әзер. Букчалары шыплап тулган, киемнәре үтүкләнгән, иң күренекле урында эленеп тора. Ә менә беренче сыйныфка барачак Әмир укучы костюмын киеп караганда, шактый дулкынлана - уен эшме - биш минуттан укучы булачак бит ул!
Зур гаилә әнисе Рәйхананың сүзләренә караганда, ике баланы мәктәпкә җыю һич тә җиңел бурыч түгел:
- Балаларны мәктәпкә җыю хәзерге бәяләр белән кыйммәткә төшә. Шуңа күрә улыбыз Әмиргә "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе буенча бүләк ителгән букча безгә зур ярдәм.
Әхтәм "Оргсинтез" берләшмәсе хезмәткәре. Ә Рәйхананы без һәрчак яңалыкка омтылып эшләүче, үз эшенең остасы булган клуб мөдире буларак беләбез. Тырыш, булдыклы гаилә икәнлекләре - йорт-җирләреннән күренеп тора. Абзар тутырып мал асрыйлар.
Антоновлар тормышларыннан зарланмый. Чөнки күп бала үстерү - ныклап уйланылган карарлары. Әхтәм үзе биш балалы гаиләдә үскән. Рәйханалар исә икәү генә булган. Бәлки шуңадыр, аның ишле гаилә корасы килгәндер. Өй мәшәкатьләрен ул оста ерып чыга: балалары "кәртинкәдән төшкән" диярсең - пөхтәләр, чисталар, ата-ана назына тиенгән. 2007 елда салып чыккан йортларында да тәртип, һәр әйбер үз урынында. Шулай да чит кешенең күзенә ташланган иң мөһим нәрсә - бу гаиләдә барысы да бәхетле. Антоновлар өчен балалар авыр йөк түгел, ә бәлки шатлык булганга шулайдыр ул, мөгаен.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Фотода: биш минуттан укучы булачак Әмир әти-әнисе, абый-апасы белән.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев