Теләче Информ

Мошенниклар тарафыннан алданмас өчен 6 киңәш

Акча эшләүнең төрле юллары бар. Кемдер хәләл көч белән, маңгай тирен тамызып көн итсә, икенчеләре башкаларны алдап, җиңел юл белән баерга омтыла. Без бәләкәй вакытларда әбекәйләр чегәннәрдән сакланыгыз дия торган иде. Ә хәзер мошенниклар акча эшләүдә төрле заманча технологияләрне куллана. Әйе, хәзер күп кеше интернет, телефон аша алдана. Төрле смс-хәбәрләргә,...

Акча эшләүнең төрле юллары бар. Кемдер хәләл көч белән, маңгай тирен тамызып көн итсә, икенчеләре башкаларны алдап, җиңел юл белән баерга омтыла. Без бәләкәй вакытларда әбекәйләр чегәннәрдән сакланыгыз дия торган иде. Ә хәзер мошенниклар акча эшләүдә төрле заманча технологияләрне куллана.

Әйе, хәзер күп кеше интернет, телефон аша алдана. Төрле смс-хәбәрләргә, я булмаса ялган игъланнарга ышанып, байтак кына суммадан колак кагучылар бар. Бездә дә андый хәлләр юк дип әйтеп булмый. Район полиция бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, ел башыннан районда өч мошенниклык очрагы теркәлгән. Аларның барысы да банк карталары белән бәйле.

Беренче очракта "Автоплатёж" хезмәте ярдәмендә мошенниклар бер ханымның 2982 сум акчасын үзләштерә.

Ә икенче очракта зыян күрүче дүрт мең сумыннан колак кага. Риэлтор интернетта йорт сатылу турында белдерү урнаштыра, озак та тормый, әлеге йортны сатып алырга теләк белдерүче табыла. Ул акча күчерү өчен карта номерын сорый. Шулай ук телефонга смс-хәбәр рәвешендә пин-код киләчәген, аны да хәбәр итүләрен үтенә. Нәтиҗәдә банк картасыннан дүрт мең сум акча югала.

Өченче очракта зыян күрүче үзе егерме мең сум акчасын күчерә. Бер ханым (быел аның икенче тапкыр алдануы) иптәше белән мәгълүм "Авито" сайты аша юнь бәягә машина алырга җыена. "2012 елгы Лада-Приора машинасы 150 мең сум" дигән белдерүдә күрсәтелгән телефон номерына шалтыратып, машина сатып-алу хакында сөйләшәләр. "Сатучы" банк картасына башта өч мең, аннары унҗиде мең сум акча күчерергә куша. Аларны алгач, яңадан акча җитми дип хәбәр итә. Тик әлеге ханым машинаны алгач кына калган сумманы күчерәчәген әйтә, йә булмаса теге егерме меңне кире кайтаруларын сорый. Акчаны кире күчерү өчен иренең карта номерын җибәрә, нәтиҗәдә анда булган 1200 сум акча да юкка чыга. Шулай итеп, мошенник 21200 сум күләмендә зыян салырга өлгерә. Моның буенча тикшерү эшләре бара.

- Инде күп тапкырлар кисәтелсә дә, телефон, интернет аша алданучылар саны арта бара. Кызганыч, мондый төр җинаятьләрне ачуы авыр. Шуңа күрә гражданнар аеруча игътибарлы булса иде, - ди бүлекнең эчке хезмәт капитаны Ләйлә Гайнетдинова.

Кырыгалдарлар тозагына эләкмәс өчен нәрсәләргә игътибар итәргә?

Реклама

- үзләрен полиция, хастаханә һ.б. оешма хезмәткәрләре дип таныштырсалар да, чит кешеләргә ишек ачмагыз;

- сезнең туганыгыз, йә булмаса танышыгыз берәр бәлагә юлыкты, яки бик нык чирләде, зур суммада акча кирәк дигән смс-хәбәр килсә, иң башта шул кеше белән элемтәгә керегез;

- банк картасы турындагы хәбәрләрне кайнар линиягә шалтыратып белешегез (һәрвакытта карточканың икенче ягында телефон номеры күрсәтелә);

- бозым чыгарам, күз тиюне бетерәм, киләчәкне әйтәм дигән сүзләргә ышанмагыз;

- һәртөрле "могҗиза" тудыручы дарулар, очсыз бәядән приборлар алу, приз уйнату кебек тәкъдимнәрне кабул итмәгез;

- урамда таныш булмаган кеше мөрәҗәгать итсә, аеруча сак булыгыз, өегезгә чакырмагыз.

Югарыда санап чыгылган киңәшләрне истә тотсагыз, алдакчылар ятьмәсенә эләгүчеләр саны да кимрәк булыр иде. Әгәр дә авылыгызда шикле кешеләрнең йорттан-йортка кереп йөрүен күрсәгез, шулай ук сезне алдарга телиләр дип шикләнсәгез, кичекмәстән 02 номерына, район полиция бүлегенә хәбәр итегез.

Алинә ШӘМӘРДАНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: