“Мәрхүм абыем төшләремдә тынгы бирми…” [тормыш хәле]
Һәр нәрсәнең пары булган кебек, яшәүнең дә үлеме бар. Барыбыз да моны, аңлый, белә һәм күңеле белән әзерләнә. Салих ага гомере азагына җитәсен сизенгән булса кирәк, югыйсә, туганнарына бер үтенеч белән мөрәҗәгать итмәс иде. Әмма алар аны җидти кабул итми, үзенчә эшли. Нәтиҗәдә, борчулы көннәр, тынгысыз төннәр… //Tatar today// Гомер...
Һәр нәрсәнең пары булган кебек, яшәүнең дә үлеме бар. Барыбыз да моны, аңлый, белә һәм күңеле белән әзерләнә. Салих ага гомере азагына җитәсен сизенгән булса кирәк, югыйсә, туганнарына бер үтенеч белән мөрәҗәгать итмәс иде. Әмма алар аны җидти кабул итми, үзенчә эшли. Нәтиҗәдә, борчулы көннәр, тынгысыз төннәр… //Tatar today//
Гомер юллары шундый инде: я кискен борылышлар ала, я үргә күтәрә, я түбәнгә төшерә. Хыяллар, яшьлек хисләр, туган җирләрдән аерып, әллә кайларга илтеп ташлый. Гаилә мәшәкатьләре, тынгысыз эш башта сиздермәсә дә, соңыннан күңел туган якларга ашкына. Әмма инде еллар үткән, яшьлек узган, ерак юлларга җиңел генә чыгып китәм димә.
Салих ага авылда туып үскән гади авыл баласы. Армия сафларында хезмәт итүен тәмамлагач, ул Челәбе якларына китәргә була. Авылда әнисе, ике сеңлесе кала. Яхшы эш урыны, югары хезмәт хакы тәкъдим иткәндә, бик күпләр аның кебек туган нигезләрен ташлап юлга чыга. Күпмедер вакыт үткәч ул гаилә кора, балалар туа, тормыш башка тизлек ала. Туган йорт сагындырса да, еш кына төшләргә кереп күңелне моңлатса да, төпләнгән җирдән китмәскә була алар. Инде балалар үскән, оныклар да озак көттермәс. Ә туган якка сирәк булса да кайтыла. Сагынуны бераз булса да хатлар, телефон аша туганнар белән сөйләшү баса.
Лаеклы ялга чыккач, Салих ага еш авырый башлый. Җитмәсә, җанны әрнетеп кайгы артыннан кайгы килә. Башта тормыш иптәше йөрәк өянәгеннән мәрхүм була. Аннары ике улы юл-транспорт хәлакәтенә очрап җан бирә. Түз генә йөрәк, сабыр гына бул… Ялгызлык аеруча да сагышка сала. Салих ага кече сеңлесе белән бер сөйләшүдә: "Зинһар, үлеп китсәм, авылга алып кайтып күмегез. Үзем кайтып элгерәмме, юкмы, кем белгән. Зинһар, калдырмагыз мине монда!", дип сорый. Әлеге сөйләшүдән соң күп тә үтми, Салих абыйның күршеләреннән авылга хәбәр килә: "Абыегыз үлеп китте, тизрәк килегез".
Ике дә уйламый сеңлесе Сәрия ханым гаиләсе белән юлга чыга. Абыйсы, чыннан да, сизенгән ахры. Барсын да әзерләп куйган, туган якка алып кайтар өчен акча ягын да кайгырткан. Әмма… Әмма, уйлашканнан соң, сеңлесе абыйсын шунда гына җирләргә була. Мөмкин кадәр дини йолаларга туры китереп күмәләр. Авылга кайткач, мул табыннар ясап, өчесен, җидесен, кырыгын үткәрәләр. Бар да әйбәт кебек, тик бераздан Сәрия ханым төшләнеп, йокламас дәрәҗәгә җитә.
"Төшләремдә еш абыйны күрәм:"Нигә мине монда калдырдыгыз, авыр миңа, авылга кайтасым килә?!" дип, эзгәләнеп-эзгәләнеп күз яшьләре белән елый", дип бүлешә Сәрия ханым. "Авылга алып кайтуны, мәшәкатьле дип тә санамадык, гаиләсе шунда дидек… Никтер, үтенечен җидти кабул итмәдек, ә менә хәзер вакытны кире кайтарып булмый. Йөрәктәге шул авыр таш белән гомерем буе яшисе", ди ул.
Тормышта нәрсә генә булмасын - адәм баласы өчен дәрес. Бәлки кем өчендер әлеге вакыйга гыйбрәт, уйланыр өчен сәбәп булыр.
(Мәкалә тормыш хәленә нигезләнеп язылды, исемнәр үзгәртелде.)
Ләйсән Миназова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев