Әниләрнең дә төрлесе бар. Кемдер сабыен эт баласы урынына да күрми. Кемдер үз баласы янына ике, өч-дүрт ятимне дә сыендыра. Гаиләсенә чит баланы кабул иткән әниләр белән күп тапкыр очрашкан бар. Бу юлы гап-гади татар авылында яшәп ятучы гаиләдәге җылылык күңелгә бигрәкләр дә сарылып калды.
Йөрәккә тиде: балаларны тәрбияләп үстергән...
Әниләрнең дә төрлесе бар. Кемдер сабыен эт баласы урынына да күрми. Кемдер үз баласы янына ике, өч-дүрт ятимне дә сыендыра. Гаиләсенә чит баланы кабул иткән әниләр белән күп тапкыр очрашкан бар. Бу юлы гап-гади татар авылында яшәп ятучы гаиләдәге җылылык күңелгә бигрәкләр дә сарылып калды.
Йөрәккә тиде: балаларны тәрбияләп үстергән әни кеше үзенеке кебек кадерле булган балаларны, үскәч тә, яннарыннан җибәрәсе килмичә, елап утыра. Саба районының Сабабаш авылында яшәүче Венера Минһаҗева әнә шулай дүрт баланы ятимлектән аралап, ана назын бирә.
- Ике ул үстердем. Тагын бер кыз бала үстерәсем килде. Бер елны сигез ай буена авырдым. Исән-сау рәтләнсәм, детдомнан бер бала алыр идем, дидем. Күңелем шундый минем. Балалар йортлары яныннан еламыйча гына үтеп китә алмыйм. Районның опека бүлегенә бардык, каршы килмәделәр. Шуннан соң ике ел чират тордым. Чакыргач, сөенә-сөенә киттем. Тик без аласы баланы Балтач кешеләре алып киткән иде. Шуннан Яшел Үзәннән туп-туры Алабугага киттек. Безгә тагын бер баланы күрсәттеләр. 2008 елда Анастасия Ибраһимова 2 нче сыйныфта укый, ә Дмитрий-Дилүскә өч яшь тә тулмаган була әле. Күрешүебез булды, шул арада Настя да, апасыннан калышмыйча Дилүс тә әйберләрен җыйный башлыйлар. Чат ябыштылар безгә, аерып та алып булмый хәтта. Шуграк булсалар, яшерен-батырын түгел, кире кайтарырмын, дип тә уйлап куйган идем. Шул көнне үк кунакка алып кайттык, - дип сөйли Венера апа. Кунакка дип кенә кайткан балалар Сабабашта бөтенләйгә калалар.
Шулай итеп Дилүс бакчага йөри башлый, ә Настя мәктәпкә укырга китә. "Нәрсә эшләсәк тә, бергә эшлибез. Эш белән тәртипкә өйрәттем, "әләй-шәләй"ләр бетте. Үзләре бик тиз эшкә өйрәнделәр. Тиз арада үсеп тә җитәрләр, кызыма 18 яшь тә тулар дип уйларга да өлгермәдем. Шундый ягымлы балалар булдылар. "Әнием", дип "м" хәрефләренә кадәр кушып әйтәләр. Гафу үтенә беләләр. Азрак авырып китсәм, борчыла башлыйлар. Шулар белән бөтен чирләрем үтә", - дип сөйли әни кеше. Берсендә, авырып киткәч, Дилүс: "Әнием, үлә күрмә инде, тагын детдомга эләгәсем килми. Безнең өчен генә яшә инде", - ди. Шул сүзләр бигрәк тә йөрәгенә кадала Венера апаның. "Нәкъ үземнеке булган ул Дилүс улым. Ул да, минем кебек, бөтенесен ярата, бөтен кешегә ышана. Кайчак миңа, бигрәк беркатлы инде син, диләр. Авырлыгы да, җиңеллеге дә бергә инде. Зарланасым килми. Аллаһы Тәгалә сәламәтлекне бирсен. Авырып китсәм, шушы балаларымны уйлыйм", - дип сөйли ул.
"Үз балаларыгыз риза булдылармы?" - дип тә сорадым Венера ханымнан. "Риза булдылар. Сеңлем, дип кенә торалар. Үзара бик дус яшәделәр. Аннан киленнәр килде, алар белән дә аралашалар. Хәзер аларның үз тормышлары, үз балалары бар".
...Балалар бакчасыннан алты кечкенә бала белән бөтерелеп-бөтерелеп кайткан Венера апага карап, сокланырга гына кала. Үзе бер гаилә бакчасы булган бит бу. Киленнәрнең эш сәгате беткәнче авылда бакча ябыла, шуңа да Венера апа дүрт малай һәм ике кызны үзләренә алып кайта. Дүртесе оныклары булса, икесе - Венера апаның яңарак кына тәрбиягә алган сабыйлары. "Балаларны үстергәндә тәҗрибә ярдәмгә килә. Матур итеп киендереп, тезеп алып кайтам мин аларны. Хәзер дүрт оныгым белән яңарак кына тәрбиягә алган балаларыбыз бакчага бергә йөри. Настя белән уйлаштык та, тагын сабыйлар алырга булдык. Аларны Киров өлкәсеннән алып кайттык. Миләүшәгә октябрьдә 6 яшь тулды, аның энекәше Илдар-Егорга - 3 яшь. Алар - бер ана балалары, әтиләре башка. Алып кайтканга август аенда бер ел була" - бу йортта Миләүшә белән Илдар тарихы әнә шулай дип башлана.
Балаларның әти-әниләре - 1990 елгы. Әниләре эчүчелек белән мавыгып, ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Айныгач, баласы исенә төшми микәнни, дип уйланган чаклары да була Венера апаның. "Курчак кебек балалар бит", - ди ул, күз яшьләрен сөртеп. Миләүшә энекәше Илдар туганчы ук бер тапкыр детдомга эләгә, аннан тагын әнисе янына кире кайтаралар. Монда алып кайткач та кыз, әни эчә иде бит, дип еш әйтә торган була. "Сөйләмә юкны, оныт бу хакта, әниләр эчми", - дип аны авыр уйларыннан арындыра Венера апа.
...Ә баласын дистә елдан соң искә төшерүчеләр дә табыла. Настя белән Дмитрийның да әнисе быел шалтырата. "Теге әни" шулай дип шалтыратты, безне кайтып алырга уйлыйдыр дигән фикергә килә балалар. "Башта уйлашыйк әле, үсеп җиткәч кенә исенә төшкәнмени, дидем. Сагынуын әйтеп язганга каршы балалар: "Безне оныт, баштарак кирәк иде", - дип язганнар. Дилүс бу хәбәрне бөтенләй кабул итми. Безнең әни берәү генә, дип тора.
Венера апаның күз яшьләре белән сөйләгән ятим балалар тарихын еламыйча гына тыңлап та булмый. "Үземнең дә балаларны бирәсем килми. Баласын җәберләгән ананың моңа хакы да юктыр. Настяның монда кайткандагы хәлләрен күрсәгез иде. Ул аны ике тапкыр пешерә. Хастаханәгә килеп хәлен дә белми. 4 яшьлек чагында баланың пешүе бигрәк тә хәтәр була. Настя белән без хастаханәдән кайтып кермәдек. Бала үсә, үскән саен тиресе тартылып каный. Җөйләр төзәлми, колготкиена ябыша, тагын каный".
Балаларны бернинди кысага да кертеп тәрбияләмиләр бу йортта. "Үз балаларымны ничек карадым, шулай тәрбияләдем. Артык узындырмадым, орышырга кирәк чакта - орыштым, эшләргә кирәк булганда - эшләттем. Берсенә дә назымны кызганмадым. Дилүсемне бигрәк тә яраттым. Үзе кечкенәдән назлы бала булды".
Ә бит Кукмара районыннан шушы авылга килен булып төшкән 19 яшьлек кыз бала кайчандыр мондый зур эшләргә тәвәккәлләрмен дип уйлап та карамагандыр. Миңнислам абыйга кияүгә чыкканда бу төп нигездә әле каенанасының каенанасы Фәния әби дә исән була. Ул көннәрдән 31 ел вакыт үткән дә киткән. Бүген ул үзе каенана, әби һәм әни ролен үти. Миңнислам абый гомер буена гаиләнең матди бөтенлеген кайгыртып яши. Ире булышмаса, мондый зур эшләргә алына да алмаган булыр иде. "Иремә дә, районның социаль яклау бүлегендәге кызларга да рәхмәтлемен. Һәрвакыт булышалар", - ди ул.
Сабабаш авылында бала алучы гаиләләр бер Минһаҗевлар гына түгел. Дамира, Рәмзия апалар да алган. "Юлларында юньле кешеләр генә очраса ярар иде. Бала үскән вакыт тиз үтә. Әле кечкенәләрне "тач-тач" үбеп йокларга яткырабыз. Миләүшә апасы Настя белән йоклый. Малайларның үз бүлмәсе. Әнием, син матур, диюләре йөрәккә сары май булып ята. Шушы балаларның тормышына сөенеп яшәргә язсын", - диде Венера апа саубуллашканда. Әнә шундый җылы хисләр белән кайттык без Сабабаштан.
Рәсимә Галиева
Чыганак Ватаным Татарстан
Матбугат.ру
Нет комментариев