Әни эштән кайтканчы, елап алҗып, идән юган чүпрәккә башымны терәп йоклаганмын [тормыш хәле]
Сугыш башланып, әтиләребез сугышка киткәнче яки киткәч туган, меңләгән-миллионлаган ятим сабыйларның берсе булган мин дә кырык беренче елның утызынчы июлендә туганмын. //Татарстан яшьләре// Әтиләребез: "Кайгырмагыз, еламагыз, без озак тормабыз, җиңү белән кайтырбыз", дип китсәләр дә, безгә әтине яңадан күрү насыйп итмәде: ул яу кырында ятып калды. Биш бала калдык: унҗиде...
Сугыш башланып, әтиләребез сугышка киткәнче яки киткәч туган, меңләгән-миллионлаган ятим сабыйларның берсе булган мин дә кырык беренче елның утызынчы июлендә туганмын. //Татарстан яшьләре//
Әтиләребез: "Кайгырмагыз, еламагыз, без озак тормабыз, җиңү белән кайтырбыз", дип китсәләр дә, безгә әтине яңадан күрү насыйп итмәде: ул яу кырында ятып калды.
Биш бала калдык: унҗиде яшьлек Марина апам, уналты яшьлек Фатыйма, унөч яшьлек Әминә апам, дүрт яшьлек Ислам абыем, ә мин - бишектә. Апаларымны, мәжбүриләп, хәрби заводка, юл эшенә, урман эшенә җибәргәннәр. Авыл халкына яшәве көннән-көн авырлашкан. Ягарга утын, ашарга ризык юк. Әниләребез тәүлек әйләнәсе диярлек эштә. Мине салкын өйдә сәкегә утыртып куя икән дә, үзе эшкә китә. Мин кайвакыт сәкедән тәгәрәп төшеп, менә алмыйча идәндә, йокы килепме яки елап алҗыпмы, идән юган чүпрәккә, идән себеркесенә башымны терәп йоклаганмын. Аннан чирли башлаганмын, аякларым, муен тирәләрем шешкән. Мине үлә дип көткәннәр. Айлар буе эшләп, кием алмаштырырга, юынырга кайткан апамнар, ишектән килеп керүгә: "Әни, Сания үлдеме инде?" дип сорый, ә әни: "Юк, үлмәде әле", дигәч, "И-и, нигә үлми инде, үлсен иде", дип әйтә торган булганнар. Эшләренә чыгып киткәндә һәрвакыт: "Без кайтканчы Сания үлә инде", дигәннәр. Ә мин һаман үлмәгәнмен.
Беркөнне әтиемнең күрше Мари-Бүләр авылында (Мөслим районы) яшәүче сеңлесе Мензавар апам авылыбызга Бикҗан бабайга балга килгән дә, безгә дә кергән. Өч-дүрт карчык чирле бала тирәли утыралар икән. Апам: "Нишләп җыелышып утырасыз?" дигәч, "Менә Сания үлеп китсә, үлемтекләр әзерлисе була", диешкәннәр. Апамнан, эш вакытында нишләп йөрисең, дип сораганнар. Апам: "Умартачы бабайга балга килдем", диюгә, мин кыймылдап куйганмын. "Карагыз әле, бал турында сөйләшкәндә Сания кыймылдады, авызына бал тамызыйк әле, бәлки шуны көтәдер, аннан үлеп китәр", дигән апам. Чирле бала тәрбияләп интеккәндер инде, әни: "Балыңны әрәм итмә, болай да үлә инде", дигән. Үзсүзле апам авызыма бал тамызган, мин йотканмын, тагын тамызган, тагын йотканмын. Әнием икенче көнне әлеге хәлне умартачы Бикҗан бабайга сөйләп биргәч, ул бал да, шешкән урыннарына "корт бугы" сөртергә кирәк дип, анысын да биргән. Бабай кушканча дәвалаганнан, озак вакытлар урын өстендә чирләп ятканнан соң мин әкренләп савыктым. Үз ишләрем белән ашарга яраклы үләннәр җыярга урманга йөри башладым.
Иң өлкән - 92 яшьлек, Минзәләдә яшәүче Марина апам минем чирле сабый чагымны һәр туган көнемдә күз яшьләре белән искә ала. Безнең - сугыш чоры балаларының сабыйлык чоры булмады да кебек. Тормышның бөтен авырлыгын белеп үстек. Әниләребезгә ярдәм итәргә тырыштык.
Бүгенгедәй хәтердә, урак өстендә әниләребез бәйләгән көлтә артында кесәләренә салырга арыш уалар, ә без сакта торабыз, чит кеше күренсә, кисәтәбез. Ул елларда бер уч арыш өчен дә төрмә көтә. Печән өстендә печәнчеләргә аш пешерәләр, әниләребезгә ияреп, шунда ашарга йөрибез. Әниләребез кыш көне фермада дуңгыз карыйлар, без, кача-поса, дуңгызларга пешергән бәрәңгене ашарга барабыз.
Көннәр, еллар шулай үтә торды. Авырлыкларны җиңә-җиңә, ачлы-туклы, иске-москы сәләмә киемнәргә төренеп, мәктәп яшенә җиттек.
Әниләребез нәрсәгә генә тотынсалар да безне үзләре белән бертигез эшләттеләр. Басуга иген чүбен утарга, печән җыярга йөрдек, аякларыбыз камылга киселеп, ярылып, чебиләп бетә иде - аякка кияргә юк иде чөнки. Колхоз басуындагы гәрчичне, киндерне йолкып, кулларыбыз киселеп, канап бетә. Аяк-кулларыбызны, трактор майлый торган "солидол" мае белән дәвалыйбыз. Анысын, безне кызганып, трактор йөртүчеләр бирә. Көз көне, урак тәмамлангач, бәйләгән көлтәләрне ындырга суктырырга ташыйлар. Суга торган барабанны атлар тарта, ә атларны без - бала-чагалар куабыз, эш азагында һәрберебезгә берәр кашык он бирәләр. Чабаталарыбыз тишелеп, аякларыбыз туңып, ярылып бетә…
Тормыш әкренләп яхшы якка үзгәрде. Сугыш чоры ятимнәре күргән чиксез авыр яшәеш еракта калды. Без кичергәннәрне Ходай инде балаларыбызга, оныкларыбызга күрсәтмәсен, илләр тыныч булсын иде.+
Сания ӘХМӘТХАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев