Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Әни кеше 6 айлык баласын үтергән һәм үз-үзенә кул салган

Мамадышта бер хатын-кыз 6 айлык баласын үтергән һәм үз-үзенә кул салган, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. 8 декабрьдә 32 яшьлек хатын-кыз серкә эссенциясе эчүе турында телефоннан иренә хәбәр итә. Ире тиз арада өенә кайтып, ашыгыч хезмәтләрне чакырта, дип яза Татар-информ. Ир-ат 6...

Мамадышта бер хатын-кыз 6 айлык баласын үтергән һәм үз-үзенә кул салган, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. 8 декабрьдә 32 яшьлек хатын-кыз серкә эссенциясе эчүе турында телефоннан иренә хәбәр итә.

Ире тиз арада өенә кайтып, ашыгыч хезмәтләрне чакырта, дип яза Татар-информ.
Ир-ат 6 айлык баланың үле гәүдәсенә юлыга, ә хатыны аңсыз хәлдә була. Табиблар аны хастаханәгә озаталар, аның шунда йөрәге тибүдән туктый.
Беренчел мәгълүматларга караганда, ул моңарчы үз-үзенә кул салырга тырышуы аркасында психиатрия хастаханәсендә дәваланган булган инде.
Әлеге факт буенча «Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре үткәрелә, тиешле экспертизалар билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X