Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«ӘНИ, МИН ДИМАНЫ ЯРАТАМ...» яки МӘХӘББӘТНЕҢ МИЛЛӘТЕ БАРМЫ?

Нишләп Алмаз түгел инде ул, ә?! Алсу һәм Максим, Артём белән Айсылу... Сәер инде.

Алдан кисәтәм: бу язманың – нәтиҗәсе, ә сорауның җавабы юк. Бу язма уйланыр өчен...

Төрле милләт һәм диндәге егет белән кызның пар булып йөрүләре һәм өйләнешүләре минем өчен бик сәер булып тоела иде. Быел рус мәктәбендә укый башлагач, моның бернинди үзенчәлекле һәм проблемалы нәрсә булмавын күрдем. Яшьтәшләрем өчен... «Төрле милләт кешеләре булуыбызга карамастан, яхшы аралашабыз. Татармы, русмы – аермасы юк кебек. Без – русча, алар татарча өйрәнәләр. Катнаш парлар шундый күп, димәк, бу – нормаль хәл!» – диеп уйлый башлыйсың. Ләкин тирәнгәрәк кереп китсәң, куркыта икән... Ә дуслык – мәхәббәткә, мәхәббәт гаиләгә әйләнсә нишләргә? Ник бу дөрес түгел соң? Шуны ачыклыйк әле.

Беренчедән, киләчәкне уйларга кирәк.

Күз алдыңа китер, сез өйләнештегез һәм балагыз туды, ди. Аңа кем дип исем кушасыз, ул кайсы милләт кешесе булыр, нинди телдә сөйләшер? Шәхсән минем рус баласын үстерәсем, «мама» диеп эндәшкәнне ишетәсем килмәс иде.

Икенчедән, аннары син дә рус буласыңмы?

Кызлар мисалында карыйк әле, руска кияүгә чыктың, ди. Әгәр дә ул синең динеңне алыштыруыңны теләсә? Әлбәттә, моны өйләнешкәнче сөйләшеп була, ләкин шулай да ниндидер шик күңелне тырнап тора...

Өченчедән, син ике динле гаиләдә яши алыр идеңме?

Һәр ике халыкның горыф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшәргә, тигез күрергә, аңларга әзерме син? Компромисларга бара аласыңмы?

Дүртенчедән, дуңгыз ите (хәрәм ризык)...

Минемчә, бу – иң авыры. Әгәр дә синең ирең/хатының дуңгыз ите ашый торган булса? Димәк, өйдә ул була дигән сүз. Ярар, син аны ашамыйсың да ди, ләкин өстәлгә менеп утырачак бит ул...

Бишенчедән, әти-әниең ризамы?

Син алдагы пунктларга күз йомың, ди, аларны нормаль хәл дип кабул итәсең икән, яхшы, тик әти-әнинең фикерен дә онытма, бу – иң мөһиме! Алар мондый мөнәсәбәтләргә ничек карый? Каршы түгелләрме? Шуны уйларга кирәк.

Алтынчыдан, бергә картаясы...

Сез ярты гомер бергә яшәдегез, бер-берегезгә ияләшеп, өйрәнеп беттегез, ди. Ләкин олыгайгач, мөселман кешесенең намазга басасы килә башларга мөмкин. Хәләл җефетегез моңа ничек карар? Син Ураза тотканда, ул ашарга пешерергә сораса, бик уңайсыз булыр иде, минемчә...

Медальнең дә ике ягы булгандай, һәр нәрсәдән начарны гына эзләү дөрес түгел. Бәлки, катнаш никахның да плюслары бардыр.

1. Сайлау мөмкинлеге.

Бала ике динне дә хөрмәт итәргә, тигез карарга өйрәнә. Гореф-гадәтләрне белеп, үскәч, үзенә ошаган динне сайлый ала. Белмим, бәлки, ниндидер дәрәҗәдә бу – плюстыр.

2. Икетеллелек.

Балагыз ике телне дә камил белә алачак. Кайбер психологлар фикеренчә, кечкенәдән берничә телдә сөйләшү баш миенең эшчәнлеген яхшырта, ди. Тик монда әти-әниләрнең ике телне дә тигез күрүләре мөһим. «Улым, пойдем. Папаң кайтканчы, на качелях покатаемся», – дип кенә ике телне камил белергә өйрәтеп булмый.

Ә дин  нәрсә ди?

Корьәннең «Бүлмәләр» сүрәсенең 13нче аятендә болай диелә:

«Әй, кешеләр! Сез бер-берегезнең нинди халык, нинди милләттән икәнегезне белсен өчен, без сезне ир-кеше һәм хатын-кыз, төрле халыклар һәм кабиләләр итеп яраттык. Тик сезнең арагыздан Аллаһыдан иң курыкканы иң намуслысы булыр».

Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә «Чынлыкта исә, сезнең барыгыз өчен дә бер Алла һәм бер әтиегез Адәм бар. Шуңа күрә гарәпнең – гарәп булмаганнан, ә ак тәнленең кара тәнледән бернинди дә өстенлеге юк» диеп әйткән.

Исламда милләт дигән төшенчә юк. Безнең динебез кешеләрне халыкларга бүлми, барысы да Аллаһ каршында тигез. Ләкин Корьәндә әйтелгәнчә, без төрле халыклар итеп яратылганбыз, ә һәрберсенең үз гореф-гадәтләре, үзенчәлекләре бар. Без аларга каршы бара алмыйбыз, бигрәк тә дин гаилә тормышында зур роль уйнаса.

Ислам никахны хуплый. Ир белән хатын яшьләре һәм җәмгыятьтә тоткан урыны белән бер-берсенә туры килергә тиеш. Ләкин мөселман кызларына мөселман булмаганга кияүгә чыгу тыела. Ә егетләргә христиан яки яһүд динендәгегә өйләнү рөхсәт ителә. Тик бу очракта кыз ислам динен кабул итәргә тиеш, шарт үтәлмәсә, әлеге никах зина, ягъни законсыз җенси мөнәсәбәтләр дип санала.

«Каян белим, минем хатыным юк ич»

Катнаш никахның минуслары күп булса да, дин моны хуплап бетермәсә дә, яшьтәшләрем мондый мөнәсәбәләргә каршы тормый икән. Аларның фикерен белү өчен, мин 25 кешегә сорау белән мөрәҗәгать иттем. Бер сыйныфташым, «Әгәр дә төрле милләттәге, диндәге кешеләр өйләнешсә, аларның балалары кем булыр, нинди телдә сөйләшер?» дигән сорауга, «Каян белим, минем хатыным юк ич» дип җавап бирде. Бу – иң кызык һәм оригиналь җавап булгандыр.

Данис, 16 яшь: Мин катнаш никахларга бик тискәре карыйм, чөнки шул гаиләләр аркасында маңкортлар туа, милләтләр бетә, телләр онытыла...

Саша, 16 яшь: Минемчә, моның бернинди дә начар ягы юк, мин уңай карыйм. Әгәр дә егет белән кыз бер-берсен яраталар икән, аларга ниндидер принциплар комачауларга тиеш түгел. Хәзер бергә булу өчен динне алыштыру кебек нәрсәләр кирәкми бугай, ләкин бу һәрбер парның үз эше инде. Дингә килгәндә, ул әти кеше ягындагысы сайланса, дөресрәк буладыр. Ә телләр ике әти-әнинеке дә кулланыла ала дип саныйм.

Айсылу, 17 яшь: Төрле милләт һәм төрле диндәге парларга мин нейтраль карашта. Әгәр дә, егет белән кыз бер-берсен чынлап яраталар икән, бу фактор мәхәббәтләренә каршы тормас. Минемчә, бу парның үз эше һәм ул башкаларның фикеренә генә карап хәл ителми. Бу мәсъәләне кеше шәхсән приоритетларына таянып һәм хисләренең ихласлыгы, җаваплыгыннан чыгып хәл итә. Мондый гаиләләрдә, гадәттә, бала үсеп җиткәч динен үзе сайлый, һәм бу, минемчә, дөрес карар. Тел мәсъәләсенә килгәндә, төрле милләтле, динле гаиләләрдә балаларның ике туган телен дә камил белү зарур. Шәхсән үземә килгәндә... Мин башка диндәге егеткә кияүгә чыгарга теләмим. Чөнки мин үземнең милләтемне, телемне, динемне мәхәббәттән өстәнрәк куям һәм янымда милләтәшем булуы мөһим. Ләкин ялгыш кына рус егетенә гашыйк булырмын дип куркам, йөрәк бит ул сорамый, менә шунысы куркыныч...

Самат, 21 яшь: Татармы, русмы – нинди аермасы бар инде аның, барыбер шул кеше бит. Үземә килгәндә, мин башка милләт кызын ярата алыр идем, начар ягын күрмим, тирә-юньдәгеләрнең өнәп бетермәве генә ихтимал. Менә син кешене күрдең һәм ул сиңа ошады, ди, беренче булып аның динен сорыйсың мени? Аннары «Юк, син исламда түгел, хуш», – дип китеп барып булмый инде! Әти-әниеңә берәр ничек аңлатырга тышырасың, йөрәгеңә кушып булмый бит.

Алинә, 17 яшь: Мин бу күренешкә нейтраль карыйм. Мәхәббәттә чикләүләр булмаска тиеш, минемчә. Әгәр дә ике кеше арасында чын илаһи мәхәббәт яши икән, аларны бер нинди киртәләр дә туктатып кала алмаячак. Без бит ирекле кешеләр, безнең барыбызның дөньяга үз карашы, үз исап-хисабы һәм әгәр ул пар шулай кирәк дип саный икән, нигә әле үзләре теләгәнчә тормыш кормаска?

Никахтан соң һәркем элеккегечә үз динен тота ала, ә тел өйрәнү проблема түгел, иң мөһиме теләк кенә кирәк. Өстәвенә, бу файдалы да булачак әле. Минем яхшы танышым бар, ул никахка кадәр татар телендә бер җөмлә дә төзи алмый иде, ә никахтан соң, бераз вакыт узгач, гомумән, акцентсыз сөйләшә башлады. Яраткан кеше өчен тел генә өйрәнү түгел, утка суга да керергә әзер торырга кирәк, минемчә. Олы тормышка мөһим адым ясар һәм никах укытыр алдыннан, никахтан соң аңлашылмаучанлыклар тумасын өчен, дин, тел, милләт мәсьәләсе алдан ук исәпкә алынырга һәм җентекләп сөйләшенелергә тиеш. Бар нәрсәдә дә компромисс табарга кирәк. Баланың нинди дин тотачагы – яшь парларның шәхси эше, ә милләт, әлбәттә, катнаш булачак, моннан берничек тә котылып булмый.

Әгәр дә мин билгеле бер кешене дөрестән дә үз тиң ярым дип тапсам, дин, милләт, тел икенче урында калачак. Шәхсән минем өчен кешенең эчке дөньясы күпкә мөһимрәк.

Илназ, 16 яшь: Бер яктан карасаң, мондый никахны алдан ук булдырмаска тырышу бик мөһим, чөнки хәтта дин дә әлеге фикерне раслый, ә икенче яктан исә – кыз белән егет арасында мөнәсәбәт чынлап торып саф хисләргә корылган икән, аларның төрле дингә караганнары икенче планга китүгә дә каршы килү бик үк дөрес түгелдер.

Баланың  нинди телдә сөйләшәчәген, милләтен әти-әниләре үзләре уйлап, уртак фикергә килергә тиешләрдер, чөнки өйләнешү алдыннан алар төрле мәдәниятләргә каравы нигезендә чыккан аермаларга алдан ук әзер торырга тиеш.

Үземә килгәндә, монысы инде «дело чувства», алдан әйтү кыен, чөнки өйләнгәнче уйлар шактый үзгәрергә дә мөмкин әле.

Алмаз, 15 яшь: Мин төрле милләт һәм төрле диндәге парларга каршы түгел, бу аларның сайлаулары. Әгәр рус һәм татар кешесе өйләнеште икән һәм әти кеше – гаиләдә баш булса, бөтенесе аннан торачак. Ул баланың динен һәм нинди телдә сөйләшүенә зур йогынты ясаячак дип уйлыйм. Үземә килгәндә, мин рус кызына өйләнергә теләмим, чөнки бу мине бик нык кысрыклар иде.

Маша, 16 яшь: Мин катнаш парларга уңай карыйм. Нинди дин, ил – аерма юк, иң мөһиме: яхшы кеше булсын. Мин үзем дә башка диндәге һәм милләттәге кешегә кияүгә чыгар идем. Моны шаккатарлык хәл дип уйламыйм. Бүгенге көндә «чиста» гаиләләр аз, ягъни чын татар яки рус гаиләсен очрату авыр.

Менә шулай, дуслар. 25 кешедән 25 төрле фикер ишеттем, күпләрнең уңай карашы уйланырга мәҗбүр итте. Ә сез ни диярсез?

Айзилә Абдрахманова
yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев