Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Әни, сатып ал!

Балагыз бүгеннән үзен чын шопоголик кебек тотамы? Сәүдә үзәгендә аның бар нәрсәне сатып аласы килә? Киләчәктә ни булыр? Барлык теләкләрне канәгатьләндерү өчен каян акча җиткерергә? Кибеткә, ипи алырга керү белән балагыз тәм -томнар, газлы су, чипсалар киштәләренә ташланып, сездән әйбер сатып алуыгызны таләп итәме? Әгәр алмасагыз елый, истерика оештырамы? Әле...

Балагыз бүгеннән үзен чын шопоголик кебек тотамы? Сәүдә үзәгендә аның бар нәрсәне сатып аласы килә? Киләчәктә ни булыр? Барлык теләкләрне канәгатьләндерү өчен каян акча җиткерергә?

Кибеткә, ипи алырга керү белән балагыз тәм -томнар, газлы су, чипсалар киштәләренә ташланып, сездән әйбер сатып алуыгызны таләп итәме? Әгәр алмасагыз елый, истерика оештырамы? Әле идәндә аунап, тәгәрәп тә елаган балалар юк түгел. Сатып алучыларның, баланы жәлләп, йөрәге әрни башлый. Һәм сез үзегезне мескен, бәхетсез, балага тәм -том да алып бирмәүче михербансыз җан итеп хис итәчәксез. Сез карышасыз, балага акча азлыкны аңлатырга тырышасыз, яки шоколадтан аның диатез булуын, ә өйдә мондый уенчыклары күплеген аңлатмакчы буласыз. Әмма күз яшьләре, истерика дәвам итә. Сез чигенергә мәҗбүр. Менә бу хакта сөйләшеп алыйк.

Психолог Александра Волохова киңәшләренә колак салыгыз.

1. Миңа кирәк! нең беренче сәбәбе:

Балагыз йомшак уенчык алмаганнан еламаскада мөмкин. Аның күз яшьләренең сәбәбе башкададыр! Баланың "кибет"тәге истерикалары артында башка сәбәп яшерелгән булырга мөмкин.

Әни, сатып ал!

• Балалар капризлану табигый хәл, чөнки бала арыган, тирләп пешкән булырга мөмкин. Яки аңа һава җитмидер, тамагы ачыккан булуы да бик мөмкин. Һәм бу вакытта сезнең ул сораганны алып бирмәвегез чүп өстенә чүмәлә кебек, күз яшьләренә бер сәбәп кенә. Өстәвенә, балагыз үзе дә ни теләгәнен аңламыйча, таләп итәргә мөмкин. Аныңча, үзенең иң зур "кайгысы" - сезнең аңа әйбер алып бирергә теләмәвегез! Ә сез балагызның өс киемен салдырып, эчәргә су биреп карагыз әле. Ул шунда ук тынычланып китәчәк.

• Нәниләр еш кына импульсив була.

Күп балалар өчен күрү белән алу, алу өчен әти - әнидән сорау табигый хәл тоела. Әмма аның соравы - бу уенчыкның аңа бик нык кирәк булуы дигән сүз түгел. Берничә минуттан ул үзе сораган уенчык хакында инде оныткан да булырга мөмкин.

Әни, сатып ал!

• "Миңа кирәк!"нең җитди сәбәбе - әти - әниләрнең балага игътибары җитмәү. Күп вакытта әти -әниләр баласына уенчыкны үзләренә "комачауламасын" өчен сатып ала. Сабый бу "аралашу чарасы"на ияләшә. Бу уенчык әти -әнине алмаштырмаса да, ул кабаттан үзенә яңа уенчык сорый башлый. Яңадан яңа уенчыклар - бала өчен әти -әнинең яратуын, кайгыртучанлыгын аңлата башлый. Ә инде кибеткә килеп кергәч, баланы баналь күңелсезлек биләп ала. Әти -әнигә комачауларга ярамый - алар товар сайлый, киштәдәге әйберләрне тотып карарга рөхсәт итмиләр…

2. Уртак шопинг: Бала белән кибетләрдә йөрү күз яшьләре, истерикага әйләнмәсен, дисәгез, сәүдә үзәгенә нинди максат белән, нәрсә алырга барачагыгызны алдан сөйләшеп куегыз. Бергәләп алачак әйберләрнең исемлеген төзегез. Әгәр бала әле укый белми икән, исемлектә һәр товарның янына рәсемен ясагыз.

• Өйдә вакытта ук уртага салып сөйләшегез

Алдан ук ачыклагыз: кирәгеннән артыгын ала алачаксызмы? Әйтик, сез бүгенге шопингта берәр шоколад һәм бер кап печенье алачаксыз. Өлкәнрәк балага акчаны кулына тоттырыгыз: бу аңа азык -төлекнең нинди бәядән булуын белү өчен дә, математикадан сабак та булачак.

• Күзәтегез, шопингка чыгып киткәндә бала арыган һәм ач булмасын. Шулай ук кибетләргә иптәшкә яхшы кәефне дә үзегез белән ияртергә кирәк. Кечерәк савытка су, баланың берәр яраткан уенчыгын да алыгыз. Ул киштәләр арасында күңелсезлеккә бирелмичә, уенчыгы белән "киңәшеп", исемлек буенча кирәк - ярак җыячак.

• Баланың игътибарын җәлеп итергә тырышыгыз кибеттән нәрсә сатып алачагыгызны балага кабат исенә төшерегез. Киштәләр арасында йөргәндә дә, бала белән аралашып, кәрзингә ниләр салынганын, тагын ниләр алырга кирәкне ачыклагыз.

Әни, сатып ал!

• Өлкәнрәк бала белән кибеттә тагында уңайлырак. Исемлекне бала кулына тоттырасыз да, кайсы азык нинди бүлектә булуын бергәләп ачыклап, аңа азрак мөстәкыйльлек бирәсез. Ул үзе ипи, сөт, шикәр комын яки башка азык - төлекне алып килеп кәрзингә сала ала. Күп балалар исемлектәге товарны кәрзингә салгач, сызып, тамгалап барырга ярата. Димәк, бергәләп шопингка килгәч тә, балага карандаш тоттырсагыз, ул үзенең җитди эш белән мәшгуль булуын аңлар.

Әни, сатып ал!

• Тагын бер ысул: киштәләр арасында балагыз фикеренә дә колак салыгыз. Аның белән нинди сөтне, яки нинди сокны алырга киңәшегез. Әлбәттә, бер көнне баладан әллә ничаклы азык -төлекның кайсы яхшырак булуын сорарга кирәкмәс.

3. Бәһанең ни икәнен белү

Кечкенәдән баланы акча кадерен белергә өйрәтү мәслихәт. Гаиләгез никадәр генә җитешлектә яшәсә дә, акчаны җилгә очыру уңышлы тәрбия чарасы булмаячак. Балачакта акчага коенып үсеп, тормышта башка ситуациягә юлыкса, юклыкны ни икәнен аңлау аңа кыен булачак. Балагызга кечкенәдән: "уңышсызлар акчаны туздыра, ә уңышка ирешкәннәр акча белән идарә итә", дип аңлатып үстерегез. Бәяләрне чагыштырып күрсәтегез. Бер үк товарны ике кибеттә ике төрле бәягә саталар икән, ә нишләп әле аның арзанрагын сайламаска? Кайбер товарны алып та торуның кирәге юклыгын аңлатыгыз. Балага тәрбия чарасын үз мисалыгыз белән күрсәтегез.

Әни, сатып ал!

• Балагызга "кесә" акчасы бирегез, һәм ул акчаны үзенчә "туздырырга мөмкинлек" бирегез. Тәм -том алырга телиме, әллә зуррак берәр нәрсәме? Смартфонга акча җыярга телиме?

• Һәм үз үрнәгегездә бүләк бирү, бүлешү күңелле икәнен аңлатырга кирәк. Бүләк алучының күзләрендә шатлык күрергә, рәхмәт сүзе ишетергә өйрәнгән бала киләчәктә рәхмәтле дә, киң күңелле дә булып үсәчәк.

Әни, сатып ал!

Кулланучы үстерүдән туктагыз!

• Гадәттә, баланы бүләккә күмеп үстергәндә, бар теләген үтәп торганда, бала бүләкнең бәясен белми башлый. Ул комсызга да әверелергә мөмкин. Яки "акча бәясен" белми башларга.

Истериканы туктатыгыз!

Баланы алдан әзерләп, өйдә үк җитди итеп аңлатып, кибеткә чыкканда да, ул кәнфит, уенчык сорарга, ә алмасагыз, таләп итәргә, истерика оештырырга да мөмкин. Нишләргә соң?

Әни, сатып ал!

• Беренче чиратта бала күз яше гайре табигы й хәл түгеллекне күңелегезгә сеңдереп куегыз. Әйе, кибеттә, кеше алдында скандал оештырмаучы балалар юк түгел. Әмма алар азчылыкны тәшкил итә.

• Үзегезне тыныч тотыгыз. Никадәр үзегезгә ышанычыгыз ныграк булса, балага сезне "күз яше белән җиңү" авыррак булачак. Сез үзегезне тынычрак тоткан саен, башка сатып алучылар бала белән сезнең арага тыкшынып, акыл сатмаячаклар. Әгәр баланы кибеттән алып чыгып китәргә кирәклекне тойсагыз, тизрәк чыгып китү ягын карагыз. Әмма бу уйланылган чигенү булсын, ә "яу кырыннан" качу түгел.

• Ситуациягә әти - әни күзлегеннән түгел, бала күзлегеннән карап карагыз. Сезнең өчен аның проблемасы - пүчтәк кенә тоелса да, күңелегез белән үзегезне бала урынына куеп карагыз.

• Ә шулай да бала кубызына биемәгез. Сез, әгәр бала елап әйбер сораган саен, аңа ул сораган һәр нәрсәне алып бирәсез икән, ул тиз арада бу алымны(кибеттә кеше алдында истерика оештыруны) гадәткә әверелдереп куюы бар.

• Түбәндәгечә хәл итеп карарга була: бала янына иелеп, аның кулларыннан тотарга, аны кочаклап алып юатырга кирәк: "бик кызганыч, әмма без син сораган әйберне ала алмый быз шул",- диеп, үз фикерегездән чигенмәскә киңәш ителә.

Әни, сатып ал!

• Истә тотыгыз: баланың кибеттә елавы - үза торган бер период. Моны кичерергә, үткәреп җибәрә белергә кирәк. Вакытлар үтү белән, бала үсә һәм сезгә бергәләп шопингка йөрү күпкә җиңелрәк булачак.

Барчагызга балалар бәхете, балалар игелеге теләп калабыз!

http://yzoem.ru/balakaem/ni-satyp-al/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев