Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Әнием, мин үскәч, очучы булам да болытлардан әтиемне алып, җиргә төшерәм. Сагындым…»

Земфира, кызчыкның әнисе, бәләкәй чакта үзе дә шундый шук иде. Хыялый иде, озак вакытлар зәңгәр болытларга карап хыялланып утырырга ярата иде. "Әнә, теге болыт атка охшаган, име, әнием. Ә тегесе безнең сарык бәтиенә охшаган, бөдрә чәчле. Әнием, кара инде, шундый матур!" - дип өзгәләнә бала. Әнисенең эше күп, караганга сабышып:...

Земфира, кызчыкның әнисе, бәләкәй чакта үзе дә шундый шук иде. Хыялый иде, озак вакытлар зәңгәр болытларга карап хыялланып утырырга ярата иде. "Әнә, теге болыт атка охшаган, име, әнием. Ә тегесе безнең сарык бәтиенә охшаган, бөдрә чәчле. Әнием, кара инде, шундый матур!" - дип өзгәләнә бала. Әнисенең эше күп, караганга сабышып: "Ие шул, кызым, дөрес әйтәсең", - дигән була. Земфира куанып болытлар белән ярыша башлый, тегеләре өстән, кызчык астан чаба. "Көне буе чабып та ничек армыйсың", - дип гаҗәпләнә аңа әнисе.

Үсеп буйга җиткәч тә утыра алмады, артына энә кергән кеше кебек тынгысыз булды. Земфираны кияүгә биргән көнне бөтенесе кияүне кызганып: "Синең арттан ничек өлгерер инде?" - дип сөйләштеләр. Кәләш рәхәтләнеп көлде дә: "Нишләп өлгермәсен, очучы бит ул!" - дип, күрше апасының бит очларыннан үбеп тә алды. "Менә сезне ничек ташлап китәсе, сагындырырсыз инде", - дип авыр сулап куйды. "Бәй, нигә ташлап китәсең әле син. Кияү ерак тормый дип беләм", - дип гаҗәпләнде күрше апа.

- Хәрби кеше бит ул минем Замирым, кая кушсалар, шунда китәбез инде, - дип тагын да моңсулана төште кәләш.

Туйның икенче көнендә үк алар үзләре яшәячәк хәрби шәһәрчеккә барып урнаштылар. Озын һәм авыр юлдан соң арылган булса да, Замир Земфирасына шәһәрчекне күрсәтергә булды. "Иртәгә ял итәрбез дә, аннан соң миңа рейска", - диде ул. Кич белән алар янына командир чинындагы бер кеше кереп, яшәү шартлары белән кызыксынды. "Кирәк әйберләрегез юкмы, булса, миңа хәбәр итәрсез", - диде. Ул озак тормады, киткәндә, Земфирага карап: "Мин сезгә ышанам, сез Замирга зур терәк булырсыз. Зинһар өчен, очыш алдыннан күңелсез хәлләр хакында сөйләшә, Замирга авыр сүзләр әйтә күрмәгез, саклагыз аны. Штурманның тылы нык икән, очыш вакытында ялгышмый, бар да яхшы була. Сезнең янга исән-сау әйләнеп кайтсын дисәгез, ирегезнең җаеннан гына торырга тырышыгыз", -диде дә саубуллашып чыгып китте. Земфира менә хәзер генә иренең ниндидер хәтәр эштә эшләвен сиземләп алды. Бик ярата бит ул Замирын, саклар, нигә сакламасын! Аллаһы Тәгалә дә саклар аны, аның янында йөри бит ул! Земфира бервакыт уенын-чынын бергә кушып Замирыннан: "Синең Аллаһы Тәгаләне күргәнең юкмы? Күрсәң, аннан сорап миңа зәңгәр болыт алып төш әле", - дигән иде. "Ярар", - дигән булган иде Замиры, әмма алып төшмәде. Командировкага киткән чагында: "Нәрсә алып кайтырга сиңа?" - дисә, әле дә Земфира: "Зәңгәр болыт!" - дип җавап кайтара. Замиры көлә дә: "Есть!" - дип кулын фуражкасына тидереп ала. Көтеп күзләре күгәргән хатынына зәңгәр яулык, зәңгәр күлмәк, зәңгәр сумка ише бүләкләр алып кайта. Иренең муенына сарылган хатын бүләкләрне карарга ашыкмый, куенына сыенган килеш озак кына сүзсез басып тора. Сизә ире, хатыны шулай күз яшен яшерә.

Бу көнне алар кара-каршы утырып чәй эчәләр, Земфира ире белән күрешми торган көннәрдә булган хәлләрне сөйли. Ни хикмәт, бер дә күңелсез булмаган икән бит, гел кызыклы хәлләр генә булган! Рәхәтләнеп көлешәләр… Ире өйдә югында авырлы хатынга күңелле булмаганын аңлый инде Замир. Әмма сиздерми, Земфирага карап көлә, шаяра. Ә анда… кичә генә солдат киеме кигән япь-яшь малайлар канга батып, чит җирләрдә ятып калдылар. Борын аслары да кипмәгән бит әле! Йөрәк сыкрый, күз елый…

Ире командировкага киткән саен Земфираны тынычсыз халәт биләп ала, күңеле хәвеф буласын сизгән кебек авыр уйларга бирелеп сагышлана, телефон шалтыраса да сискәнеп китә. Вакытлы-вакытсыз ишек каксалар, йөрәгенә ябыша. Бигрәк кыен икән лә бу очучы хатыны булу. Хәрби очучының кай тирәләрдә йөрүен чамалый Земфира… Шуңа да күңеленә курку оялады да инде. Элеккеге кебек зәңгәр болытларга карап хыяллана да алмый хәзер. Бары тик: "Замирыма тимәгез! Юлын бүлмәгез! Без аны бик яратабыз. Исән-сау кайтуын көтәбез", - дип ялвара гына. Балкып кайтып кергән ирен күрүгә, бу уйлар тарала да бетә. Бик рәхәт аңа, тик ире генә озакка китмәсен дә, имин йөреп әйләнеп кайтсын!

Бу юлы да Земфира ирен елмаеп озатып калды. Гадәттәгечә, "Нәрсә алып кайтыйм?" - дип сорады Замиры. "Нәрсә кирәген беләсең бит инде. Зәңгәр болыт!" - диде Земфира. "Бу юлы обязательно алып кайтам!" - дип ышандырды ире һәм: "Мине көт, икәү бергә алып кайтырбыз!" - дип хатынының туп кебек корсагына ымлады. "Ярар", - дип башын какты Земфира һәм, эченең боруына чыдый алмаса да, елмаеп иренә кулын болгады. Замир китүгә, Земфираны бала тудыру йортына илттеләр. Ике сәгатьтән соң, шәрран ярып, бер кыз бала дөньяга килде. "Сәгать ничә?" - дип сорады акушерка. Кемдер: "Ун!" - дип җавап кайтарды. Акушерка баланы кулына алды да өскә күтәрде: "Бу кыз әтисе кебек очучы булыр, өскә карый, әтисенең һавада икәнен сизә ахры. Әниең монда, әниеңә кара", - дип баланы әнисенә күрсәтте. "Күзләре әтисенеке, исеме Зәмирә була инде", - диде хәлсез ана, яшь аралаш елмаеп.

Өзелеп-өзелеп көтсә дә, Замиры килмәде. Земфира күңеле белән сизде: нидер булган! Әмма, йөрәге каршы килеп маташты, Замир менә-менә килеп керер кебек тоелды. Зәңгәр чәчәкләрдән генә торган букет алып киләчәк ул! Палата ишеген ачар да: "Көтеп тор дидем бит мин, икәү алып кайткан булыр идек", - дияр. Земфира аны кочагына алыр да: "Мин сине көттем, бик көттем. Сиңа башкача зәңгәр болыт алып кайтырга кушмам, алайса озак торасың, үзең исән-сау кайтсаң, безгә шул җитә", - дияр. Кайтсын гына Замиры, күзенә генә күренсен!

Көттерде… Кайтмады… Земфираны, кызы Зәмирәне калдырып юкка чыкты Замиры. Палата ишегеннән кыяр-кыймас кына, кайгылы йөз белән кергән Вадимны күрүгә аңлады: Замир юк, ул инде бүтән кайтмаячак!

- Кайчан? - дип сорарга үзендә көч тапты хатын.

- Киткән көнне үк, сәгать унда…

"Ун", "ун"… Кайда ишеткән иде соң әле бу санны? Әйе бит әле… Нәкъ кызы дөньяга аваз салган минутларда әтисе актык сулышларын алдымы икәнни? Зәңгәр болытлар арасында калдымыни безнең әтиебез? Тимәгез безнең әтиебезгә дип ялындым бит мин сезгә! Нигә кагылдыгыз аңа? Матур булсагыз да, рәхимсез икәнсез бит! Нигә минем кызымны әтисез калдырдыгыз, зәңгәр болытлар?

Палатага йөгерешеп табиблар керде…

…- Әнием, карале, күктә зәңгәр болытлар йөзә!

Земфира сискәнеп китте.

- Юк, кызым, алар зәңгәр түгел, соры төстә. Сиңа гына шулай күренә ул.

- Юк, зәңгәр! Әнием, ул бо­лыт­ларның кайсында минем әтием яши?

- Белмим, кызым. Бәлки әнә тегесендәдер. Күренми бит.

- Әнием, ә ул безне күрәме?

- Күрә, кызым үсеп беткән икән, дип куанадыр инде.

- Әнием, мин үскәч, очучы булам да зәңгәр болытлардан әтиемне алып, җиргә төшерәм. Мин аны шундый сагындым. Ә син сагындыңмы соң?

- Сагындым, кызым, бик сагындым әтиеңне. Әйдә, өйгә кайтыйк. Әнә, болытлар куера башлады, яңгыр килә. Әйдә, йөгердек!

Әни белән кыз җилдән җитез йөгереп өйгә кереп качуга, яңгыр ява башлады. Земфира кызын кочаклап тәрәзә каршына басты. Юк, болытлар арасына менгермәс ул кызын. Моның өчен бөтенесен дә эшләр Земфира. Әмма кызын сезгә бирмәс! Монысын өмет тә итмәгез, рәхимсез зәңгәр болытлар!.. +

Мөнирә САФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X