Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Нигез хуҗасы

Югары уку йортын тәмамлап, авылда ике ел укытучы булып эшләгәч, мин төп йортка килен булып төштем. Ирем өч малайның иң өлкәне иде. Кызыбызга 1 яшь тулгач, без-не башка чыгардылар. Тол калып, авыл-да тормыш өстерәп арган хатын 5 баласы да мәктәпне тәмамлагач, уллары армиягә барып кайткач, йортын сатып Казанга чыгып китте....

Югары уку йортын тәмамлап, авылда ике ел укытучы булып эшләгәч, мин төп йортка килен булып төштем. Ирем өч малайның иң өлкәне иде. Кызыбызга 1 яшь тулгач, без-не башка чыгардылар. Тол калып, авыл-да тормыш өстерәп арган хатын 5 баласы да мәктәпне тәмамлагач, уллары армиягә барып кайткач, йортын сатып Казанга чыгып китте. Без шул йортны алып калдык. Улыбыз шушында туды. Мал-туар асрап, бәрәңге үстереп, көчебездән килгәнчә каралты-кураларны яңартып, шул нигездә 28 ел гомер кичердек. Шөкер, нигезебез тыныч булды.


-Нигез хуҗабызны, аның балаларын үз туганнарыбыз кебек якын күрдек. Кайчан кайтсалар да алар өчен ишегебез ачык. Үзләренә барсак та безне ачык йөз белән каршы алалар, тормышлары җитеш, балалары да уңган Тәгъзимә апаның. Без аның исәнлегенә сөенеп яшибез, ул кайтып кергәндә йортыбыз тагын да яктырып киткән кебек була. Нигез хуҗасының язмышы үз әниемнеке белән охшаш булганга да якындыр ул миңа. Алар икесе дә туган якларыннан аерылып, ир ягына килен булып төшкән, күп бала тапкан, толлык әчесен дә күргәннәр. Тол хатын үзе генә түгел, балалары да кимсетелгән ул кырыс заманада. Шулай булмаса ир балаларының берсе төп йортта калып гомер итмәс идемени. Үзләре дә яшь-лек гомерләре узган, балалар үстергән, мең газаплар бе-лән яңартылган йортларын ташлап шәһәргә чыгып китмәсләр иде.

Тәгъзимә апа 1935 елда Джызак шәһәрендә туа, чөнки аның әтисе йөкле хатынын алып, кулак дип эзәрлекләүдән качып, Үз-бәкстан якларына чыгып киткән була. Ләкин сагынуга түзә алмыйча 14 көнлек баласы белән Тәгъзимә апаның әнисе туган якларына юл тота, мең газаплар белән Азнакай районы, Актүбә авылына - әти-әнисе йортына кайтып төшә Миң-легаян. Балалы хатын юлда кайтканда ук авырый башлаган була, аның хәле көннән-көн начарлана бара. Инде үзенең үләсен сизгән хатынның төнлә "миннән калып бәхетсез ятим булганчы үлүең хәерлерәк булыр" дип, баласының битенә мендәр капларга маташуын күреп, шул төнне Шакир бабайларда кунарга калган урман каравылчысы баланы коткара, йорт хуҗасын уята. Менә шулай Тәгъзимә апа исән кала, әнисе үлеп китә, сабый әби-бабай кулына кала. Кызга 3 яшь тулганда әтисе кайтып, үлгән хатынының сеңлесенә өйләнә, баланы да алып алар яңадан Үзбәкстанга китәләр, уртак балалары туа. Кыз әтиле-әниле булуына куанып яшәгәндә сугыш башлана. Үзе сугышка киткәнче хатыны белән ике баласын чит җирдә калмасыннар дип поездга утыртып җибәрә Фәтхелбаян. Перронда әтисенең "бәхетле булырга язмаган икән сиңа, балакаем!" дип кызын күтәреп алып соңгы тапкыр сөйгәне онытылмаслык хатирә булып уелып кала кыз күңелендә. Юлда кечкенә бала үлә, аны бер стан-циядә җирләп, Актүбәгә көчкә кайтып җитәләр.

Бөек Ватан сугышыннан Тәгъзимәнең әтисе әйләнеп кайтмый. Үги әнисе тол иргә кияүгә чыгып, Кемерово якларына китә, кыз әби-бабайда кала. 3нче сыйныфны тәмамлагач,10 яшьлек бала Әлмәт якларына укырга китә, ләкин күбрәк аңа укырга түгел, ә укытучы гаиләсендә бала карарга туры килә. Бер елдан 5нче сыйныфка Азнакайга бара, анда да туганнарында бала карый. Йорт хуҗасы балаларга дип пешергән ризыкны ашагансың дип, кызны бик каты ачуланган көнне, ул кышкы салкында 20 чакрымны җәяүләп өшеп-ту-ңып әбисе янына кайтып керә. Уку елын ялгыз карчыкта торып тәмамлый. Кулак баласы дип балалар йортына да алмыйлар кызны, шуңа да аның балачагы өйдән-өйгә йөреп уза. 14 яше тулгач, анда баручыларга паспорт бирәләр икән дигән хәбәрне ишетеп, паспорт алып, товар вагонында Ярославль шәһәренә юл тота кыз, анда торф комбинатына эшкә урнаша, олылар белән беррәттән көндәлек норманы үти. Бер елдан Бөгелмәгә кайтып техникум бетерә, Казанга килеп, теплоконтроль заводында эш-ли башлый. Тулай торакта торганда бергә эшләгән кыз аның бер туганы да булмаганын күреп, Мәмдәл авылына кунакка чакыра. Ул кызның энесе Казанга апасы янына килгәндә үк күз салып куйган булган икән Тәгъзимәгә. Клубка чыккач та кунак кызына бер егетне дә якын җибәрми Хидият. Менә шулай Тәгъзимә Мәм-дәл килене була.

Хидият белән алар биш бала үстерәләр. Матур гына тормыш итеп ятканда 46 яшендә Тәгъзимә апаның ире үлеп китә. Тормыш арбасын тарту аның үзенә генә кала. Хәер, үзенә генә дип әйтү бик үк дөрес булмас, уфалла арбасына балалар да җигелә. Әтиләре исән чакта яңа йорт салырга дип әзерләгән бурадан өй җиткерәләр, сыер, сарык, мамык кәҗәләре тоталар. Әни кеше мәктәптә пешекче булып эшләгәндә интернатта торучы 60 баланы ашата, соңрак җыештыручы булып эшли, Хезмәт ветераны исеменә лаек була. "Ул вакытларда төнге өчтән торып утын ярып, 4 техник хезмәткәр 5әр мич ягып, балалар укырга килгәнче мәктәпне җылытып куя идек", - дип сөйли Тәгъзимә апа. Төннәрен шәл бәйли, тегү, чигү эшләре белән шө-гыльләнә тол хатын. Ире-нең тормышка чыкмаган апаларын да карап, соңгы юлга озата ул. Кызлар үсеп, бер-бер артлы кияүгә чыгалар, олы малай да өйләнә. Кече малае армиядән кайткач, авылда калырга теләми: әтисез кимсетелүенә, "сәпит" артына салып кайткан үләнне сәпите белән бергә колхоз рәисе алып калуына хурланып елаган чакларын оныта алмый ул. Казаннан йорт алып, 1989 елда Мәмдәлдән чыгып китә Фәтхуллиннар гаиләсе.

90нчы кризис елларында да югалып калмый Тәгъзимә апа малайлары, чөнки кечкенәдән бөтен эшкә өйрәнеп үскән алар. Тора-бара эш-мәкәрлек белән шөгыль-ләнә башлыйлар, икенче малай да өйләнә, ике катлы йорт җиткерәләр. Тәгъзимә апа һәрвакыт балаларының киңәшчесе, булышчысы була, килене белән килешеп гомер итә. Озак гомер кичерүенә шөкерана итеп яши. Без дә аның исәнлегенә дога кылабыз, чөнки ул безнең өчен олы хөрмәткә лаек кеше - Нигез хуҗасы.

Фирая АБДУЛЛИНА. Биектау районы, Мәмдәл авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев