Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ник калдырып кайтып киттең?

Каенанам Гөлчөһрә Кашаповага 18 февральдә 93 яшь тулды. Әле дә матур, акыллы, зирәк ул! Алты балага гомер биргән. Кызганыч, хәзер икесе юк инде. Унөч оныгы, 21 оныкчыгы һәм бер оныгының оныгы бар! Һәрберсенең исемен, яшен белә. Төпчек кызы Лилия белән матур гына гомер кичерә. Татарча газеталарга языла, телевизор карый һәм...

Каенанам Гөлчөһрә Кашаповага 18 февральдә 93 яшь тулды. Әле дә матур, акыллы, зирәк ул! Алты балага гомер биргән. Кызганыч, хәзер икесе юк инде. Унөч оныгы, 21 оныкчыгы һәм бер оныгының оныгы бар! Һәрберсенең исемен, яшен белә. Төпчек кызы Лилия белән матур гына гомер кичерә.

Татарча газеталарга языла, телевизор карый һәм дөнья хәлләрен безгә дә җиткереп тора.

Дөнья артыннан кумады. Булмаса, артык көенмәде, булса да артык сөенмәде. Боларга тормыш үзе өйрәткән аны.

Северо-Задонски шәһәрендә яши алар (ул вакытта Тула өлкәсе). Әнисе - Мәликә әби алтынчы баласын тудырганда үлеп китә. Әтисе - Мөхәммәт бабай бераз үзе яшәп караганнан соң, булдыра алмавын аңлап, Мамадыш районына (алар шушы төбәк кешеләре) унөч яшьлек Гөлчөһрәсе белән икенче әни алырга кайта. Сеңлесе Фәхригалләм апаларда туктала. "Аларның балалары белән тезелешеп идәндә йоклап ятканда яңа әнинең "кайсысы соң әле монда минем кызым?" дип, аяклардан тотып каравына уянып китеп елаганым исемдә", - ди каенанам.

Бабай белән яңа хатыны, каенанам Гөлчөһрәне бер елга авылда калдырып, калган балалар янына китә. Тик бабай яңа хатынына нарасыйларының санын киметеп әйтә, чөнки күп балалы иргә бармас дип курка.

1940 елда уртак балалары Хәмит абый туа.

Сугыш башлангач, алар немецлар арасында кала. Бабайлар тиз генә җыенып, Татарстанга кайтып китәләр. Кечкенә Хәмитне, энеләрен, тагын берничә туганнарын үзләре белән алалар.

Ә Северо-Задонскида бабайның сеңлесе - бер аяксыз, бер кулсыз Суфия апа, 18 яшьлек Рәшидә апа, 16 яшьлек каенанам, тумыштан гарип Наҗия апа, 14 яшьлек Хатирә апа кала.

Безнең гаскәрләр чигенгәндә зур гына элеваторга ут төртеп киткән булалар. Каенанам белән Рәшидә апага да эш табыла, алар ашлыкны икенче урынга күчерергә йөриләр. Каенанам бик чибәр була. Немец солдатлары аңа күз сала башлагач, Рәшидә апа аны үзе белән алып бармый башлый.
Эш сәгате беткәч, өстәмә рәвештә эшләгәннәргә күтәрә алган хәтле ашлык биреп җибәрә торган булганнар. Аны киптергәннәр. Картрак ирләр кечкенә генә кул тегермәне ясаганнар. Ашлыкны тартып, икмәк пешергәннәр, икмәктән сохари әзерләгәннәр.

1942 ел. Февраль тирәләре. Кичтән йокларга ятканда шәһәрдә немецлар була, иртән уянуларына безнекеләр йөри. Тып-тыныч. Атышлар да юк. Каенаналарым, тиз генә җыенып, сохариларын алып, йөкләре бераз җиңеләйсен өчен җәйге пәлтә өстеннән кышкы пәлтәләрен киеп, йөкләрен асып, ике инвалидны җитәкләп, туган илләренә кайтырга чыга.

"Әтидән "нишләп син безне калдырып киттең?" дип сорыйсы калган да бит! Кайтырга чыктык. Вагонда безнең шикелле илләренә кайтучылар күп. Олырак ирләр су кайнатырга җайланма әмәлләп куйдылар. Ачлар күп иде. Әмма безнең тамак тук булды, чөнки әзерләгән сохариларыбызны суга җебетеп ашадык. Мең газаплар белән Кукмарага кайтып җиттек. Әтине белгән берәү очрап, безнең кайтып килгәнне әтигә хәбәр иткән. Таң атуга әти ат җигеп килеп җиткән иде инде. Гомерләребез булгач әти дә, туганнарым да озак, матур, тәртипле итеп яшәде. Бүген Фәйзелхак энем белән икәү генә калдык. Дөньялар бик рәхәт, ризык күп. Кадерен белеп яшәгез. Аллага шөкер дип әйтергә онытмагыз", - ди каенанам.

Хөрмәтлегә хөрмәт инде. Аны һәркайсыбызның үзендә яшәтәсе килә. Олы кешегә үз түшәме, үз почмагы якын. Кайда рәхәт - шунда бәрәкәтле гомерләрен биреп, безгә - аның, аңа безнең өчен шатланып яшәргә насыйп итсә иде Аллаһы Тәгалә.

Дилбәр Кашапова.
Казан.

Чыганак: Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев