Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Әниләр колагына: экономияләү серләре

«Чын хатын-кыз бизәнү әйберләре һәм хушбуйга акчаны беркайчан да жәлләми. Әгәр инде акчаны янга калдырырга бик кирәк булса, ашауга акчаны азрак тота». Сезнең мондый гыйбарә ишеткәнегез бармы? Бер яктан карасаң, бу сүз белән килешмәү мөмкин түгел: һәр хатын-кызның гүзәл буласы килә, ә артык авырлык беркемне дә бизәми. Икенче яктан, матур...

«Чын хатын-кыз бизәнү әйберләре һәм хушбуйга акчаны беркайчан да жәлләми. Әгәр инде акчаны янга калдырырга бик кирәк булса, ашауга акчаны азрак тота». Сезнең мондый гыйбарә ишеткәнегез бармы? Бер яктан карасаң, бу сүз белән килешмәү мөмкин түгел: һәр хатын-кызның гүзәл буласы килә, ә артык авырлык беркемне дә бизәми. Икенче яктан, матур кыяфәтнең туклануга бәйле булуын онытмыйк. Такы-токы ашап кына сәламәт һәм чибәр булмассың, бу бигрәк тә авырлы һәм бала имезүче хатын-кызларга кагыла. Чөнки алар туклыклы матдәләрне үзләренә генә түгел, балаларына да сарыф итә. Ишеткәнегез бардыр: кайбер хатын-кызлар, бала тапкач, теш бозылу, чәч коелу, буын сызлаудан зарлана. Сәламәтлек начараю күп очракта организмга кайсыдыр элемент җитмәүгә бәйле.

Мисал өчен, организмга тимер җитмәү (железодефицит) түбәндәге авыруларны китереп чыгарырга мөмкин:

  • калкансыман биз эшчәнлеге бозылу
  • хәлсезлек
  • депрессия
  • иммунитетның түбән булуы
  • авырлы хатын-кызларда баланың вакытыннан алда тууы, кирәгенчә авырлык җыймавы.

Күргәнебезчә, бу әле бер тимергә кагылганы гына, ә организм әле аксым, май, һәртөрле микро- һәм макроэлементларга да мохтаҗ. Шуңа күрә хатын-кызларга дөрес тукланырга кирәк, бигрәк тә тиздән әни булырга җыенучыларына. Сүз башыбыз бит акчаны янга калдыру, ягъни экономия иде бит, хәтерлисезме? Бүген күп гаиләләр акчаны кысыбрак тотарга мәҗбүр. Сәбәпләре төрле: бурычка бату, кредит-ипотека, эш хакы түбәнәю яки эштән куылу. Ә кайвакыт әни кешенең бәби табып, декрет акчасына калуы да гаилә керемен сизелерлек дәрәҗәдә киметә. Шулай итеп, безнең алда ике проблема тора: беренчесе - акчаны янга калдыру, икенчесе - гаилә әгъзаларын тиешенчә тукландыру. «Татарбәби» киңәшләрен укысагыз, ничек итеп артык акча туздырмыйча гына файдалы ашамлыклар алып булганын белерсез!


Нинди ризык алырга?

1. Ит ризыклары. Ит - җиңел үзләштерелә торган тимер чыганагы (гемовое железо). Тимер яшелчә һәм кузаклы культуралар (фасоль, соя, ясмык, нут борчагы, һ.б.) составында да бар, ләкин ит ризыкларындагы тимергә караганда организмга аны үзләштерү кыенрак. Шуңа күрә табиблар көндәлек рационда ит ризыклары булырга тиеш диләр. Шул ук вакытта ит гаилә бюджетының шактый чыгымлы өлеше - һәркайсыбыз белә, ит бер дә арзан продукт түгел. Кибет-базарларда ит бәясе 300-400 сум тирәсендә тирбәлә. Көн дә сөяксез сум ит пешерү кыйбатка төшә. Ләкин иттән кала әле бит үпкә, бавыр, бөер, йөрәк тә бар! Ит субпродуктларын арзанрак бәягә саталар, мисал өчен, йөрәкнең килограммын 170 сумга, бавырны 250 сумга алып була. Үпкә-бөергә килгәндә, алары тагын да арзанрак. Ит субпродуктлары кыйммәт булмаса да, алар бик файдалы: аларның составында аксым, витамин, энзим, минераллар һәм башка матдәләр бар.

Субпродуктлардан төрле-төрле тәмле һәм файдалы ризыклар әзерләп була. Йөрәкне иттарткычтан чыгарып котлет, голубцы, фаршланган борыч, хәтта манты да ясып була. Йөрәк ите йомшак, тиз пешә, аңардан, гомумән, гади иттән ясалган теләсә нинди ризыкны әзерләргә мөмкин. Бавырны томалап пешерергә, кыздырырга яки сөт, батон өстәп суфле ясарга була. Үпкә-бөер бездә бик үк популяр ризык түгел, әмма аларны да телеңне йотарлык итеп пешереп була.

Экономия: атнасына 2-3 тапкыр ит урынына йөрәк пешерсәгез, 130-230 сум акчаны янга калдырып була.

2. Сөт ризыклары. Сөт, эремчек, йогурт, сыр - минерал, витамин, фермент, энзим һәм кальций чыганагы. Ашказаны һәм эчәкләр эшчәнлеге өчен кирәкле продукт. Шулай ук теш һәм сөякләр нык булсын өчен дә сөт ризыкларын куллану мәҗбүри. Булачак аналар өчен сөт ризыклары бигрәк тә әһәмиятле, чөнки баланың тешләре әле әнисе карынында ук формалаша башлый.



Әгәр дә акчаны янга калдырырга теләсәгез, сөтне фермерлардан алырга киңәш итәр идек. Кибет сөте 40-45 сум торса, базарга авылдан китереп саткан сөтнең литры 35 сум. Шуңа өстәп, авылныкы авылныкы инде, пакет сөте түгел. Икенче киңәш - йогурт, кефир, сыр кебек сөт ризыкларын сатып алмаска, ә өйдә ясарга. Бу бер дә кыен түгел:

  • Йогурт. Йогурт ясар өчен махсус оеткы кирәк. Аптекада "Эвиталия" оеткысы 75 сумга сатыла. Йогурт эзерләү бик җиңел: 2 литр сөтне 40-41 °C ка җылытабыз, сөткә оеткы салабыз, яхшылап болгатабыз һәм сөтле кәстрүлне 3-4 кат кәгазьгә, аннары калын сөлге яисә тукымага төрәбез. Аннары төрелгән кәстрүлне җылы урынга, мәсәслән, батарея астына куябыз. Бу кыш көне, әлбәттә, җәй көне, батарея эшләмәмгәндә, йогуртны махсус йогуртница яисә мультиваркада ясап була. Беренче тапкыр ясаганда, сөтне җылы урында 16-18 сәгать тотырга кирәк. Соңыннан 3-4 сәгать суыткычта тотабыз. Йогурт әзер булгач, аның 600 граммын аерып куябыз - бу безнең оеткыбыз була. Икенче юлы йогурт ясаганда, сөткә шул әзер оеткының 150 граммын салабыз.

    Экономия: Бер флакон оеткы 10 л йогурт ясарга җитә. Бер литр сөтне 35 сумнан санасак, 35х10=350, оеткы бәясен өстәп 350+75=425. Димәк, йогуртның 1 литры 42 сум 50 тиен. Кибеттә исә йогуртның 200 граммын да 45 сумнан саталар.
  • Кефир. Аны ясау өчен кефир гөмбәсе, яки тибет гөмбәсе кирәк. Аны аптекадан да, avito.ru кебек сайттан да сатып алырга мөмкин. Бер аш кашыгы гөмбә 20 сум тора, өч кешедән торган гаиләгә 3 кашык та җитә. Алга таба гөмбә үрчи, аны хәтта сатырга да мөмкин. Кефир әзерләү өчен йогуртница, мультиварка кебек махсус җайланмалар кирәкми, ул бүлмә температурасында оетыла. Гөмбә махсус тәрбиягә мохтаҗ: вакытында юып, әзер кефирын алып, яңа сөт салып торырга, кояш яктысыннан сакларга, чиста савыт-саба кулланырга кирәк.

    Экономия: 1 аш кашыгы гөмбә көненә 200 мл кефир ясый. Шулай итеп, 35 сумлык 1 л сөттән 1 л кефир булачак. Кибет кефиры ярты литры 35 сум, димәк, өйдә ясау арзангарак төшә. Әле гөмбәнең үрчүен дә истә тотсак, өйдә ясалган кефирның чыгымнарны бик тиз кайтаруын күрербез.
  • Сыр. Өй шартларында сыр ясау ысуллары күптөрле: махсус фермент (бер пакеты 50 сум, сатучысы әйтүенчә, 100 л сөткә җитә), гади кефир яки йогурт ярдәмендә. Хуҗабикәләр әйтүенчә, өйдә ясалган сыр бик тәмле, әзерләве бер дә кыен түгел.

    Экономия: Өйдә 1 кг сулугуни сыры ясар өчен 1 сөт (35 сум), 1 кг эремчек (140 сум), 3 йомырка (15 сум), 100 г ак май (80 сум). Барысын кушсаң, 270 сум. Кибет сыры бәясе 400-450 сум тирәсе.

Нинди ризык алмаска?

Язманың бу өлешендә без чынлап та бөтенләй сатып алмаска яисә нык кына чикләнергә тиешле азык-төлек турында сөйләрбез.

  1. Шикәр комы, конфет, шоколад, кайнатма, печенье һәм башка тәм-томнар. Шикәрне үзләштерү өчен организм күп минерал һәм витаминнарын тота. Яңа тикшеренүләр күрсәткәнчә, шикәр кеше организмына тискәре тәэсир ясый:
  • иммунитет төшү
  • туклыклы матдәләр үзләштерүне тоткарлау
  • кариес
  • симерү
  • канда инсулин һәм глюкоза күләме арту
  • ярсучанлык, дулкынлану, балаларда көйсезләнү
  • аллергия
  • төрле хроник чирләрнең кискенләшүе һ.б.

Баллыны барыбыз та яратабыз, бигрәк тә балалар. Шикәрдән тулысынча баш тарту кыен булса да, аны чикләү хәерлерәк булыр - сәламәтлек өчен дә, акча янчыгы өчен дә. Шикәрне балга, конфет-мазарны киптерелгән җимешкә алмаштырырга киңәш итәбез. Аларның составында сахароза юк, шуңа күрә алар шикәр кебек зыянлы түгел.

  1. Пакетлы соклар, кибет йогурты. Аларның составында шикәр бик күп була, шуңа күрә зыяны файдасыннан артыграк. Бу ашамлыкларга тотылган акчаны җиләк-җимешкә тотсагыз, яхшырак булыр.
  2. Кофе һәм чәй. Әлбәттә, татар кешесе чәй эчми яши алмый инде ул. Кызганычка каршы, чәй витамин һәм тимер үзләштерүгә комачаулый. Авырлы һәм имезүче хатын-кызларда еш очраган анемия һәм тимер дефицитын истә тотсак, чәй һәм кофены ник азрак эчергә кирәклеге аңлашылыр. Әгәр дә гемоглобиныгыз түбән икән, сезгә вакытлыча булса да чәйдән баш тартырга киңәш итәбез. Аның урынына гади һәм минераль су, киптерелгән җимештән ясаган компот кебек эчемлекләр кулланырга ярый.

"Татарбәби" киңәшләре сезгә файдалы булыр дип өметләнеп калабыз. Дөрес тукланыгыз, һәр нәрсәнең чамасын белегез, сәламәт һәм чибәр булыгыз!

Автор: Ләйсән Рәкыйпова

http://tatarbaby.ru/eniler-kolagyna-ekonomiya-serlere.html


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев