Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Нина түгел, Нурия

Фаҗига. Гаилә фаҗигасе. Катнаш никахлар сәбәпле туган мон­дый фаҗигаләр турында күп языла, күп сөйләнә. Уртак­лыклар күп булса да, мондый яралы язмышларда һәркемнең үзенә генә хас фаҗигасе дә була икән. Яшь чакта бу турыда уйла­мыйсың шул. Ул чакта бар да матур, бар да әйбәт... Акыл бе­лән түгел, йөрәк белән сайлыйсың...

Әнә шулай “йөрәк белән сайлап”, бик яратышып өйләнгән Н.ләрдә дә башта барысы да бик әйбәт бара. Үзара аңлашу да, хөрмәт тә бар. Үзләренчә ике динне дә хөрмәтләп яшиләр. Урыс егетенә тормышка чыкса да, балаларына татар исемнәре куштыра, ипи-тозлык булса да татарчасын да өйрәтә Н. Барысы да гел шулай шома гына барыр кебек була. Тик...


Илле яшьләргә җиткәндә ике­сендә дә ниндидер үзгәреш башлана. Өстәвенә дин көчәя. Яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә күпләп дингә тартыла башлый. Бу “уяну” аларны да читләп үтми. Икесе ике якка – ике дингә аерыла. Дөрес, алар моңардан фаҗига ясамаска тырыша, бер-берсен аңлап, әмма төрле диннәр тотып яши башлый. Әмма ир кеше еш кына: “Йә, нәрсә инде бу? Кара инде минем балаларның исемнәрен! Иванов Азат Сергеевич, Иванова Раилә Сергеевна (исе­м­­­нәр үзгәртелә)... Азаттан туган балалар кем була инде?! Иванов кем-кем Азатович...”, – дип уфтана башлый. Бу әйберләргә исләре китмә­гән балалары оныкларына заманча исемнәр кушса да, әти кеше еш кына аларны “чумылдыру” турында уйлана башлый. Әмма Н. исән чакта әле бу мөмкин булмый.


Гомер көзләренә керү белән бу яшерен хыялын тормышка ашыра ул. Җәмәгате вафат булгач, риза булган балалары, оныклары белән чиркәүгә юл тота... Шулай итеп, Азатлар, Раиләләр документта гына яшәп кала,    мөселман хатыны­ның дәвамчылары христианга әйләнә. Әти-әниләре төрле зиратта булу бер фаҗига булса, соңгысы, миңа калса, тагын да уйландыра. Бу балалар әниләренә багышлап кайсы диндә дога кылыр да, сәдаканы кемгә яки кая бирер?..  Куркыта, шомландыра торган әйберләр болар гына да түгел әле. Әтиләренең җаны тынычланса да (аны гаеп­ләвем түгел, һәркемгә үз дине кадерле), әниләренең рухы риза булырмы?


Бу язмыш мине дә бик уйландырды. Катнаш гаилә булып яшәп, эше, тормышы, яшәеше бе­лән Балтач районында хөрмәт яулаган, Югары Субаш дигән керәшен авылында гомер итүче Иван агай Николаев белән шушы хакта сөйлә­шергә булдым.


– Хатыным Рәйханә Чапшарныкы, безнең авылга 1966 елда башлангыч класслар укытучысы булып килгән иде, – дип сөйләп китте ул. – Ике ел дуслашып йөрдек тә, өй­ләнештек...


– Әти-әниегез каршы килмә­де­мени?


– Килде инде, үзебезнең кешегә өйлән, диделәр. Тыңламадым. Аң­лата торгач, күнделәр: “Ярый алайса, үзеңә кара”, – диделәр... Хәзер уйланам инде, мине жәлләп риза булсалар да, күңелләреннән үпкә­ләп тә куйганнардыр инде дим.


– Ә Рәйханә апаның әти-әнисе?


– Алар да риза булмады инде. Беренче тапкыр сорап баргач, бир­мәделәр дә әле. Мулла кызы иде бит ул... Ахырдан алар – мине, без­не­келәр Рәйханәне бик яратты, шулкадәр килешеп, аңлашып яшә­дек... Рәйханә искиткеч акыллы, уң­ган-булган хатын иде, үзе бик чиста-пөхтә, тәмле сүзле. 34 ел бергә яшәп, зурдан кубып тавышланганыбызны да хәтерләмим. Шулкадәр матур яшәдек. Икебез дә актив идек, кая чакырсалар, шунда бардык... Кызганыч, гомере генә кыска булды. Дүрт еллап авырды, 55 яшен тутырды да үлеп китте. Менә бу яңа өйгә чыгып, нибары биш ай яшәп калды... Вафатына уналты ел, уйламаган, аны сагынып еламаган бер көнем юк... Еллар үткән саен, тагын да ныграк сагындыра, юксындыра икән...


– Бүген дин тотучыларга ирек тә, мөмкинлекләр дә күп. Сезне дә авылда дини йолаларны үтәп яшәү­челәрнең берсе диделәр. Күңеле­гезгә нигә үзебезнең диндәге кеше белән гаилә кормадым икән дигән уй киләме?


– Бу уй Рәйханә исән чакта ук икебезгә дә килде инде. Никадәр әйбәт яшәсәк тә, олыгая башлагач һәм,  сез әйткәнчә, дин көчәя башлауга, икебез дә “үз ягыбыз”га тарта башладык. Аптырый торган да түгел, әйткәнемчә, аныкылар да – дини нәсел, бездә дә әби-бабайлар дини йолаларны үтәп яшәүчеләр иде... Без Рәйханә белән бу мәсьә­ләдә бер-беребезне чикләмәдек тә, тыймадык та. Ике төрле дини бәй­рәмнәрне дә үткәреп яшәдек, Коръән дә укытты, соңгы юлга да, бөтен шартын үтәп, мөселманча озаттык. Авырый башлагач ук үзе: “Мине Чапшар зиратына җирләр­сез”, – дигән иде. Бу васыятен дә үтәдек. Чапшардагы туганнары бе­лән дә араларыбыз өзелмәде, каберен дә карап, тәртипләп тотабыз.


– Балаларга исем кушканда кар­­шылыклар килеп чыкмаган иде­­ме?


– Юк. Ул чакта инде бездә дә татар исемнәре кушу модада иде. Беренче балага исемне мин куштым, икенчесенә һәм оныкларга Рәйха­нә...


– Гадәттә гаиләгә бер чит дин кешесе катнаша икән, ул әйбер дәвамлы була. Ә сездә ничек?


– Бездә дә катнашып бетте шул. Без менә алты бала, бер сеңлебез генә керәшен егетенә чыкты. Калганнарыбыз мөсел­маннар белән гаилә корды. Әти-әни миннән соң Дания сеңлемнең татар егетенә кияүгә чыгуына да бераз каршы төшеп карады, беренче сорап килгәч, бирмәделәр дә... Әмма шулай язган булгандыр инде. Әле бит аңа кадәр әтинең авыл Советында секретарь булып эшләүче сеңлесе Анна ике сеңлебезне дә туу турындагы таныклыкларына Дания һәм Нурия дип яздырган була. Ә әти аңа ышана, юкса Дарья һәм Нина дип яздырырга кушкан була... Ниш­ләтәбез, чоры шундый иде бит. Без – башка тәрбия алып үскән буын. Шуңа күрә хәзер үземнеке­ләргә дә, барган бер урында яшь­ләргә дә бик аңлатам да инде... Кызганычка, яшь чакта хис белән акыл томалана шул, олыгайгач, бу кап­ланган япма ачыла... Алла бер дисәк тә, һәр­кемгә үз дине кадерле, якын. Бу яктан да икең бер булып яшәү бик кирәк.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 64, 11.05.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев