Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Нинди хатын-кызларны ирләр беркайчан ташламый?

Менә нинди хатын-кызларга ир-атлар: «Мин синнән китәм», – дигән сүзне бервакытта да әйтмиләр:

1. Һәр нәрсәгә үз фикере булган хатын-кызларга

 

Бөтен нәрсәгә үз фикере, үз карашы булган һәм аны курыкмыйча әйтә алган,

дәлилли белгән хатын-кызлардан ир-атлар үзләре теләп беркайчан баш

тартмый. Беренчедән, мондый хатын-кызлар башкаларның да фикерләре

булуын һәм кайчак ул фикерләрнең аныкы белән бөтенләй туры килмәскә дә

мөмкин икәнен яхшы аңлыйлар. Аерылышуны алар дөнья бетү дип кабул

итмиләр: бер-береңне бәйли торган уртак әйберләр булмагач, сукмакларның

икесе ике юлдан китүе табигый бит инде... Мондый хатын-кызлар тормышта

таянычсыз калудан курыкмый, чөнки нинди генә очракта да алар, беренче

чиратта, үз-үзләренә, үз көчләренә ышаналар.

 

2. Үз бәясен, үз дәрәҗәсен белүчеләргә

 

«Мин синнән китәргә булдым», – дигән сүзне беркайчан ишетмәгән хатын-

кызлар үзләренең нәрсәгә лаек булганын яхшы белә. Үзара мөнәсәбәтләрнең

көйсезләнеп китүен, аларның салкыная төшүен сизсәләр, алар беркайчан үз-

үзләрен җиңеп, мәхәббәтне «коткарырга» керешмәячәк. Алар ир-атка чытырдап

ябышмаячак, ялынмаячак, үгетләмәячәк. Мондый хатын-кызларда эчке

горурлык хисе бик көчле: «Китә икән – китсен, димәк, ул миңа лаек түгел», –

дип уйлаячак ул.

Үзен югалтудан курыкмаган хатын-кыздан исә ир-ат китәргә ашыкмаячак.

 

3. Үз-үзен карап йөргән хатын-кызларга

 

Теләсә нинди шартларда да, теләсә кайсы яшьтә дә кеше күзе төшәрлек итеп

киенү, үз-үзен карау, зәвыклы булып калу, әлбәттә, үз-үзен яраткан хатын-

кызларга гына хас сыйфатлар. Ир-ат аларга яратып, сокланып кына карарга

тиеш – башкача булырга мөмкин дип алар күз алдына да китерми. Моны рөхсәт

тә итми! Ир-атларның аларның күзенә генә карап торуының бөтен сере шунда...

 

4. Рәхмәтле хатын-кызларга

 

Яшерен-батырын түгел, хатын-кызга матур сүзләр әйткәндә, комплимент

ясаганда, ир-ат хатын-кызның боларны колак яныннан гына уздырып

җибәрмәвен, берәр ничек бәяләвен көтә: оялып елмаюын, күзләрендә сөенеч

очкыннары кабынуын, үзенең дә аңа җавап итеп берәр җылы сүз әйтүен...

«Синең яныңда миңа инде рәхәт түгел», – дигән сүзләрне беркайчан ишетмәгән

хатын-кызлар – үзләренә күрсәткән игътибарны матур итеп кабул итә белгән

хатын-кызлар алар. Комплимент ишеткәч, мондый хатын-кызлар «акланырга»

ашыкмый. Тәҗрибә күрсәткәнчә, нәтиҗәдә нәкъ шундый хатын-кызларга ир-

атларның игътибары күбрәк эләгә дә.

 

5. Гафу итә белгән, күп нәрсәне ничек бар – шулай кабул итә алган хатын-

кызларга

 

Гади генә нәрсәләрне катлауландырмау, вакыйгаларны ничек бар – шулай

кабул итү – болар көчле һәм зирәк кешеләргә генә хас сыйфатлар. Шушылар

янына тагын чын күңелдән гафу итә белүне дә кушсаң – гаҗәеп хатын-кыз

килеп чыга. Ул негатив уйлар белән үз-үзен «ашамый», һәркемгә карата ачык+

чырайлы, йөзендә һәрвакыт елмаю... Ир-ат нигә андыйдан качсың: киресенчә,

якынрак белгән саен, ул аңа күбрәк тартыла.

  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев