Теләче Информ

Әнисез рәхәт тормыш күрмәдек, дип берсе дә әйтмәс.

Әниләр турында күп язабыз. Күп балалы, ятим балаларны тәрбиягә алган аналар язмышына да тукталабыз. Гыйбрәт өчен аналык хокукыннан мәхрүм ителгән аналарны да читләтеп үтмибез. Бу юлы балаларын ялгыз аякка бастырган әти белән таныштырырга булдык. Аның белән без Иске Кенәр авылына баргач очраштык. Өйләре каршына килеп туктаганда көн кичкә авышып, караңгы...

Әниләр турында күп язабыз. Күп балалы, ятим балаларны тәрбиягә алган аналар язмышына да тукталабыз. Гыйбрәт өчен аналык хокукыннан мәхрүм ителгән аналарны да читләтеп үтмибез. Бу юлы балаларын ялгыз аякка бастырган әти белән таныштырырга булдык. Аның белән без Иске Кенәр авылына баргач очраштык.

Өйләре каршына килеп туктаганда көн кичкә авышып, караңгы төшеп килә иде инде. Безне улы белән хуҗа үзе каршы алды һәм безнең халыкка гына хас булган кунакчыллык белән өйгә чакырды. Җәен яшел хәтфәгә төренә торган зур ишек алды. Һәр нәрсә үз урынында, тәртип белән урнаштырылган. Урамда пычрак вакыт булуга карамастан, баскыч төпләре ялт иткән, аяк киемнәре матур итеп тезелгән. Өй эчендә дә шундый ук тәртип, чисталык, пөхтәлек. Ник бер чүп әсәре булсын. Тәрәзә төпләрендә гөлләр. Алдан әзерләнеп торганнар дип әйтеп булмый, чөнки без киләсен ярты юлга җиткәч кенә белделәр. "Ярты сәгатьтән сездә булабыз", - дип шалтыратып әйттек. Кыскасы, бу йортта әни дә, әти дә ир-ат дип гомер әйтмәссең.

- Улым укудан кайтышка коймак пешергән идем, әйдәгез чәй эчәргә, - диде Габделхәй Ситдыйков.

Чын күңелдән чәй өстәле янына чакырган хуҗаның күңелен төшерергә теләмичә генә баш тарттык һәм ничектер бик җайлы сүз артыннан сүз чыгып, сөйләшүгә күчтек.

Гаделхәй сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң авылда эшкә кала. Армиядә хезмәт иткәннән соң да туры авылына кайтып шунда төпләнә. Фермада терлекләр карый, хуҗалыктан сөт җыя, ветеринария фельшеры хезмәтен дә башкара.

- Читкә китәсем дә килмәде. Аннан әтинең вафатыннан соң әнинең ялгызын гына калдырырга да теләмәдем, - ди ул.

Ә хатыны Рәйхана белән аларны язмыш үзе таныштыра. Бервакыт Габделхәйне Олы Әтнәдә яшәүче туганы үзләренә кунакка чакыра. Кызлар белән таныштырам, дип егетне техникумга да алып бара. Ходайның амин, дигән вакытына туры килә, күрәсең, Габделхәй үзенең ярын шунда очрата.

Реклама

- Ике ай гына очрашып йөрдек тә, өйләнешеп тә куйдык. Миннән 14 яшькә яшьрәк иде ул. Быел 40 яшь тулган булыр иде. Бер-беребезне аңлап, матур яшәдек. Бер-бер артлы ике балабыз, кызыбыз һәм улыбыз туды. Рәйхана өйдә күз-колак булды, мин төнлә үз эшемне башкарсам, төнлә аның өчен каравыл тордым, - ди Габделхәй Ситдыйков.

Язмышыңа ни язганны белсәң икән ул. Әти-әнине сөендереп ике балалары үсеп килә. Олысына тугыз яшь ярым, икенчесенә алты яшь ярым булганда, Рәйхана өченче баласын таба. Әмма… Ана мәңгегә күзләрен йомганда балага бер тәүлек кенә була.

- Ул көннәрдә бөтенләй баш эшләмәде, - ди Габделхәй. - Ни алга, ни артка юк. Бу халык нәрсәгә җыелган икән, дим. Рәйханамны соңгы юлга озатучылар икәнлеге башка килми. Тора-бара, бар нәрсә үз җилкәмә калгач, тормыш алып барырга, балаларны үстерергә кирәклеген аңлагач кына аңыма килә башладым. Ялгызым гына нишләгән булыр идем, белмим. Ярдәм кулы сузучылар табылды. Рәйхананың апасы Олы Әтнәдә яшәүче Илсөяр Сабировага мин гомерем буена рәхмәтле. Яңа Кенәрдән апаларым Ясминур белөн Ясминә бик булыштылар. Иске Кенәр мәктәбеннән Фәнзия Муллагалиева, Иске Ашыт мәктәбеннән Әминә Әхмәтова, Фирүзә Гарипова, Иске Ашыт мәктәбе җитәкчесе Альбина Мостафина мине аңлап, хәлемә керделәр.

Рәйхананың вафатына да февральдә сигез ел була икән инде. Олы кызлары Гөлчәчәк тугызынчы сыйныфтан соң Олы Әтнә техникумынад пешекче-кондитер булырга укый, икенчесе Раил сигезенче, төпчеге Гадел беренче сыйныфта. Гадел күбрәк Илсөяр апасы янында Олы Әтнәдә яши.

- Балалар чип-чиста дәфтәр бите кебек бит. Мин нәрсә эшлим, шуны күреп үсәләр. Хезмәт сөяргә, чисталыкка өйрәттем. Терлекләр асрыйбыз. Атларыбыз бар. Аларны Раил карарга ярата. Рәйхана вафатыннан соң бераз юаныч булыр дип, бал кортлары тота башладым. Алар хәзер юаныч кына түгел, файда да китерә, - диде Габделхәй Ситдыйков. - Мин хатынымның кабере янында: "Тыныч йокла, балаларны ким-хур итмәм, аякка бастырырмын", - дип ант иттем. Сүземдә торам. Бик авыр вакытлар, авырган чакларында икешәр төн керфек какмаган чаклар булды. Ничек итсәм иттем, тамаклары тук булды, ертык кием белән йөртмәдем, керләрен юдым, мунчаларга керттем. "Эх, әни булган булса", - дияргә урын калдырмадым. Әнисез рәхәт тормыш күрмәдек, дип берсе дә әйтмәс. Бәхетләре генә булсын.

Гөлсинә Зәкиева

Арча хәбәрләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: