Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Нәни гөбәдия әзерлибез

Камыр (12 гөбәдиягә): 2 йомырка, 2 стакан сөт, 1 кап (11 г) коры чүпрә, ½ кап маргарин, он, ванилин, шикәр комы, тоз. Эчлек: 250 г корт, 1 әр стакан дөге һәм йөзем, 4-5 каты пешкән йомырка, тәменчә шикәр комы, 1 кап атланмай. Гөбәдияләрне майлау өчен 1 йомырка. Өстенә сибү өчен...

Камыр (12 гөбәдиягә): 2 йомырка, 2 стакан сөт, 1 кап (11 г) коры чүпрә, ½ кап маргарин, он, ванилин, шикәр комы, тоз.

Эчлек: 250 г корт, 1 әр стакан дөге һәм йөзем, 4-5 каты пешкән йомырка, тәменчә шикәр комы, 1 кап атланмай.
Гөбәдияләрне майлау өчен 1 йомырка.
Өстенә сибү өчен 5-6 печенье.


Әче камыр басып, кабарту өчен җылы урынга куярга.Тозлы суда пешкән дөгене салкын су белән чайкатырга һәм дуршлагка салып, суын саркытырга. Аннан, ябышмасын өчен, бераз үсемлек мае салып болгатырга. Чистартылган йөземне юып, өстенә кайнар су коярга. Аннан дөгене кушып болгатырга.
Чистартылган йомырканы вак угычтан уарга. Атланмайны эретергә.

Печеньены уарга.

Камырдан 12 зур һәм кечкенә шарчыклар тәгәрәтергә. Зур шарларны чәй тәлинкәсе зурлыгында җәяргә. Һәркайсына катламалп: корт, шикәр комы, йомырка, йөземле дөге салырга. 1 әр аш кашыгы атланмай сибеп, кечкенә җәем белән капларга. Кырыйларын беркетергә һәм матур итеп бөгәргә. Гөбәдияләрне тугланган йомырка белән майлап, өстенә уылган печенье сибәргә. 200 градускача җылытылган духовкада пешерергә.

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев