Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ноябрьдә Россиянең Европа өлешендә томан, бозлавык һәм явым-төшемнәр көтелә

Европадан Россиягә актив Атлантика циклоны якынлаша. Шуның нәтиҗәсендә тиздән Россиянең Европа өлешенә җылы һава массалары үтеп керәчәк. Шунлыктан атна башында Россиянең бөтен Европа өлешендә диярлек, аннары Урал һәм хәтта Көнбатыш Себердә көннәр җылытачак, дип хәбәр иттеләр «Фобос» үзәгеннән. Шунысын да искәртик: узган атнада илнең Европа территориясенең шактый өлешен кар каплады,...

Европадан Россиягә актив Атлантика циклоны якынлаша. Шуның нәтиҗәсендә тиздән Россиянең Европа өлешенә җылы һава массалары үтеп керәчәк. Шунлыктан атна башында Россиянең бөтен Европа өлешендә диярлек, аннары Урал һәм хәтта Көнбатыш Себердә көннәр җылытачак, дип хәбәр иттеләр «Фобос» үзәгеннән.

Шунысын да искәртик: узган атнада илнең Европа территориясенең шактый өлешен кар каплады, ул берничә көн эремәде. Башта Самарада, аннары Чаллы һәм Казанда, Ульяновскида (һ.б.) кар яуды. Пәнҗешәмбе көнне - Брянскида, җомгада Мәскәүдә дә кар төште. Кар катламының чикләре Россиянең Төньяк-Көнбатыш районнарына, Обь елгасының түбәнге өлешенә, Енисейның уртасына кадәр җитте. Моннан тыш, бер атна эчендә Себернең барлык территориясен диярлек һәм Түбән Идел ярларын кар каплады.

Белгечләр фикеренчә, ноябрьдә кыш үзенең тизлеген киметәчәк. Әйтик, инде бүген үк Мәскәүдә уртача тәүлеклек температура уңай якка борылачак һәм ай буе диярлек шулай калачак. Кыска вакытлы суыклар көтелә, аларның иң көчлесе өченче декада башына туры килә. Бу айда уртача температура нуль тирәсе булачак. Шуның белән бергә, томан, бозлавык һәм явым-төшемнәр көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев