Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Җәнәй авылында салынган яңа юл турында авыл кешесе фикере (+фотолар)

Ачның хәлен тук белмәс, диләр бит. Шөкер, юлсызлыкның да ни икәнен бүген күпләр оныткандыр. Көн саен шушы проблема белән очрашкан кеше генә юл газабы белән яхшы таныш. Быелгы язның иртә башланып озакка сузылуы безнең юлларның гадәттәгедән дә иртәрәк бозылуына китерде. Әйтерсең лә авыл кешесенең соңгы сабырлыгын сынады. Әйе, бу юллар...

Ачның хәлен тук белмәс, диләр бит. Шөкер, юлсызлыкның да ни икәнен бүген күпләр оныткандыр. Көн саен шушы проблема белән очрашкан кеше генә юл газабы белән яхшы таныш. Быелгы язның иртә башланып озакка сузылуы безнең юлларның гадәттәгедән дә иртәрәк бозылуына китерде. Әйтерсең лә авыл кешесенең соңгы сабырлыгын сынады. Әйе, бу юллар йомышы төшеп авылга сугылырга мәҗбүр булганнарның да үзәкләренә үткән чаклар күп булды. Кайтырга чыкканчы шәһәр халкы да башта кырык кат уйларга мәҗбүр иде.

Ниһаять, безгә дә бәхет елмаер икән! Авылга төшүче юлда җәй башыннан кызу эш башлангач, җиңел сулап куйдык. Гадәти мәшәкатьләргә чумган урамнар кинәт җанланып китте. Башта юлны тигезләү, рәтләү эшләре башкарылды, юлга җәясе вак таш, кирәк-яраклар әзерләп куелды. АО Татавтодорның Теләче участогы егетләре эшне кызу тоттылар. Мастер Рафис Гусамов җитәкчелегендә Илдус Сәмигуллин, Зиннур Гыйззатов, Руслан Габделхаков, Рәхимҗан Гарифуллин, Рөстәм Гаптрәүпов, Зөфәр Гайнетдинов кебек юлчылар иртәдән кичкә кадәр, алны-ялны белмичә эшләделәр. Бүгенге көндә юл известь белән ныгытылып, ЩПС салу эшләре бара. Кыскасы, бу көннәрдә эш ахырына якынлашып килә.

Инде мәңге котылып булмаслык кебек тоелган юлсызлык проблемасының менә шулай хәл ителеп маташкан көне. Авылда халык саны аз булгач, нинди программаларга керер инде, дип борчылулар артта калды. Өметсез - шайтан гына, диләр бит. Килер әле безгә дә шундый көн бер көн дип, сабыр гына үз чиратыбызны көттек. Авыл җыеннарында халыкка бирелгән вәгъдәләрнең үтәлүе, халыктан җыелган үзара салым акчаларының авыл мәнфәгатьләренә тотылуы, соңгы ике-өч елда Олы Мишә җирле үзидарәсенә кергән авылларда халык тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программаларының әйбәт кенә тормышка ашырылып килүе күңелләрдә әнә шундый өмет уятты. Өченче җәйдә Түбән Саурыш авылы халкы өчен бер сөенсәк, узган елда Олы Саурыш авылына юл кергәч, күңелдә ышаныч ныгыды. Алардан әзме-күпме көнләшү булса да, күршеләребез өчен чын күңелдән сөендек. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Л.Р. Сафинның районга, авылларыбызга үзе килүе, безнең проблемалардан хәбәрдар булуы нәтиҗәсендә менә без дә юллы булдык.

Елдан-ел төзекләнә, матурлана барган Җәнәй авылына карап сөенмичә мөмкин түгел. Быелгы җәй үзе генә дә вакыйгаларга шактый бай булды. Тау буендагы чишмә төзекләндерелде. Җир җиләге җыярга, ял итәргә килүче халык әле бу чишмәне күреп сокланыр. Бик матур итеп авыл көне үткәрелде. Бәйрәмгә килгән җырчыларның, сәнгатькәрләрнең исемнәре һаман арта тора. Шигем юк, монда бер тапкыр тамаша карарга килгән кунак икенче елны да килмичә калмыйдыр. Ә иң мөһиме - быелгы җәй авылга заманча таш юл салыну белән тарихка кереп калыр.

Сүз дә юк, көн дә иртән капканы ачып чыгуга тип-тигез итеп җәелгән юлга күз салуга, сөенеп куярбыз. Безнең Җәнәй авылын юллы итүдә зур өлеш керткән һәркемгә, районыбыз башлыгы И.Ф. Зарипов, һәр эштә янып-көеп йөрүче Олы Мишә җирле үзидарәсе башлыгы Г.А. Маннапов, АО Татавтодорның Теләче бүлеге җитәкчесе И.З. Ярмиевларга һәм аның эшчән егетләренә күңелләрдә олы рәхмәт хисләре. Елның теләсә кайсы фасылында, тәүлекнең кайсы сәгатендә юлга чыксаң да, инде борчылырга урын калмас. Бары тик кадерен белеп, шул юлларда һәрбарчабызга да имин генә йөрергә язсын иде.

Д. Миннебаева,
Җәнәй авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев