Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Октябрь башы кояшлы, коры, әмма салкынча булачак

Татарстанда "әбиләр чуагы" сентябрь уртасында төгәлләнде, әмма октябрьдә коры, салкынча һава торышына өмет бар. Бу хакта беренчел фаразларга нигезләнеп, XXI гасыр эклологик вазгыятенә багышланган III халыкара конференциядә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь җиткергән, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте. "Әбиләр чуагы" дип аталырлык...

Татарстанда "әбиләр чуагы" сентябрь уртасында төгәлләнде, әмма октябрьдә коры, салкынча һава торышына өмет бар. Бу хакта беренчел фаразларга нигезләнеп, XXI гасыр эклологик вазгыятенә багышланган III халыкара конференциядә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь җиткергән, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

"Әбиләр чуагы" дип аталырлык актив җылылыкны якын арада көтеп булмый. Ә менә беренчел фаразлар буенча, октябрьдә республика территориясендә антициклон урнаша", - дип белдергән Татарстан метеорология хезмәте башлыгы.

Синоптиклар көтүенчә, әлеге антициклон салкынча, әмма октябрь өчен нормаль һава температурасын алып килә, төнлә бераз минус, көндез температура 5 - 7 градус җылы булачак. Шул ук вакытта коры һәм аяз һава торышы сакланачак.

Күп елгы күзәтүләр нигезендә, Феликс Гоголь аңлатуынча, температура октябрь һәм киләсе март айларында республикада нормадан югары булачак (3,1 градуска җылы һәм 5,7 градуска салкын), ә ноябрь, декабрь, гыйнвар һәм февральдә - нормада.

"Россия Гидрометеорология үзәге быелгы кышны салкын булыр дип расламый", - дип җиткергән Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев