Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Олы Мәтәскә авылыннан Илсур абый Бикчәнтәев дистә еллар изге хезмәттә

Икмәк - игенченең җан җылысы, җир-Анага кадер-хөрмәте, ди халык мәкале. Әйе, мул өстәлләребездәге җылы икмәккә игенченең фидакарь хезмәте, җан җылысы салынмаса, ул шундый тәмле, хуш исле, кадерле булыр иде микән? Юктыр... Олы Мәтәскә авылында гомер кичерүче Илсур абый Бикчәнтәев әнә шундый, җан җылысын жәлләми, ару-талу белми, безнең табыннарыбыз мул, күңелләребез...

Икмәк - игенченең җан җылысы, җир-Анага кадер-хөрмәте, ди халык мәкале. Әйе, мул өстәлләребездәге җылы икмәккә игенченең фидакарь хезмәте, җан җылысы салынмаса, ул шундый тәмле, хуш исле, кадерле булыр иде микән? Юктыр... Олы Мәтәскә авылында гомер кичерүче Илсур абый Бикчәнтәев әнә шундый, җан җылысын жәлләми, ару-талу белми, безнең табыннарыбыз мул, күңелләребез көр булсын дип тырышып эшләүче игенче. 43 ел хезмәт стажының 32 елын изге игенче хезмәтенә тугры калып, өлкән яшьтә булуына карамастан, алдынгылар рәтеннән төшмәүче комбайнчы ул, хәзерге вакытта "Таң" хуҗалыгында хезмәт куя.

Бикчәнтәев Илсур Хәмит улы 1956 елның 1 октябрендә Олы Мәтәскә авылында дөньяга килә. Ир бала тәрбиясендә ата роле гаять зур. Гадәттә, игенчелек нәселдән күчеп, улы әтисеннән өйрәнгән игенчеләрне еш очратырга була. Ә Илсур абыйга мондый бәхет тәтеми. Ни кызганыч, яшьлек чагында фаҗигале төстә әтисе вафат була. Орчык хәтле генә әнисе Нурбикә апага авыр тормыш йөген ялгыз тартырга, ике улын берүзе аякка бастырырга туры килә. Олы йөрәкле әнисе дә кыз чагында ятим калып, ике энесен ялгыз үстерә. Инде тормышлар көйләнеп, пар канатын тапкач, тагын нинди зур кайгы килеп, аңа ике улы белән дә ялгыз калу язган була. "Илсур улым бәхетле булып, "йөзлек" белән туган беренче балам, 5 яшеннән әтисез калды, кечесе Кәнифкә 2 яшь иде. Шул чактан минем өчен иптәш тә, булышчы да булдылар. Утынгамы, печәнгәме, гел бергә ияртеп йөрдем. Укуда да, эштә дә гел алдынгы булдылар. Үз тырышлыклары белән яшиләр, Аллага шөкер", - дип, ул елларны йөрәксенеп искә төшерә улларын кече яшьтән тормыш итәргә өйрәткән ана. Катлаулы язмыш сынауларына карамастан, Илсур югалып калмый, урта мәктәпне бары яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Казанда 3нче номерлы һөнәр училищесында белем ала. 1976-78 елларда Монголиядә армия хезмәтен үти. Кайткач, Авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. 1985 елда авылдашы Диләрә белән тормыш корып яши башлыйлар. Диләрә апа белән бик пар килгән алар, ул да бик уңган, тырыш хатын, үрнәк ана, хезмәт юлында да зур үрләргә ирешкән мөгәллим. Олы Мәтәскә урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып инде 34 ел эшли. Аларның бер-бер артлы өч кызлары дөньяга аваз сала. Бүгенге көндә Ландыш һәм Чулпанның үз гаиләләре, ә төпчек Алисәләре әлегә үзләре белән. Тупырдашып өч оныгы үсеп килә - Данис, Данияр, Ралинә. Илсур абый хезмәт юлында токарь, инженер, баш инженер, профсоюз рәисе булып эшли, ләкин күңеле басу-кырда, җир хезмәтендә була аның. Ул чын мәгънәсендә туган авылы, хезмәткә гашыйк җир кешесе. Уенда дан-шөһрәт артыннан куу булса, югары белем ала торып, комбайнга утырмас иде берәү... Юк, Илсур абый андыйлардан түгел. "Бәрәкәтле ел килсен иде", - дип тели ул, язгы чәчүгә чыгар алдыннан. Җылы кояшлы көннәргә, вакытында яуган яңгырларга чын күңелдән сөенә, басуда аз гына икмәк калганын күреп тә көенә, ваемсыз эшләнгән урын күрсә йөрәге әрни, ул һәрвакыт туры сүзле, гаделлекне ярата. Нинди генә авыр еллар килсә дә, комбайнын калдырып китәсе килми Илсур абыйның. Техникасы һәрчак каралган, эшкә әзер. Киңәш сорап килүчеләр дә байтак техника белән бер телдә сөйләшүче остага, берсен дә борып җибәрми, һәрчак ярдәм итәргә әзер ул. Унбиш комбайнчының остазы да әле ул, ә хәзер исә үз оныгы Данисны ярдәмче итеп йөртә, оныкларының да балачактан хезмәт сөеп, җир эшен белеп, икмәк кадерен аңлап үсүләрен тели. Кыш көне дә ял итәргә вакыты юк Илсур абыйның, югары квалификацияле, алтын куллы токарь да әле ул. Гомумән, эшкә җаны-тәне белән бирелгән, бер минут тик утыра алмый торган, тынгысыз кеше дисәң дә ялгыш булмас аның турыда. Үрнәк гаиләсе, матур, төзек йорт-җире, мал белән тулы каралты-курасы дә шул турыда сөйли.

1 октябрь көнне Илсур абыйның зур бәйрәме - 60 яшьлек юбилее. Игеннәр урылып, амбарларга кертелде, инде рәхәтләнеп бәйрәм итәргә дә була, димәк! Сезне чын күңелдән олугъ юбилеегыз белән котлыйбыз, киләчәгегез бүгенге көннән дә матуррак, бәхетлерәк булсын, Аллаһ Тәгалә сезгә хәерле гомер, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш, балалар һәм оныклар бәхетендә, рәхәттә яшәүне насыйп итсен дигән изге теләкләргә гаиләгез - әниегез Нурбикә апа, тормыш иптәшегез Диләрә, асыл кызларыгыз, кадерле кияүләрегез, оныкларыгыз, кода-кодачалар һәм барлык туганнар да кушыла.

Рәфилә Шәмсетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев