Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Олы Нырсы авылында янгынга каршы профилактик кисәтү чаралары уза

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тогәл үтәргә кирәклеген без барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Ләкин күп очракта нәкъ менә үзебезнең ваемсызлыгыбыз аркасында котелмәгэн һәм аянычлы вакыйгаларга килеп тарыйбыз. Олы Нырсы авылында профилактик кисәтү чаралары дәвам итә. Шушы коннәрдә Олы Нырсы бүлегенең янгын куркынычсызлыгы хезмәте эшчеләре авылларда яшәүче ялгыз өлкәннәр, күп балалы гаиләләр һәм...

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тогәл үтәргә кирәклеген без барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Ләкин күп очракта нәкъ менә үзебезнең ваемсызлыгыбыз аркасында котелмәгэн һәм аянычлы вакыйгаларга килеп тарыйбыз.

Олы Нырсы авылында профилактик кисәтү чаралары дәвам итә. Шушы коннәрдә Олы Нырсы бүлегенең янгын куркынычсызлыгы хезмәте эшчеләре авылларда яшәүче ялгыз өлкәннәр, күп балалы гаиләләр һәм тәртипсез тормыш алып баручы гражданнар белән шәхси хужалыкларда профилактик очрашулар уздырды. Әңгәмә барышында йорт хуҗаларына төзек булмаган пичләргә ягу нәтиҗәләрен, конкүреш электр приборлары һәм ут белән сак булу, электр уткәргечләрне яхшылап изоляцияләү турында ассызыклап аңлатылды, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм гомум саклык кагыйдәләре турында тагын бер тапкыр исләренэ тошерелде. Моннан тыш, янгын сундерү булеге эшчеләре өлкән яштәге ялгыз яшәүче күршеләрегезгә игътибарны арттыруны сорыйлар. Шулай ук хәр кешегә йортта янгын чыккан очракта үз-үзен ничек тоту тәртибен яхшы белү зарури.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бердәм үтәгән очракта гына шәхси хуҗалыкларда булучы янгыннардан һәм үлемнәрдән максималь саклануга ирешергә мөмкин.

Шуны истэ тотарга кирэк, куркынычсызлык чараларын игътибар белән үтэү - ул якыннарыгызның, һәм күршеләрегезнең йортын янгыннан коткару гына түгел, ә бәлки, иң кадерлесе - кешеләр гомерен саклап калу.

Олы Нырсы янгынан саклау бүлеге җитәкчесе Фәнил Гәрәев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X