Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Олы улыбыз өйләнде, хатыны иремнең өченче хатыны яшендә» [булган хәл]

Өй тулы бала-чага. Кайсы дәрес әзерли, кайсы компьютер янында мәш килә… Һәркайсының үз шөгыле, кыскасы. Зәңгәр күзле, бөдрә чәчле 7-8 яшьләрдәге кызчык мине күрүгә каршыма килә, ике кулын биреп олыларча исәнләшә. «Шундый ул безнең»,- ди минем елмаюымны күреп хуҗабикә. Ул бермәл ни әйтергә дә белми, югалып калгандай була. Әллә чакыруына...

Өй тулы бала-чага. Кайсы дәрес әзерли, кайсы компьютер янында мәш килә… Һәркайсының үз шөгыле, кыскасы. Зәңгәр күзле, бөдрә чәчле 7-8 яшьләрдәге кызчык мине күрүгә каршыма килә, ике кулын биреп олыларча исәнләшә. «Шундый ул безнең»,- ди минем елмаюымны күреп хуҗабикә. Ул бермәл ни әйтергә дә белми, югалып калгандай була. Әллә чакыруына үкенә инде. Чишенә башлыйм, тик ул мине шундук туктата: «Өйдә сөйләшеп булмас, әйдәгез, урамга», ди дә, мине үзе белән җил чыгып, буран буранлап торган кышкы урамга алып чыгып китә. //Сөембикә //

Бөтен дөнья ап-ак карда. Без дә шул аклык эчендә, ишелеп яуган кар әсирлегендә. Шактый вакыт сүз ялганмый. «Бураннарга кереп адаштым…» дип куя ул һич көтмәгәндә. Һәм әкрен генә сөйли башлый.

Аның үткәне бер мизгелдә күз алдына килеп баса.
Алар өйләнешкәндә дә аяктан егарлык буранлы көн булган. Илдары Зөһрәне загстан туп-туры өч бүлмәле фатирына алып кайтып утырткан.
- Бердәнберем, - дия иде ул миңа, - ди ханым хатирәләргә бирелеп. - Гел шулай диде. Аннары бер-бер артлы балалар туа башлагач, аралар суына башлады. «Зөһрә шуны эшләмисең, Зөһрә моны эшләмисең…» Һаман ризасызлык, һаман канәгатьсезлек… Җиде бала карау ансат түгел. Безнең икебезнең дә әниләребез юк. Шуңа бөтенесе минем җилкәдә. Илдар ул көн-төн эштә. Дөресен әйткәндә, балаларны күрми дә. Эштән өйгә кайтмый калган чаклары еш булгалады инде. «Кайда йөрдең?» дип тә сорамадым шул чакларда. Ышана, чиксез ышана идем мин аңа. Кайдадыр, кем беләндер дип уема да китереп карамадым. Һәм менә…
Һәм менә… Ире аны иптәшенең туган көненә алып бара. Бер дә барасы килми Зөһрәнең, әллә нигә аягы тартмый. «Барабыз!» дип кырт кисә Илдар. Бара ул баруын, тик соңыннан ник барганына үкенеп бетә алмый. Табын янында аларның урыннары янәшә туры килә. Зөһрә ул хатынны башта танымыйча тора, ә таныгач, хәйран кала. Карасана, сыйныфташы ич ул аның! Әйләнеп тә карамаслык бер бетәшкәнең күз алмаслык чибәр бер ханымга әверелүенә исе-акылы китә. Илдары аны биергә чакыра. Аннары алар бик озак каядыр юкка чыгып торалар. Тагын көлешә-көлешә биеп алалар.
Ире хатынын оныта. Әйтерсең, ул биредә юк та.
Өенә кайткач та сыйныфташы Рәхилә күңеленнән китми. «Кара син аны, - ди ул һаман бер сүзне кабатлап. - Үзгәргән кеше. Ә мин кем, мин нинди?» Ул көзге каршына килеп баса. Көзгедән аңа маңгай тулы җыер­чык­лы, чигә чәчләренә чал куна башлаган, зур күзләре­нә тирән сагыш кереп оялаган бәхетсез бер хатын карап тора иде. Бизәнү, үзен карауның ни икәнен белми дә белми инде ул. Нигә шулай булгач үпкәләргә иренә? Күз бит ул, ә күз чибәрләрне, матурларны күзли.
Хатын үзен шулай дип тынычландыра. Үзе гаепле ул, күршесе Сания апа әйтмешли, бер-бер артлы бала тапмаска иде. Шулай ди дә, шөкер әле, алар бар дип, куанып куя. Аларның һәркайсы аның өчен бердәнбер бит. Илдары да балалар өчен җан атып тора анысы, сабыйлары өчен барын да эшли. Ярата ул балаларны, әйбәт әти. Ә аны? Хәзер аңа - ире белән егерме ел гомер кичергән хатынга - мәхәббәт турында сөйләп торуы да оят. Билләһи, оят. Әмма ир белән хатын арасында хәтта пыскып янган учак җылысы да калмаса, ничек яшәргә? Бу сорауга җавапны ир күптән тапкан булып чыкты.
Зөһрә, Фатыйма, Гөлчәтәйләр…
Әллә сез аларны - ирләре уртак, түшәкләре уртак хатыннарны кинофильмнарда гына күрергә була дип уйлыйсызмы?! Юк икән. Тормышта, чынбарлыкта, кыз­ганычка каршы, дип әйтимме, ул еш була торган күренешкә әйләнеп бара. Әйе, безнең дин рөхсәт итә күп хатынлылыкны. «Берничә хатын белән гомер киче­рү ир кешенең гадел булуын таләп итә. Һәм матди яктан ир кеше хатыннарын тигез карарга, торыр-ятар урыннар, ашау-эчү, бизәнү, кием-салым, бүләк-санак тигез булырга, икәүдән-икәү генә калу вакытларын да ир кеше тигез бүләргә тиеш…» диелә Х. Караман тәф­сирендә (Ниса сүрәсе). Күп хатынлы бер дин әһеленең сылтавына гына игътибар итик: «Ялгыз хатыннарны дөм ялгыз калдырмас өчен, мөселман балалары күбрәк тусын өчен…» дип аңлата ул үзенең өч хатын белән яшәвен. Белмим, хатыннар моңа ничек карыйдыр, нинди мәнәсәбәттәдер, ничек түзәләрдер… Җил ачысыннанмы, күңелендә давыл булып күтәрелгән кичерешләреннәнме, бөрешеп-кечерәеп калып янәшәмнән атлаган хатынга тел очымда бөтерелгән сорауны бирәм: «Ничек түзеп торасың?» Ул җавап бирергә ашыкмый. Бая салмак кына башлаган сүзен дәвам итә.
- Илдарның ни өчен сыйныфташым янында бөте­релүен, бер алдына, ике артына төшеп, мине кеше алдында адәм көлкесенә калдыруының сәбәбенә соңыннан төшендем. Тик эш узган иде инде. Атна-ун көн үтүгә әйтә бу миңа: «Син миңа үпкәләмә, рәнҗемә инде. Мин Рәхилә белән никахлаштым», ди. Баскан җиремнән чак кына авып китмәдем. Ул тотып калды. «Бердәнберем», дигән идең, дип кенә әйтә алдым. «Син дә бердәнбер, ул да…» ди. Күземә туп-туры караган, ник бер читен­сенү әсәре булсын. Ул көнне шуның белән сүз бетте. Миңа барын да уйларга, ныклап уйларга кирәк иде. Елаганымны балаларга күрсәтмәдем. Эчтән сыздым: төн уйладым, көн уйладым да карарымны җиткердем: «Ярый, синеңчә булсын, дидем. Балалар хакына риза мин. Тик аны күземә күрсәтмә, миннән ерак йөрсен». «Дөрес уйлагансың, - диде Илдар. - Мин бит сезнең икегезне дә тигез күрәм». Тигез күрәм, диде. Ә тигез яратам, димәде. Бертигез яратып булмый шул ул.
- Ничек ризалаштың соң, газиз иреңне ничекләр бүлешергә була? - дим, хатын өчен гарьләнеп. Һәм шундук соравыма сискәндергеч җавап ишетәм: «Мин дә башта шулай уйлаган идем, - дип дәвам итә ул сүзен. -
Ике көн - минем янда, ике көн - аның янында.
Күпләр фаҗига дип кабул иткән бу хәлнең сине хәрәкәткә китергән, йокыдан уяткан өстенлекле бер ягы бар - хатын-кызда камилләшү, көндәшеңнән матуррак, шәбрәк күренү теләге уяна. Мин үземә үзем шаккатам. Хәзер мин көзгегә ешрак карыйм, салонга йөри башладым, киемнәремне алыштырдым. Эшкә чыгарга җыенам менә. Кеше арасында җиңелрәк булыр дим. Сер итеп әйтәм, аны элеккегә караганда да ныграк яратам хәзер.
Чарасызлыкмы, чын яратумы шулай итә хатын-кызны?! Чарасызлыктыр… Үзеңә хыянәт иткән кешегә мө­-
нәсәбәт башкачарак була бит ул. Ире генә моны хыя­нәткә санамый. «Мин сиңа ачыктан-ачык әйттем. Яшер­тен йөрсәм дә, берни белми идең. Мин сиңа хыянәт итмәдем. Икенче хатын алып кайттым. Син беренче һәм беренчесе булып калачаксың да», ди. «Бер уйлаганда, шулаен да шулай, - ди Зөһрә, ирен аклагандай итеп. - Йөреп интектергән, сөяркәсе булган ирләр азмы? Китмиләр дә, калмыйлар да. Ике арада йөриләр шулай. Хет болай җанашыңның кем кочагында булуын белеп торасың. Шуннан сиңа җиңел булып китәме, дисез инде. Җиңел булмый, баштарак ул аның янында чагында мендәргә капланып елый торган идем. Аннары күнектем. Болай да яшәп була икән, дидем. Барыбер очы-кырые чыга аның. Тынычланыр бер.
Өченчегә - яшь хатын…
- Тынычландымы соң? - дим.
- Тынычланыр, бар, - ди язмышына тәмам буйсынган хатын. - Ике еллап яшәгәннән соң, Рәхиләсе кыз бала тапты. Миннән, гәрчә беренче хатыны булсам да, бик көнләште. Аңа шуны алгансың, моны алгансың дип, сатып алган һәр яңа нәрсәгә, хәтта вак-төяккә дә ирне талады. Ул үзе дәшми, күршеләре җиткереп торды. Көннәр­дән бер көнне Илдарым болай ди: «Ачулансаң ачулан, гаепләсәң гаеплә, мин - гашыйк, кешем бар», - ди.
- Тагынмы? - дим.
- Тагын артыңа егылып киттеңме?
- Юк, бу юлы тыныч кабул иттем. Үзем дә гаҗәпләндем. Әйтерсең, вакыйгалар миңа кагылмый. Әйтерсең, янымда ирем түгел, якын бер туганым басып тора.
- Йә, дим, тагын никахмы?
- Әйе, - ди бу, - миннән 20 яшькә яшьрәк.
- Беләме соң синең ике хатынлы икәнлегеңне, дим. Рәхиләгә әйттеңме?
- Белә. Ә Рәхиләгә әйтмәдем. Аңламас ул мине, ул синең кебек түгел.
Рәхиләсе белгәч, зур тавыш куптарган. Илдарны өеннән куып чыгарган. Адәм баласы кылган һәр гамәл - яхшымы ул, яманмы, кире үзеңә әйләнеп кайта. Үзе, мин бар дип тормады, өстемә килде. Ә менә үзенең өстенә килүне ошатмый.
Зөһрә Илдарының яшь хатыны Гөлназ белән сирәк кенә булса да күрешкәләп тора. Беренче хатын өченче хатынга баласы сыман карый. Яшенә караганда, чыннан да шулай килеп чыга бит.
- Көнләшмисеңдәме?
- Көнләшәм, ник көнләшмәскә, өчебез бер ирне бүлешәбез ич… Тик миндә хәзер хискә караганда, күбрәк зирәклек өстенлек итә. Риза булдым ич, үзем килештем. Әлеге дә баягы, кая барыйм, мин кемгә кирәк?.. Балалар турында уйлыйсың, алар, ичмасам, әтиле үсә. Әтиләрен бик ярата алар. Әтием дә, әтием генә, күрсәгез…
Олыраклары әтиләренең чит хатыннарга мөкиббән, мәхәббәткә бай булуын аңлыйлар бугай. Ләкин әниләре аларны: «Анда сезнең эшегез юк, әти-әни арасына тыгылмагыз», дип өйрәтә. Шуңа балалар кемнедер гаепләүдән ерак тора.
- Олы улыбыз өйләнде, хатыны иремнең өченче хатыны яшендә, - ди әрнеп Зөһрә. - Оят инде, бер уйласаң. Ирем белән улым бер тирәдәрәк никахлаштылар. Кыз сорарга баргач, булачак кодагыем улыма: «Син дә әтиең шикелле өч хатынга өйләнерсеңме?» дип мәсхәрәгә калдырды. Улым ык-мык килде, ни әйтергә белми торды да: «Ата-ананың кылганы өчен бала җавап бирми. Мин әнинең нинди ут эчендә яшәвен күреп үстем. Никахым да, өйләнүем дә бер генә булыр», диде. Кистереп әйтә алуына горурланып та куйдым. Шул чагында Илдарның уңайсызлануын күрсәгез…
«Кызымны… икенче хатынлыкка»
- Нәрсә? - дим аңламыйча, - бу ни дигән сүз?
- Инде хәзер кызымны икенче хатынлыкка сорап яталар, - ди Зөһрә кызы өчен кимсенеп. Кем биргәндер инде аның телефонын. Әтиседер дип тә уйладым. Кызым минем бик үткен. Очрашкач әйткән: «Син минем әтием шикелле кеше. Ничек мине оялмыйча икенче хатынлыкка сорыйсың? Мин булачак иремне беркем белән дә бүлешергә җыенмыйм», дигән.
Ә тегесе: «Бай кеше мин, ни телисең, шул булыр», янәсе. Менә бит ниндигә китте дөньялар.
- Балалар дисең ич, бәлкем, алар үсеп җиткәч…
- Юк. юк, - дип туктата ул мине, аерылышмыйм. Гомер юлы көзләргә борылганда нинди аерылу ул.
Өметсезлекме, хәсрәт-борчу шулай итәме кешене, нинди әле 45 кә якынлашып кына килгән хатынга гомер көзе? Әле барысы да алда, тормышны яңадан башларга була дип, аны ышандырырга тырышуның да мәгънәсен күрмим. Бөтен хикмәт шунда ки, ул инде бу тормышка ияләшкән. Аның берни үзгәртәсе килми. Аңа шулай уңай. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды.
- Әтисе кызыгызны икенче хатынлыкка сорауларын ишеткәч ни диде соң?
- Кызыбыз дөрес әйткән, - диде. Кызганыч, дим, сиңа заманында шул сүзне әйтә белмәделәр. Өйләндең дә бетте түгел бит әле ул. Хатынны аны тәрбияләргә кирәк. Бүген ул көчле, гайрәтле, иртәгә нинди булыр? Үзе минем янымдарак булырга тырыша. «Яшьләргә ышанмыйм» кебегрәк сүзләр дә ычкынып куя кайчак. Белә минем тугры, сабыр булуымны.
«Тугры, сабыр…» ди. Күпме түзәргә була икән ул, ә?! Сабыр канатлары да бер сына, каерыла бит. Хатын-кызны тикмәгә генә көчлеләр затыннан димәгәннәрдер. Безнең көчлелек - сабырлыкта анысы. Зөһрә бу сүзләргә: «Үз сәгатеңне сабыр гына көтеп алуда», дип тә өстәр иде әле. Сабырлык ул миндә дә бар. Әмма моның ише сабырлык миңа кирәкми. Ходай үзе сакласын! «Бураннарга кереп адаштым» көненә калырсың аннары.

Мәдинә АФЗАЛОВА

Татар Тодау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев