Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Орымширмә авылында гомер итүче 97 яшьлек Маһинур әбинең тормыш юлы турында

97 яшьлек МаҺинур Акмалетдинова Орымширмә авылында ялгыз гомер кичерә. Алар дус, тату гаиләдә сигез туган үсәләр. Башка замандашлары кебек, Маһинур да авылдаш егетенә тормышка чыга. Әмма бәхетле гаиләнең бер чите кителә, көтеп алган сабыен җир куенына сала. Шуннан соң, үзе дә авырып та китә. "Әти-әнигә бала кадерле бит, мине әниләр...

97 яшьлек МаҺинур Акмалетдинова Орымширмә авылында ялгыз гомер кичерә. Алар дус, тату гаиләдә сигез туган үсәләр. Башка замандашлары кебек, Маһинур да авылдаш егетенә тормышка чыга. Әмма бәхетле гаиләнең бер чите кителә, көтеп алган сабыен җир куенына сала. Шуннан соң, үзе дә авырып та китә. "Әти-әнигә бала кадерле бит, мине әниләр үзләренә алып кайтып, кечкенә сабый карагандай тәрбияләделәр. Энем идәнне дә үзе юды. Бер ел авырдым, тормыш юлдашым янына кире кайтмадым, үзе дә килмәде", - диде ул, хәтер йомгагын сүтеп.

Маһинур Акмалетдинованың гомере хезмәттә узган. Үгез җигеп урманнан утын ташый, фермада бозау, сарык, тавыклар карый. Җилкәләренә салып, терлек азыгы, чиләкләп су китерү - берсе дә калмый. Хуҗалыкта нинди авыр хезмәт бар, барысы да аның куллары аша уза. Язмыш та, Маһинурны сыный. Әнисе яшьтән вафат була. Туганнары да яшьтән бакый дөньяга күчә. Терәге булган бертуган энесе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала. Әтисенең күзләре күрми башлый. Маһинур апа бердәнбер кадерле кешесен - әтисен бик нык хөрмәтли, тәрбияли. Әтисе 100 яшен тутырып, кызына рәхмәтле булып вафат була. Шуннан бирле Маһинур әби ялгыз гомер итә. Күпләп каз асрый, хуҗалыгында эшли. Яңгырлы көзләрдә, салкын, буранлы кышларда гына кичләрен вакыт үткәрә алмый ул.

Озын гомерле әбинең йорты да үзе белән бергә картая. Газ кермәгәнлектән, көн дә мичкә утын ягарга кирәк. Сабыр әби бернигә дә зарланмый. Берәү булса: - Миңа яңа йорт кирәк, ремонт ясагыз! - дип зар - моң түгәр иде. "Булганына шөкер, үз өемдә гомер кичерәм. Картлар йортына бармыйсыңмы дигәннәр иде, авылдашлар ярдәменнән ташламас дип бармадым" ,- ди ул. Ачык йөзле, киң күңелле әбине Орымширмә халкы үз итә. Терәлеп торган Абдуллиннар гаиләсе әгъзасы аңа социаль хезмәткәр итеп билгеләнгән. Озакламый, 98 яшен тутырачак Маһинур әби үзе чәй куеп эчсә дә, хәзер аш - су әзерли алмый. Монда аңа ярдәмгә Мәүлиха апа килә. Үзләренә мунчага да алып керә. "Элек Гөлчирә апаңнарга мунчага йөрдем, рәхмәт аңа. Авылдашлар үзләре пешергән камыр ашларыннан да авыз иттерәләр", - диде Маһинур әби.

Унынчы дистәсен түгәрәкләүче МаҺинур Акмалетдинова озак вакытлар хастахәнәдә ятып дәваланганын хәтерләми. Бер тапкыр кулы сынып район үзәк хастаханәсенә барган булган. Бүген, кан басымы борчыганлыктан, дарулар эчә. Элегрәк, капка төбенә чыгып, туган авылын күзәтергә яратса, хәзер башы әйләнгәнлектән, урамга чыга алмый. Тонык тәрәзәләр аша урамга күз сала. Өйдә радио эшләп тора: "Ул миңа иптәш", - ди әби, моңсу гына елмаеп. Көннең күп вакытын намаз укып үткәрә икән.

Орымширмә авылы халкы ярдәмгә мохтаҗ Маһинур Акмалетдиновага карата битараф түгел. Бүген аңа әллә ни дә кирәк түгел, авылдашларының җылы карашы, игътибары да җитә. Туганнары, балалары булмаса да, Маһинур әби бер ялгызы гына түгел.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев