Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Озак һәм бәхетле булу өчен итне сирәк ашагыз, салкынча бүлмәдә яшәгез һәм май эчегез

Көн саен өстәлегездә яшелчә, җиләк-җимеш торсын. Иң файдалы яшелчә - чөгендер. Аннан кала фасоль, кабак, кишер, томат, болгар борычы, шпинат, салат, алма, виноград, слива. Итне сирәк ашарга тырышыгыз. Казылык, кыздырган бәрәңге, печенье, консервалар - зарарлы ризыклар. Аз-азлап, әмма еш ашагыз. Аз ашалсын өчен, су эчегез. Ураза тоту файдалы, сөякләр җиңеләеп...

Көн саен өстәлегездә яшелчә, җиләк-җимеш торсын. Иң файдалы яшелчә - чөгендер. Аннан кала фасоль, кабак, кишер, томат, болгар борычы, шпинат, салат, алма, виноград, слива. Итне сирәк ашарга тырышыгыз. Казылык, кыздырган бәрәңге, печенье, консервалар - зарарлы ризыклар. Аз-азлап, әмма еш ашагыз. Аз ашалсын өчен, су эчегез. Ураза тоту файдалы, сөякләр җиңеләеп китә, йөрәк тә яшәргән кебек була.
Көн уртасында ярты сәгать йоклап алыгыз.
Ашаганнан соң йокламагыз, чөнки кан куерып, май кан тамырларына утырып кала.
Ачык һавада ешрак булыгыз. Салкынча бүлмәдә яшәгез.
Чикләвек ашагыз, ул безнең баш миенә охшаган. Көненә бер чәй кашыгы чикләвек мае эчегез.
Кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булыгыз. Алардан дус та, дошман да ясама.
Кәефегез булмаса, күп итеп йөрегез. Су керегез, ул сагышыгызны бетерер. Тән һәм күңел өчен иң яхшы дару - ураза, дога, физик эш.
Ашар алдыннан да, ашаганнан соң да су яки чәй эчмәгез.
Кибет чәе эчмәгез.
Атнага бер тапкыр чикләвек, алма гына ашап торыгыз. Иртән сигез алма һәм сигез чикләвек әзерләгез. Һәр ике сәгать саен берәр алма һәм чикләвек ашагыз.
Организмыгыз арыган, кулдан эш киткән кебек булса, көненә ике-өч кишер ашагыз.
Ризыкны бер-ике көнлек итеп кенә пешерегез.
Салкын тиеп авырмас өчен, кайнар су белән юынмагыз, көн дә чикләвек һәм сарымсак ашагыз, күп йоклагыз.
Җәй көне күп итеп җиләк ашагыз.
Кешеләргә үпкәләмәгез, алар белән бәхәсләшмәгез.
Балаларга кычкырмагыз, кул күтәрмәгез.
(«Многие лета. Благие лета. Заповеди 104-летнего мудреца Андрея Ворона для долгой и радостной жизни» китабыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X